12.02.2017 Дин
Гауга чыккан Мордовия мәктәбе директоры хиҗаб кию-кимәүгә нокта куйды
Мордовия мәктәбендә хатын-кызларга башларына яулык ябарга рөхсәт ителде. Хиҗаб кию белән бәйле зур гауга чыккан мәктәп директоры Вера Липатова үзенең карарын гамәлдән чыгарган. 11 февраль көнне бу хакта укытучылар коллективына да хәбәр ителгән.
Югыйсә, яулык япкан укытучыларга карата моңарчы язмача кисәтү яный иде.
Бу хакта үзенең Facebook битендә активист Ирек Биккинин язган.
Шулай ук укыгыз: Россия мәгариф министры мәктәпләрдә яулык кию турында: “Чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели, дип уйламыйм”