• 21.04-22.04 Уфа гастрольләре. Кариев театры (Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры.
  • 21.04 Фирдүс Тямаев, "Җиде малай идек". УНИКС. 18:30
  • 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Апрель Фәиз Камал
  • 20 Апрель Сания Әхмәтҗанова
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181
  • Казанда Московской, Кировской, Ново-совин районнарында 1 булмэле квартира сатып алам. Торле вариантлар карыйм! Риэлторлар борчымагыз! тел 89274544590
  • РКБдан ерак түгел, Раус Гареева урамында озак вакытка фатирга кертәм. 15000+квартплата(якынча 2500-3000 чыга)кечкенә балалы, этле-мәчелеләр борчымасалар иде.Тел:89047645487
  • Пучы авылы узэгендэ жир участогы сатыла,документлаштырылган.89172518230
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында 1бүлмәле фатир арендага бирелә. Уңайлыклар бар. 13мең+КУ. Т.89674643949
  • РКБ янында ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89520310910
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227

 

 

 
Архив
 

 

21.11.2009 Милләт

ДӘРДМӘНДНЕ ЗУРЛЫЙ БЕЛМИБЕЗ

Быел Дәрдмәнднең тууына – 150 ел. XIX гасыр азагы-XX гасыр башында татарлар арасында иҗатчы талантлар, милләт дип янып-көеп йөргән акыл ияләре, халыкның рухи тормышын баетуга үз милеген кызганмаган миллионерлар шактый булган. Шулар арасында татар тарихында алтын хәрефләр белән каеп язылуга лаеклы шәхес – Закир Рәмиев (Дәрдмәнднең чын исеме). Ул тарихта татар әдәбиятының классик шагыйре, алтынчы-миллионер, меценат, “Вакыт”, “Шура” басмаларын нәшер итүче, I Дәүләт Думасы депутаты буларак таныла.

Дәрдмәнд акчасы була торып, башка милли зыялылар кебек чит илгә качмаган. Эмиграциягә китеп котылмавының сәбәпләре нидә? Алтын приискалары хуҗасы Закир Рәмиев ачлыктан үлгән дип сөйлиләр. Мондый хәл булганмы? Дәрдмәнднең яңа әсәрләре табылу, аның нәселе һ.б. турында Уфадагы “Рамазан” милли-мәдәни үзәге рәисе, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын җентекләп өйрәнгән Марат ШӘРИПОВтан сораштык.

 

– Марат абый, Дәрдмәнд тәхәллүсе астында танылган шагыйрь, алтын приискалар хуҗасы Закир Рәмиевның тормышы ниндирәк була?

 

– Дәрдмәнднең тамырлары Болгар ханлыгына барып тоташа, Рәми морзалар нәселе Зәй тамагында яшәгән. Казан ханлыгы җимерелгәч, көчләп чукындыру башлангач, алар да бабаларыбыз кебек Агыйдел елгасы буйларына, Урал аръягына килеп урнаша. Рәми нәселе бүгенге Башкортостанның Стәрлетамак белән Салават шәһәрләре арасындагы Җиргән авылына килеп төпләнә.

 

Дәрдмәнднең әтисе Мөхәммәтсадыйк Рәмиев Федоровка районының Яуыш авылында яшәүче данлыклы морза Дашкинның кызы Хәнифәгә өйләнә. XIX гасырның икенче яртысында бездә Америкадагы кебек алтын кизүе (золотая лихорадка) башлана. Ирәндек, Урал таулары битләрендә алтын приискалары ачыла, кыйммәтле ташка юлыккан сәүдәгәрләр бик тиз баеп китә. Мөхәммәтсадыйкка кызын биргәндә Хәнифәнең атасы: “Кияү балакай, син дә җир биләмәләре сатып ал һәм алтын табу эшен башлап җибәр”, – дип киңәш итә.

 

Яшь гаиләнең башта уллары Шакир, аннары Закир туа. Беренчесенә – 5, икенчесенә 3 яшь булганда алар Җиргәннән Башкортостанның Баймак районы Юлык исемле татар авылына күченә. Биредә кечкенә сабын заводын һәм беренче булып алтын приискаларын ачар өчен җир сатып алалар. Тәүге приискада ук алар алтын эзенә юлыга. Ул сибелеп яткан була. Аннары икенче прииска ачалар. Аталы-уллы Рәмиевларда 20 дән артык прииска булган дигән мәгълүмат бар. Рәсми документлар буенча, алар 5 тонна алтын тапкан. Русиянең алтын корольләре дигән исемгә лаек булалар.

 

Ләкин башка байлардан аермалы буларак, Рәмиевлар Ходай биргән байлыкның бер өлешен халык тормышын кайгыртуга тоткан. Табылган алтын исәбеннән күпсанлы мәчет, мәдрәсә, хастаханәләр булдыралар. Атаклы “Шура” журналын, “Вакыт” газетасын чыгаралар. Татар-башкорт балаларын Казанга, Оренбург, чит илләргә белем эстәргә җибәрәләр, укулары өчен түләп торалар. Рәмиевлар табигатьләре белән бик мәрхәмәтле, юмарт кешеләр була. Мәсәлән, Дәрдмәнд атнаның бер көнен кешеләрне кабул итүгә багышлый. Гарип, авыр хәлгә калганнарның, мохтаҗларның гозерләрен тыңлап, ярдәм кулы суза. Үз өстенә төшкән миссияне тулысынча аңлый. Ходай аларга байлык биргән, ә алтынчы-миллионерлар аны милләтне баету өчен дә куллана.

 

Дәрдмәнд башта әнисендә белем ала, аннары Юлык авыл мәдрәсәсендә укыгач, Истанбулга китә. Анда 2 ел буена төрле уку йортларында ирекле тыңлаучы рәвешендә белем эсти. Биредә ул матбугат эшен үзләштерә, нәшрият хезмәтенә өйрәнә, Төркия мәдәнияте белән таныша. Чит илдән кайткач, “Каргалының Сибгатулла хаҗига хаты” исемле беренче әсәрен яза. Аның өзеге генә сакланган.

 

– Кайбер яшь галимнәрдән, әгәр Дәрдмәнд иҗаты Тукайныкы кебек пропагандаланса, ул бүген бик популяр булыр иде, дигән фикерләр ишетергә мөмкин.

 

– Дәрдмәнд иҗаты бик күп еллар буена тыелды. Совет заманында ул капиталист-шагыйрь, эксплуататор дип халык күңеленә сеңдерелде. Сыйнфый көрәш позициясеннән чыгып, аңа дошман мөһере тагыла. 4-5 буын Дәрдмәнд иҗатын белмәде, аның турында гомумән ишетмәде. “Хрущев җепшеге” җиткәч кенә ул халыкка кайта башлады. Шулай булуга карамастан, бүген дә киң катлам укучысы аны яхшы белми. Иҗаты яшерелеп килде, ә Тукайны саклап калу өчен татар әдәбияты галимнәре зур тырышлык күрсәтте.

 

– Закир Рәмиевның шигырьләре әллә ни күп түгел. Вакытында ул башка псевдонимнар астында язган, диләр. Дөресме бу? Бүген Дәрдмәнднең шигырьләренә охшаган, ләкин аныкы дип исбатланмаган әсәрләр бармы?

 

– Закир Рәмиевның төп тәхәллүсе – Дәрдмәнд. Исеме фарсы теленнән “моңсулык, хасталык иясе” дигәнне аңлата. Башка исемнәр куллануы хакында 2 ел элек “Идел” журналында филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин мәкалә язды. Мирасы аз, Дәрдмәнднең шигъри юллары меңнән артып китми. Шулай да, эш санда түгел, ә сыйфатта. Әсәрләре, парчалары, кыска хикәяләре идея-эчтәлеге, ассоциатив, фәлсәфи фикерләве, нәфис тел белән эшкәртелүе ягыннан татар шигъриятендә үрнәк әсәрләр булып тора.

 

БДУ аспиранты Ләйсән Ваһапова Дәрдмәнднең 3 шигъри текстын тапты. Оренбургта яшәгән чорында ул “Вакыт” редакциясенә истәлеккә дип берничә шигырь язып калдыра. Аны типография эшчесе саклап кала. Ләйсәннең әтисе ул кешене табып, шигырьләрне күчереп ала. Дәрдмәнднең стилен анализлап, яңа табылганнары белән чагыштырып, формасына туры килгәнен карап, аның шигырьләре икәне ачыкланды. Дәрдмәнд күп иҗат итмәгән, шуңа күрә яңадан-яңа әсәрләр табылыр дигән өмет әллә ни юк.

 

– Дәрдмәнд Мәҗит Гафури белән киеренке мөнәсәбәттә булган, диләр. Советлар көче урнашкач, Мәҗит Гафури бүгенге тел белән әйткәндә “заказной” “Шагыйрьнең алтын приискаларында” дигән әсәр яза. Капиталистларның ни рәвешле халык канын эчкәне турында ачынып тасвирлый. Дәрдмәнд үз вакытында Мәҗит Гафурига карата “һәр очкан кош шоңкар түгел, һәр язган кеше шагыйрь түгел” дип әйтә. Аларның бер-берсен яратып бетермәве нәрсәдән башланганы билгелеме?

 

– Ислам белгече, мәрхүм Равил ага Үтәбай-Кәрими бу турыда бер фикер дә белдерде. Мәҗит Гафури үләр алдыннан бик хасталы хәлдә була. Ул физик авырулар белән түгел, ә рухи, күңел кичерешләре белән бимазаланган. Моны Рәмиевларга карата гадел булмаганы өчен дә үкенгән дип аңларга кирәк. Мәҗит Гафури “Шагыйрьнең алтын приискаларында” повестенда Рәмиевларны сыйнфый позициядән торып бәяли. Социалистик-реализм методы белән язылган әсәр – шул чор әдәби идеология заказларның иҗат җимеше. Башкортостан язучысы Сәгыйть Мифтахов “Зимагурлар” пьесасында Рәмиевны эксплуататор классы вәкиле буларак сүгә. Сыйнфый көрәш вакыты бит.

 

Гафури белән Дәрдмәнднең үзара мөнәсәбәтләре турында беркем дә өздереп әйтә алмый. XX гасыр башында язучылар бер-берсенә үз фикерләрен кистереп белдерергә курыкмаган. Бу табигый күренеш була, чөнки ул татар әдәби тәнкыйте формалашкан чор.

 

– Тарихта Закир Рәмиев I Дәүләт Думасы депутаты буларак та билгеле. Ул анда Мөселман фракциясендә була. Депутат эшчәнлеге турында нинди мәгълүмат бар?

 

– Ул бихисап хәйрияче җәмгыять, оешмалар җитәкчесе, әгъзасы була. Милләтне күтәрүдә зур өметләр баглап, Оренбургта мөселман фракциясе оештыра, I Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Бу Дума таркатыла, аның күңеле төшә, эче поша. Икенче чакырылышка да дәшәләр, ләкин Дәрдмәнд моңардан баш тарта.

 

Думадагы эшчәнлегенә килгәндә, ул чыгышлар ясамый, ниндидер текстлары, тәкъдимнәре сакланмаган. Кайберәүләр аны урыс телен начар белгән ди, шәхсән үзем моңа ышанып бетмим, чөнки Дәрдмәнд сәләтле, прогрессив фикерләүче шәхес була. Чыгышлар ясамаса да, Дума эшендә актив катнашкан.

 

– Закир Рәмиевка тиешле бәя юк. Ни Татарстанда, ни ул яшәгән Оренбургта кадер-хөрмәт күренми. Бары тик Сезнең кебек энтузиастлар аркасында Башкортостанда ниндидер хәрәкәт сизелә. Ни өчен шулай?

 

– Кызганычка каршы, Дәрдмәнднең нинди зур шәхес булганын аңлап җиткермибез. Үземнең генә бәргәләнүем җитми, аның юбилее зуррак масштабларда үтәргә тиеш иде. Шөкер, Башкортостанда да, Татарстанда да шагыйрьнең 150 еллыгы уңаеннан чаралар узачак. Уфада конференция оештырылачак, Дәрдмәнднең туган авылы Җиргәндә мәрмәр истәлек тактасы ачылу тантанасы булачак. Уфада шагыйрьнең кечкенә музеен оештырдык. Баймакта, Мәләвездә аның филиалларын ачарга ниятлибез, эш күп, җитешергә кирәк.

 

Рәхмәт яусын, Финляндия татарлары да Дәрдмәндне искә алу кичәсендә аны зурлаганнар. Шагыйрьнең улы Гарифның язма истәлекләрен безгә тапшырдылар. Фин татарлары Дәрдмәнднең китабын чыгарган. Ә менә Татарстан, Башкортостан шагыйрьнең юбилеена бернинди басма нәшер итә алмады. Бу безнең өчен хурлык!

 

Оренбургта, Юлык авылында Рәмиевлар салдырган мәчетләр исән, кайберләре җимерелгән. Оренбургта аның резиденциясе бинасы әле дә тора. Ләкин анда бүген хөкүмәт офислары, дәүләт оешмалары урнашкан. Хөкүмәт аны җәмәгатьчелеккә кайтарырга уйламый да. Алар халыкка тапшырылып, музей итеп оештырылырга тиеш.

 

– Закир Рәмиев татар буржуазиясе вәкиле буларак, Октябрь революциясен ничек кабул иткән? Фәкыйрь кеше түгел, сакланып калыр өчен гаиләсе белән бергә чит илгә качып китәргә дә мөмкинлеге булгандыр. Ә ул китмәгән. Ни өчен?

 

– Октябрь революциясен ул кабул итми, бу аның шигырьләрендә дә чагыла, революцияне шайтан белән чагыштыра, “Шайтан кан төкерде” дип яза. 1920 елда дәүләт эшлеклесе Зәки Вәлиди аның янына хәл белешергә дип бара һәм ул вакыйганы истәлекләрендә язып калдыра. Яңа власть Рәмиевның барлык алтын приискаларын, милеген тартып ала, ә аның моңа исе китми. Дәрдмәнд өчен иң аянычлысы – милләт, халык язмышы. Ул татарның киләчәге нинди булыр дип борчылган. Аның өчен байлык бернинди кыйммәткә ия булмый, уенда, йөрәгендә – милләт. Замандашлары да Дәрдмәнд чын милләтче иде дип әйтә. Исмәгыйль Гаспралының төрки милләтләр берләшү идеясенә ышанып, шуны тормышка ашыру теләге белән янып яшәгән.

 

Әйе, чыннан да, ул чит илгә чыгып китә алыр иде. Ләкин аның туган илендә калуында да Дәрдмәнднең холкын, дөньяга карашын күзәтергә була. Ул бар нәрсәгә фәлсәфи күзлектән карый. Тәкъдир, язмышка ышанган. Ходай ни язган, шул булачак дигәнне кабул итә ул. Язмышка каршы барып булмый, димәк, шулай язган дип уйлый.

 

– Бәхеткәдер, Закир Рәмиев репрессиягә кадәр вафат була. Шагыйрь ничек үлә? Русиянең алтын короле ачтан җан биргән дигән сүз дөресме? Гомумән, Дәрдмәнд нәселе исәнме?

 

– Дәрдмәнд кызының хәлен белер өчен Орскига бара, поездда салкын тидерә, чирли һәм 1921 елда вафат була. Шагыйрь Орскида җирләнә. Бу шәһәр читендә урнашкан авыл җирлеге була. Соңыннан ул калага кушыла һәм совет чорында мөселман зираты өстендә завод төзелә. Дәрдмәнднең кабере юк.

 

Ачлыктан үлгән дигән сүз дөреслеккә туры килми, ул аның язмышы турында тетрәнеп сөйләр өчен кулланыла. Әйе, ачлык елы, ләкин шагыйрь үпкәсенә салкын тидереп вафат булган.

 

Дәрдмәнд хатыны белән 9 бала тәрбияли. Аның улы Искәндәр Рәмиев репрессиягә эләгә, атып үтерәләр. Ә оныгы Бәшир Рәмиев – техника фәннәре докторы, Советлар Союзында беренче ЭВМ авторы була. Компьютерны да татар кешесе уйлап тапкан дип әйтергә тулы нигез бар. Аның улы Искәндәр дә зур эшләрдә хезмәт итә. Дәрдмәнднең Гариф исемле улы 1917 елда Франциягә китә, Финляндиядә яши, укытучылык һөнәре белән көн күрә. Шакир Рәмиевның оныгы Адилә Италиядә зур галимә, дипломат дәрәҗәсенә җитә.

 

Рәмиевлар нәселе зур, ишле, катлаулы. Шәҗәрәләрен төзедем, өйрәндем. Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев та аларның туганы була. Ләкин Уфада яшәүче Сәгыйть Рәмиевның кызлары Дәрдмәндтән баш тарталар, сакланып калу өчен бу шәхес безнең нәселдән түгел дип әйтергә мәҗбүр булалар. Иң шаккатырганы һәм әрнеткәне – Шакир һәм Закир Рәмиевлар нәселенең үзара аралашып яшәмәве. Бу хатаны төзәтер, аларны килештерер өчен күп сөйләшүләр алып барырга туры килә.

 

Шул уңайдан Рәмиевлар нәселе клубын оештырдык. Аның беренче утырышы декабрьдә Дәрдмәнднең 150 еллыгына багышланган чаралар вакытында узачак. Рәмиевлар нәселе кешеләре чакырулы. Бәшир абый инде вафат. Кызганычка каршы, аның оныгы Равилне табып элемтәгә керә алмыйбыз. Барысын да җыеп дуслаштырырга телим. Болай булырга тиеш түгел, Шакир белән Закир Рәмиевларның рухлары моңа рәнҗи дип уйлыйм. Ниндидер тәкәбберлек бар аларда. Сталинизм чорында бер-берсеннән куркып яшәгән, аннары җәмәгатьчелеккә сөйләми торган башка гаилә серләре дә бар. Шакир Рәмиевның төрле хатыннардан балалары була, шуңа күрә көнләшү дә юк түгелдер, күрәсең. Кызганычка каршы, большевизм тегермәне бу зыялы нәселгә дә кагылмый калмый, Рәмиевлар да урыслашып бара. Аларда Шакир һәм Закир Рәмиевларның милләтпәрвәрлек рухын сизмим.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 20.11.2009
Ирек мәйданы печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№31 (34923) / 06.02.2010 14:16:56

Әйе! Аннан ул олигарх бер чиркәү, яисә мәчет салдыра да, аллаһы әкбәр! Шәфкать иясе булып тарихка кереп кала. хәзер револициягә хәтле тормышны әйбәт диеп әйтүчеләр күп. кешенең башын буталарга кирәк бит! Әйбәт җирдән 3 революция, һәм бу бары бездә генә.

№30 (34917) / 06.02.2010 13:23:33

Гафури и Тукай - писатели реалисты, а это главный, хотя и не единственный путь в литературе. Не надо забывать, что Гафури умел видеть и белое и черное, в каждом явлении и как великий писатель сумел в своем творчестве отразить социальную эпоху и поднять в творчестве присущие ей вопросы. "Заказным" он никогда не был и быть не мог, так как по духу был бунтарем. При царизме написал скандально известные "Национальные стихи", а при советской власти написал поэму "Людоеды". А Дардмэнд и поэт и эксплуататор в одном лице, так же как и любимый его поэт. Фет. Оценивая жизнь и творчество личности нужно быть объективным и отрываться от социальной действительности. Вопросы, которые ставил Гафури в своих произведениях и сегодня актуальны. А величие определяется тем, сколько страданий может перенести человек. А страдания вызывали в Гафури скорее судьбы и будущее народа нежели ярка и правдивая повесть "На золотых приисках поэта", описывающая возможно, единственный случай, когда один поэт батрачил на другого. Советую перечитать эту повесть. Сегодня снова народ батрачит на олигархов и спивается.

№29 (27816) / 23.11.2009 16:21:31

Сөмбел,бу сүзегезне мактау дипме, килешмәү дипме аңларга? 

№28 (27798) / 23.11.2009 07:53:07

Дәрдмәндне зурлый белмибез дигән заголовок күргәч үк "монда Шариповсыз не обошлосьтыр дип уйладым")))))))))))))))))). и мин хаклы булганмын икән. )))))))).

№27 (27796) / 23.11.2009 05:49:32

Кадерле дуслар!
Уйларым 22 ноябрьдә Фәйзи театрында узган Дәрдмәнд кичәсенә әйләнеп кайта. Татарлык төшенчәсенә салынган нигез ташларының иң затлыларын, мөгаен, Дәрдмәнд салгандыр әле! Кичәдә укып ишеттерелгән Равил Искәндәр улының китапханәгә язган хатын мин, Алла бирса, бераз бушангачрак биредә дә урнаштырам әле. Ул хат шулкадәр күркәм тел белән язылган, аны безгә татарча хат язуның иң матур үрнәкләреннән буларак әйләнешкә кертергә кирәк дигән фикердә мин. Ә электрон версиянең мөмкинлекләрен сезгә аңлатып торуның кирәге юк.

№26 (27743) / 22.11.2009 20:42:37

вот ведь бестолковое стихотворение.
туфан - как-то не так. вообще.

