• 20.12-30.12 "Куян Эдвард сәяхәте". Балалар hәм ата-аналар өчен спектакль премьерасы. Г.Кариев исем.театр.
  • 20.12 "Агыйдел" дәүләт җыр hәм бию ансамбленен юбилей концерты. Филармония концертлар залы.
  • 20.12-22.12 Научный новый год от проекта "Умная Казань". Казань ул. Мартына Межлаука, 1 (здание Института психологии и образования КФУ)
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • Казанда пыялага ясалган бик матур шәмаилләр сатыла. 89179345358
  • Бәрәңге сатыла. кг 16 сум. китереп тә бирәбез. Бәрәңгебез бик тәмле. 89520347319
  • Казанда Мега, Ашан, проспект Победы. Бигичева, Зорге. Глушко тирәэсендә бер бүлмәле квартира снимать итәр идем. Бәясе 13 меңнән артмасын иде. Вакытында түләүне гарантиялим. Риэлторлар борчымагыз. 89600541139
  • Казаннын Ибрагимов тукталышындагы 2 бүлмәле фатирга бер кыз эзлим. квартирда кызлар яши. 4500 сум. Риэлтор тугел. 89179361290 (ватсап)
  • Котлау текстлары язам. 89178706654
  • Кгт 22 м Ульяновской да сатыла. тел 89021258891
  • Казан. Яңа бик матур сандык сатыла. 89655808912
  • Казан. Чапаева урамында 2 бүлмәле яңа фатир сдавать итәм. 89655808912 (хозяйка)
  • Казан шәһәрендә Зур Урамда урнашкан коммуналь фатирда 16.5 кв.метрлы булмә сатыла. 89503134779
  • 10 декабрь көнне үгез суеп сатыла. Актаныш. Киров. тел:89534978995

 

 

 

 

 
Архив
 

               

16.02.2017 Интернет

Яшьләрне интернет аша үз-үзенә кул салырга өндәгән төркемнәр арта

Социаль челтәрләр аша яшьләрне үз-үзенә кул салырга өндәгән куркыныч төркемнәр соңгы арада кабат күзгә чалына башлаган. Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина, андый төркемнәрне кабат тикшерүләрен сорап, Россия генераль прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать юллаган.

Мизулинаның рәсми сайтыннан алынган мәгълүмат­лар­га караганда, соңгы арада интернеттагы “ВКонтакте” һәм “Instagram” социаль чел­тәрләрендә балаларны үз-үзенә кул салырга чакыручы куркыныч төркем һәм уеннарга сылтама ясаучы хеш­тег­лар күренә башлаган. “Уз­ган елны бөтен илне тетрәт­кән вакыйгалар вакытында да интернетта шундый ук сылтамалар күренде. Журналистлар уздырган тикшерү нәти­җәләренә ышансаң, үлем­гә чакыручы куркыныч төркем­нәрдә утырган 130 бала үз-үзенә кул салган, – диелә хә­бәрдә. – Балалар әлеге төр­кем­нәргә уен буларак кына карый, нинди куркыныч адымга барганын аңыш­мый­ча да кала. Бу уңай­дан бүген үзәк төбәк­ләрдә генә түгел, Омск өлкәсе, Красноярск крае белән Дагстанда да чаң сугалар. Үлем уеннары тозагына Россия, Казахстан, Кыргызстан һәм Украина яшьләре эләккән”.
 
Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 2013 елның декаб­рен­нән узган елның маена кадәр “ВКонтакте” социаль челтә­рен­дә 8 шикле төркем пәйда булган.  Тикше­рү барышында әлеге төркем­нәрдә балигъ булмаган балаларны үз-үзенә кул салырга өндәүләре ачыкланган. Әле­ге төркем­нәрдә утырган 15 бала шул рәвешле гомерен өзгән. Тагын биш баланы коткарып кала алганнар. Балалар Рос­сиянең төрле төбәк­лә­­рендә яшәгән.
 
Төркемне оештыручылар балаларның психикасына йогынты ясап, аларны төшенкелеккә бирелдергән, бу тормышта үзен кирәксез бер җан иясе итеп хис итәр дәрәҗәгә җиткергән. Тик­шерү­челәр сүзләренә караганда, мондый шикле төр­кем­нәрдә “кит” сүзе еш оч­рый. Шуңа күрә баласы утырган төркемдә мондый сүзгә тап булган ата-ана шундук сагайсын иде, ди алар.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.02.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments