поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.02.2017 Киңәш-табыш

“Иң хәерлесе – киемне мохтаҗларга бирү”

Интернетта: “Сорап килүчеләр саны арту сәбәпле, Мәрҗани мәчете киелгән кием-салым һәм кулланышта булган җиһазлар кабул итү эшен яңарта”, – дигән игъланны күреп, гаҗәпкә калдым. Ник дигәндә, хәзер сәдака бирим дисәң дә чын мохтаҗ кеше табып булмый кебек бит.

Күптән киелмичә шкаф тутырып ятучы “өсбашларын”, иске саналган җиһазларын чүплеккә чыгарып ташлаучылар арта барган заманда җиде яттан калганны кияргә, кемдер кирәксенмәгән иске өстәл-киштәләрдән файдаланырга теләүчеләр дә бар микәнни дип аптырадым.
 
– Мәчеттә эшли башлаганчы мин дә шулай уйлый идем, – диде миңа Казандагы Мәрҗани мәчете имамы, Казан ислам колледжы мөгаллиме Әнсар хәзрәт Мифтахов. – Әмма мохтаҗлар күп икән ул. Шәһәр үзәгендәге, бөтен кеше белгән борынгы мәчет булгангадыр инде, төрле сәбәпләр аркасында мохтаҗлык кичерүче кешеләр ярдәм сорап безнең мәчеткә – Мәрҗанигә килеп керәләр. Биш-алты ел элек без шундый мохтаҗларны кайгырта башладык. Мәчетебезгә киелгән кием-салым, иске җиһаз кабул итү турында игълан язып элдек, бу хакта җомгага килүчеләргә дә җиткердек. Шуннан халык үзеннән арткан әйберне китерә торды, мохтаҗлар алып китә торды. Әйберләр урнашып бетте диярлек, ә сорап килүчеләр һаман кимеми. Шуңа быел бу игелекле эшне кабаттан яңартып җибәрергә уйладык.
 
– Кемнәр соң алар – мохтаҗлар?
 
– Йорт-җирләре янган кешеләр, качаклар, аз керемлеләр, ялгыз яки бала белән декретта утыручы аналар, пенсионерлар, төрле сәбәп белән авыр хәлдә калучылар, мәсәлән, якыннары үлеп китү сәбәпле, ялгыз калып тормышны алып бара алмаучылар, инвалидлар...
 
– Нәрсәләр кабул итәсез?
 
– Балалар һәм олылар киемнәре, йорт җиһазлары: өстәл, урындык, диван, карават, шкаф; көнкүреш кирәк-ярагы. Ярма, токмач, чәй кебек озак сакланучы, бозылмый торган ризыклар да тиз урнашып бетә.
 
– Савыт-саба да китерәләрме?
 
– Аларны да алучылар табылыр иде, әмма әлегә китерүчеләр юк. Кием-салымнан тыш балалар уенчыклары китерәләр. Үтүк, телевизор, микродулкынлы мичләр... Кайберәүләр миндә алар бик күп дип, китаплар күтәреп килә. Дини китаплар булса, кайдадыр кадерсезләнеп аунап йөрмәсеннәр дип, алып җыеп куябыз. Кемгә дә булса кирәге чыгар дип, төргәге белән төзелеш эшендә киелүче перчаткалар китереп китүчеләр дә булды.
 
– Бирүчеләр кемнәр дә, алучылар кемнәр?
 
– Бирүчеләр дә, алучылар да – Казанда һәм аңа якын авылларда яшәүчеләр. Әйберләрне күбесенчә үзләре мохтаҗлык-юклык күреп үскән олы апалар алып килә. “Балалар үсте, оныклар да зур инде, хәзер кечерәйгән киемнәрне чыгарып атарга җыеналар, әрәм булмасын иде”, – диләр. Алучылар да нигездә хатын-кызлар. Балаларына, ирләренә кием сайлап алып китәләр. Ирләр табигатьләре белән оялчанрак халык бит, алай кием юллап йөрергә яхшысынмыйлар. Берничә тапкыр килүчеләр дә бар. Кайберсе бездән алып киткән кием белән килә, аңлашыла инде: бүтән киеме юк. “Алмашка тагын бер-ике кием алыгыз”, – дибез.
 
Киемнәрне мәчеттә бер почмакка җыеп барабыз. Ә җиһазлар өчен подвалда коры, җылы урын әзерләдек. Мәчетнең автобусы, йөк машинасы бар. Үзләре китереп бирә алмаган кешеләрнең өйләренә барып алабыз. Әле берәү: “Фатир сатып алдым, элекке хуҗа бөтен җиһазын калдырып китте, ә миңа алар кирәкми, кибеттән үзем теләгәнне, яңаны алып куясым килә”, – дигәч, барлык җиһазын барып алып кайттык. Хәзер хәлле кешеләр стенкаларны кирәксенмиләр яки йомшак диваннарын, кухня шкафларын яңага алыштыручылар безгә мөрәҗәгать итәләр.
 
Безнең мәчет тирәсендә мөселман балалары өчен ике бакча бар. Күп балалы бер гаиләдән килеп: “Ике катлы карават китерүче юкмы?” – кызыксынганнар иде. Без шул балалар бакчаларына игълан язып элдек. Бер гаиләдә шундый карават бар икән, алардан алып, мохтаҗ гаиләгә бирдек.
 
Кайбер өлкәннәр: “Пенсиям аз, кием алу түгел, квартплата да түли алмыйм”, – дип киләләр. “Читтән кайттык, йорт сатып алу мөмкинлегебез юк, сарайда гына торабыз, теләсә-нинди җиһазны рәхмәт әйтеп алыр идек”, – дип киләләр. Аннан: “Телевизордан күргәнсездер инде, бик зур янгын чыкты дип күрсәттеләр, безнең йорт иде ул”, – дип килеп керүчеләр бар. Былтырмы, өченче ел микән, Мирный поселогында янгын чыгып, әниләре һәм балалары янып беткән, йорт хуҗасы исән калып, авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган иде. Шул иргә барлык поселок халкы, шул исәптән без дә акчалата да, кием-салым, җиһазлар белән дә ярдәм иттек. Кешенең безгә килеп, кайгысын уртаклашуы, эч серен бушатуы, аңа безнең җылы сүз белән ярдәм итүебез дә сәдака бит. Бик авыр язмышлы кешеләр бар. “Әти белән әни мине урамга куып чыгарды, хәзер туганнарда яшим, кием бирегез әле”, – дип килүчеләр бар.
 
Яки, киресенчә, балаларым куып чыгарды, хәсрәтемне кешегә сөйләп йөри алмыйм, сездән ярдәм сорыйм дип үтенеп килгән әтиләр яки әниләр бар. Андый хәсрәтләрдән бүтәннәрне Алла сакласын!
 
Бервакыт Арча районындагы Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен халыктан кием җыйдык. Мохтаҗларга хәлкадәренчә ярдәм итәргә тырышабыз инде, Аллаһ разый булсын иде.
 
– Сезгә үзбәкләр, таҗиклар да киләме, әллә татарлар гынамы?
 
– Әйе, төрле милләт мөселманнары килә. Дөрес, бервакыт православ динендәге егеткә дә ярдәм иттек. Казанга эш белән килгән икән. “Көннәр суытып җибәрде, җылы чакта килгән идем, инде кайтырга җылы киемнәрем юк”, – диде. Киемнәр арасыннан үзенә кирәкне сайлап алырга куштык.
 
– Яңа киемнәр дә китерәләрме? Иске дигәннәре чиста булсын дигән таләп куясызмы?
 
– Әйе, яңаларын да китерәләр. Әмма без яңа киемнәрнең ярлыкларын алырга кушабыз. Йә монда яңа киемнәр җыеп, сатып яталар икән дигән сүзе чыгар, Алла сакласын. Ә киелгән киемнәр чиста булсын дигән таләп куймыйбыз, монысы халыкның үз намусында инде. Шулай да шакшы, тишек яки ямаулы кием китерүчеләр юк, пөхтәләп төреп, чиста пакетларга салып, арупакь хәлдә алып киләләр. Балалар күлмәк-чалбарларыннан алып, зурлар өчен куртка-пәлтәтуннарга кадәр ташып торалар. Үзем бәйлим дип йон бияләйләр, оекбашлар алып килүче апалар да бар. Көз көне шәһәр һәм Казан янындагы авылларда яшәүчеләр үзләре үстергән яшелчәдән өлеш чыгаралар. Кайсы: “Малымның гошере, зәкате булсын”, – дип алып килә. Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән кем нәрсә алып килгәнен язып барабыз. “Кеше белсен дип түгел, Аллаһ ризалыгы өчен йөрим”, – дип, күбесе исемен яздырмый. Мәчеттә билгеләнгән махсус хәзрәт бар, ул ярдәм китерүчеләрнең һәрберсен каршысына утыртып, китергән сәдакаларыгызның әҗер-савабы булсын дип, Коръән укып, дога кыла.
 
– Әнсар хәзрәт, аунап йөрмәсен, шкаф тутырып тормасын дип кирәксезгә чыккан киемнәрен яндыручылар бар. Ярый торган эшме бу?
 
– Юк. Әгәр барыбыз да хәлле тормышта яшәсәк, арабызда мохтаҗ, фәкыйрьләр булмаса, шулай итәргә дә ярар иде, бәлки. Әмма фәкыйрьләр, чын мохтаҗ кешеләр күп. Кемгәдер кирәк була торып, әйбер яндыру мантыйкка сыешлы гамәл түгел. Артык киемне, чүпрәк-чапракны, һичьюгы, көнкүрештә кулланырга: өй җыештыру өчен тотарга була. Ә иң хәерлесе – мохтаҗларга биреп, бары белән бүлешеп, кешегә ярдәм итү, аны шатландыру. Пәйгамбәребезнең: “Һәр исраф – харам”, – дигән хәдисе бар. Киеме була торып, өсте-өстенә күлмәк, чалбар, тун алучылар да исраф итүчеләрдән саналалар.
 
Хөрмәтле укучыларыбыз, өегездә артык җиһаз, кием-салым, савыт-саба, көнкүреш техникасы бар икән, Мәрҗани мәчетенә (Каюм Насыйри урамы, 17 нче йорт) китерә аласыз. Китереп бирү мөмкинлегегез юк икән, зур әйберләрне өегездән килеп алырлар. Мөрәҗәгать итү өчен Әнсар хәзрәтнең телефон номеры: 8-927-249-16-31.

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.02.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»