№25 (27737) / 22.11.2009 19:07:06

"Олылый хэр боек ил узенен уткэннэрен.Э синен халык буларак..
Юкмыни о л к э н н э р е н
Азмыни к у р к э м н э р е н
Тарихнын анналларында.
Азмыни а с ы л л а р ы н
Гасырлар юлы буенда
Чайкала каеннарында
асылган б а т ы р л а р ы н
Х.Туфан

№24 (27731) / 22.11.2009 17:49:05

Менә, җәмәгать, бик шәп кичәдән кайттым әле. Аны Фәйзи театрыда хәзинәсендә 20меңнән артык татар, башкорт китабы булган шәһәребезнең йөз елдан артык данлы тарихлы(сугыш, революция елларында да ябылмаган!)Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә , 2нче санлы педкөллият, театр труппасы белән бергәлектә үткәрделәр. Күпме мәгълүмат алып таралыштык без аннан! Китапханәче-методист Вәсилә Шәрәфетдинова, педкөллият педагогы Гүзәл Хәсәнова коры энциклопедик биография юлларын нәкъ үз җирлегебезгә кагылышлы беркайда басылмаган , китапханә, Мәдинә апа Рәхимкулова архивында сакланган хатлар, истәлекләр белән баетып бирделәр.Экранда Дәрдмәнд фотолары, өстәлдә аның китаплары ...
Ә кичәнең сәнгати өлешендә Рссиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев үзенең гаҗәеп бәрхет тавышы белән Дәрдмәнд шигырьләрен укыды, җәмәгате-Россиянең атказанган артисткасы Люция Абдуллаева җырлавын баян белән аккомпанементлады. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның атказанган артистлары Нурия Фатыйхова,Айрат Хәбибуллин, театрның яшь артистлары катнашты.
Кичәдә булганнар инде Закир әфәндегә \"капиталист\" дип кенә карамастыр...

Инде кичә Римма туганга биргән вәгъдәмне үтим. Булдым мин ул гранит колонна янында. Сүз \"Архитектурно-скульптурная композиция \"Добрый Ангел Мира\" турында бара. Ул , элек әйткәнемчә, шәһәребезнең тарихый үзәгендә - Постников урамына чыккан скверда урнашкан(шунда ук Җәлил һәйкәле дә).
Композиция үзәгендәге гранит колоннаның бер кырында \"Оренбургские меценаты столетий\" дип язылган 9 пункттан торган исемлекнең 5нче пунктында түбәндәге юллар бар: \"Хусаинов Ахмед Галиевич. Купец. Татарский миллионер и крупный меценат. На его личные средства построены мечеть Хусаиния и медресе \"Хусаиния\". Рәмиевләр турында ләм-мим.
Дәрдмәнднең 1890-1918 елларда яшәгән йорты (Ленинская-31) исән-имин. Анда \"Департамент Оренбургской области по ценам и регулированию тарифов\", \"Оренбургский отдел промышленников и предпринимателей(работодателей)\" урнашкан. Арсланнары да исән-сау. Нигә вакчылланып аларын язып утыра бу Мансур, диярсез... Шәһәребезнең Яңа тарихында авырлыгы тонналар белән исәпләнгән ике тарихый арслан сыны эзсез югалу очрагы теркәлгән.

№23 (27706) / 22.11.2009 11:07:11

Дэрдемэнд XIX гасыр Ходорковские))))

№22 (27705) / 22.11.2009 10:01:18

Иии,җанашкайларым,хәерле иртә.

ИЛ,ялгышканмын.

20-30 елларда чыккан җурнал газеталарда,Рәмиевләргә көчле атака барды.Истә калган
"..яшьләрне үзенә тарта,Рәмиевләр алтыны..."Шундайрак формада язалар иде шигерьләр.
Хәзерге,Ходорковскийга охшашырак шикелле...
Әбием сүзләренән , алар бик бай вә татарларга ярдәмчел булганнар.
Татарларга аң-белем бирү һәм яңалык кертергә тырышкан нәсел булып хәтердә калган.

№21 (27704) / 22.11.2009 09:02:55

Казыя, 
вот!!!
здорово.

елын белмим шул.

сүзен укыгач, фотоның сәерлеге дә яхшырак күренә/аңлашыла башлады.
неестественность. странность. теге, европадагы бик сәер бер күренеш - үлгәннән соң фото ясау кебек (гаиләләре б-н даже).
күрәсез бит, алар бөтенесе ниндидер карикатур прям. ну и тәрәзәләре дә картонкадагы рәсем генә :)

№20 (27700) / 22.11.2009 01:52:56

Гаҗәп... Эспиктәкл.
Кем әйтмешли.
Гаҗәп...
Нәрсә куйдылар икән? Нүжәли үзе дә уйнады икән?
Фотоның сәнәсен дә әйтсәң иде, Ил...

