поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.02.2017 Мәдәният

Рәсим Низамов: “Эстраданы сүгәләр, әмма аңа юл күрсәткән кеше юк” (ИНТЕРВЬЮ)

Рәсим Низамовның соңгы арада яңа клиплары чыкканы юк, гәрчә мәгънәле һәм “хит” булган җырлары тупланса да. “Халык җырны яратып кабул иткәч, клип төшерергә өлгерми дә каласың”, – дип аңлатма бирүгә дә карамастан, алга таба тамашачыларга клип тәкъдим итәргә нияте барлыгын белдереп куйды.

Шушы арада исә Рәсим Низамовның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак концертына мәш килеп әзерләнгән вакыты.
— Сезнең театральләштерелгән концертларны ошатмау хакында билгеле. Ә асылда концерт нинди булырга тиеш?
— Беренче чиратта, концерт концерт булырга тиеш. Концерттан спектакль ясап бетерүне дөрес түгел дип саныйм, чөнки аның өчен театрлар бар. Халык тамашага, беренче чиратта, артистны күрергә, аның җырларын тыңларга килә. Кайбер артист артык мавыгып китеп, концертны спектакльгә әверелдерә, шуннан соң тамашачы да бер җыр тыңламый канәгатьсезлек белдереп кайтып киткән очраклар да бар.
— Үзегезнең тамашада ниләр тәкъдим итәсез?
— Әлбәттә, яңа җырлар булачак. Алар булмаса син иҗаттан туктагансың дигән сүз. Концертта иҗатташ дусларым, яшь артистлар катнашачак. Мәскәүдән килгән татар егете Марат Яруллин үз чыгышын тәкъдим итәчәк. Татарстаннан читтә, башка мохитттә үссә дә, кечкенәдән җырлап, милли моңны сеңдергән. Киләчәктә үзләре сәхнәгә чыгып, үз юлын таба торган җырчыларны чакырырга тырышам. Барлык яңалыкларны тамашачы концертта күрә алачак.
— Яшь артистларны педагогик осталык, эш тәҗрибәсеннән чыгып бәялисезме?
— Эш тәҗрибәсеннән дә, җырлау мөмкинлекләреннән дә чыгып бәялим. Хәзер бөтен кеше җырлый бит. Дөрес, араларында бик талантлы һәм өметле җырчылар бар. Бүгенге көндә сәхнәгә ниндидер ыргылу бара. Бу матур күренеш, әлбәттә, тик сәхнәгә чыкканда белем туплап чыгарга кирәк. Безнең татар халкы моңга бәйләнгән, шуңа да яшь артистларның халыкчанлыгына игътибар итәм. Җырның сәнгать икәнен онытмаска кирәк.
— Репертуарны җентекләп сайлыйсызмы?
— Егерме елдан артык иҗат иткәч тамашачыга нинди җыр кирәклеген тоя башлыйсың. Мин тормышчан җырларны сайларга тырышам, чөнки җыр — тәрбия чарасы. Җырчы композитор белән шагыйрьнең иҗат җимешен кабаттан үзе аша тудыра. Авторларга бит: “Җыр язып бир әле”, —  дип кенә булмый, чөнки тиз генә сызып бирә торган әйбер түгел ул. Аны тоярга, үзең аша үткәреп чыгарып бирергә кирәк. Юкка гына Сара апа Садыйкова: “Сәхнә — изге җир”, — дип әйтмәгән.
— Татар эстрадасын еш тәнкыйтьлиләр, тик ничек һәм кайсы якка үзгәртергә кирәклеген әйтә алмыйлар. Җырчы буларак сез бу хәлне ничек бәяләр идегез? 
— Һәркем тиешле юнәлеш буенча һөнәри белем алып хезмәт итәргә тиеш. Профессионал булмаганнар башка эшкә кысыла башлый икән, бу эшнең нәтиҗәсезлегенә китерә. Сәхнәдәге артистларны, сәнгатьне дә сүгәбез инде,  чөнки бүгенге көндә эстрада ничек бар, шулай бара. Аны сүгүен сүгәләр, тик эстрадага ярдәм итүче дә, юл күрсәткән кеше дә юк. Кая тәгәри, кая барып төртеләсен  беркем белми. Моны бүген генә үзгәртеп тә булмый. Мәсәлән, рус эстрадасында тәртип салына башлады, димәк, үзгәрешләр безгә дә килеп җитәчәк. Бүгенге көндә артистлар тере тавышка кайта башлады, тамашачыларга да