поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.02.2017 Мәдәният

Тинчуринлылар Казанның 10нчы гимназиясендә кунак булды (ФОТО)

9 февральдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Казанның Авиатөзелеш районы 10нчы гимназиясендә кунак булды. Татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган әлеге очрашуда Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, театрның иң сәләтле артистларыннан тагын берсе – Гөлчәчәк Хафизова һәм К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова катнашты.

Балалар очрашуга җентекләп әзерләнгән: алар К.Тинчурин тормышының төп этаплары белән таныштырды, аның бай иҗади мирасын барлап, “Назлы кияү”, “Американ”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл” спектакльләреннән өзекләр күрсәтте. Аннары К.Тинчурин театры артистлары белән әңгәмә оештырылды. Тинчуринлылар, үз чиратында, укучыларга театр сәнгатенә ничек килеп эләгүләре, Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән кайсы спектакльләрдә уйнаулары, артистка кайсы сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Гөлчәчәк Хафизова бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның берничә шигырен сәнгатьле сөйләп, залдагыларны серле шигърият иленә сәяхәт иттерде. Балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында К.Тинчурин һәм К.Нәҗминең Г.Ильясов куйган «Булат бабай гаиләсе» дигән беренче премьера спектакле күрсәтелүен искәртеп, 10нчы гимназия музеена әлеге тарихи спектакль афишасының күчерелмәсен бүләк итте.

Очрашу күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.



 


---
Тинчурин театры
№ --- | 10.02.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»