кыска итәктән чыгучылар кызык түгел хәзер. Минемчә, худсовед системасын да кайтару кирәктер, чөнки телевизордан күргәнне һәм радиодан ишеткәнне тамашачы шулай тиеш, шулай дөрес дип саный. Элек бар иде «профессионал» һәм «үзешчән» төшенчәсе. Хәзер кемнең кем икәнен аерып булмый. Миңа Туфан абый Миңнуллинның: “Миңа үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъваләве, яки, киресенчә, профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп, өстән-өстән генә эшли башлавы ошамый”, — дигән сүзләре бик якын.
— Фонограммаларны тыю турындагы канунны кертсәк, бик зур төркем  җырчы сәхнәдән китәчәк дип белдердегез. Тормышта төрле хәл була, авырткан вакытта концертны өзмәс өчен үзегезнең фонограммага чыгыш ясаганыгыз булдымы?
— Иҗатның башланган чорында бик каты салкын тигән иде. Тамаша билгеләнгән, зал тулы. “Халыкка аңлатыйк, концертны күчерик”, — дисәм дә, оештыручылар уздырырга карар кылды.  Әле ул вакытта кайсы җыр яздырылган, кайсысы юк. Шулай бердәнбер концертны эшләп чыгарга туры килде. Билгеле, башка шәһәрдәге тамашаларны күчердек. Әле дә хәтерлим: тамашачылар каршында хәлне аңлатып  ишек төбендә гафу үтенеп тордым. Һәрбер чыгышымда тере тавышка җырлыйм, шуңа да мин фонограммага катгый рәвештә каршы.
— Концертларыгыз белән гастрольләргә чыгасызмы?
— Сирәк булса да чыккалыйм,  тик соңгы арада кризис үзенең барлыгын сиздерә. Тик аңа карап кына эшләмичә, иҗат итмичә булмый.
— Иҗаттан тыш, спорт ягыннан да калышмыйсыз бит әле.
— Спорт белән шөгыльләнү — ул ял итү, аралашу чарасы да. Спорт — ул шул ук тормыш. Җыелып, волейбол уйнаганда уенга ныклап кереп китәбез, кызып китеп бәхәсләшкән чаклар да була, тик барлык үпкәләр шул мәйданчыкта кала да. Яшьләр дә килә, тик бер-ике уйнап карыйлар да, кемнең биле, кемнең тагын нәрсәседер авырта башлый. Гади генә ял итү чарасы дип караганда да кул-аяк сындырган чаклар да була. Һәрбер эшкә җиңелчә карасаң нәтиҗәсе булмый. Тренажер залына инстаграмга фото урнаштырыр өчен йөрүчеләр дә күп инде. Социаль челтәргә мөһим мәгълүматны куярга мөмкин, тик һәрбер адымыңны түгел.
— Балаларыгыз сезнең сукмак буйлап иҗатка кереп китмәгәннәр…
— Олы улым бүгенге көндә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем ала. Үзе шул юнәлешне сайлады. Ул музыка мәктәбен тәмамлады, чөнки белем бервакытта да комачау итми. Кече малайга әле 9 гына яшь, өченче сыйныфта укый. Ул футболга бик теләп йөри, техника, машиналар белән кызыксына. Автомобиль маркаларын, төзелешен, бәяләрен миннән дә күбрәк белә.
— Һөнәрегез буенча сез музыка укытучысы. Сәхнәдә җыйган тәҗрибәне дә эшкә җигеп, бу юнәлешкә дә ныклап алынып карыйсы килмиме?
— Мин ул турыда уйлыйм, бу якка бер адым ясадым да. Мамадыш районыннан шундый тәкъдим белән чыктылар. Бер төркем авыл балалары белән билгеләнгән көнне вокал белән шөгыльләнәбез. Район үзәгендә яшәүче балаларга ул яктан җиңелрәк, ә авылларда һәрвакыт музыка дәресләре булмый. Урта сыйныфтагы балалар белән эшлим. Аларда кызыксыну бар, теләп йөриләр. Җырлау беркемгә дә зыян итми. Бу эшне узган ел үземне сынап карар өчен башлаган идем, бәлки, киләчәктә музыкаль мәктәп дә булдырырмын.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 14.02.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»