№19 (27699) / 22.11.2009 00:28:30

Бик яхшы мэкалэ булган бу. афэрин!
"Матбугат" бик зур эшлэде, яшь шагырьлэр почмагын булдырып. Бэлкем монда Дэрдман кебек онытылган шэхеслэребезнен дэ почмагын булдырыргадыр. Кемдэ нэрсэ бар, жибэрсен. Э теге архивка хужа булган аспирантны эшеннэн б..лы себерке белэн куарга кирэк. Усэ тошкэч, ул татарга каршы эшлэуче бюрократ булачак. Инде хэзер ук хужа булган (Римма анын начальнигына керергэ кирэк иде, бу аспирантнын исемен газетага язарга кирэк, бэлкем тэрбиялэнергэ эле сон тугелдер анга). Данил шушы почмак турында уйлап кара эле. Бэлкем барып чыгар. Бу зур эш булыр иде. Менэ минем бик укыйсым килэ Дэрдманны, тик ишетеп кенэ белэм. Дорес, кызыксынсам да, аерым эзлэп йоргэнем юк. куплэр минем кебек. Э монда булса, кул астындагысын монда элсэлэр, барыбыз да курер, ул популярлашыр иде.

№18 (27693) / 21.11.2009 22:59:38

не.
кто догадается - тот умница.

№17 (27690) / 21.11.2009 21:40:39

ИЛ.

өендә шәкертләр

№16 (27688) / 21.11.2009 21:32:37

сәһибҗамал, 
ну ясно уж, артындагы язу :)

ә икенче юлда-өендә ....нәтәкәр
ну, өендә - понятно.
икенче сүзен Асия дип уйлаган идек. сбились.
ләкин хата.
алай түгел шул.
фотоның үзенә игътибар илә баксаңыз, аңлашылыр :)

№15 (27687) / 21.11.2009 21:30:57

Rimma,

юк инде, әлбәттә.
но! безнең галимнәребез инде. шундый.

//Дэрдмэнднен табылган шигырьлэрен карарга, укырга дип сораган идем.//
а зачем тебе?

халыкка хотя бы күптән табылганнарын белдертәсе иде. :)

№14 (27686) / 21.11.2009 21:29:05

ИЛ.
Бу фото артындагы язу дип аңларга кирәк.
беренче юлында-рәмиефләр (Шакир)
ә икенче юлда-өендә ....нәтәкәр

дөрес булса?!

№13 (27685) / 21.11.2009 21:22:58

Rimma,иртәгә Фәйзи театрында Дәрдмәнднең 150еллыгына багышланган кичә була. Аны Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә, 3-педкөллият, Фәйзи театры үткәрә. Әлеге стелла эчтәлеге турында төгәлрәк мәгълүматны шул кичәдән кайткач язармын, Алла бирса. Ул театрдан ерак түгел, Җәлил һәйкәле янында урнашкан. ОШТМММ "Туган тел" "Хөсәения" мәдрәсәсе бинасына Әхмәд байга багышланган мемориал такта куюга рөхсәт алу өстендә эшли. Рәисебез яшь кеше, идарәгә яңа килде. Азрак көтегез инде. Андый ишекләрне теләсә кайсыбыз тибеп ачалмый бит әле... 

№12 (27684) / 21.11.2009 21:21:27

миндә дәрдмәнд турында басылмаган мәгълүматлар бар.

№11 (27683) / 21.11.2009 21:15:02

ил, Дэрдмэнднен табылган шигырьлэрен карарга, укырга дип сораган идем. Аспирант,который его нашел, бирмим ди))) Фэндэ шулай архивны курсэтергэ ярамау бармени ул?

№10 (27682) / 21.11.2009 21:08:32

//калганнары кем? утырган хэм басып торган ирлэр кем булганы билгелеме?//

белмим.
исемнәре юк бит.
шакир рәмиевләрдә генә диелгән.

№9 (27681) / 21.11.2009 21:04:58

ил, кэлэпушле абый шакир, калганнары кем? утырган хэм басып торган ирлэр кем булганы билгелеме?

№8 (27679) / 21.11.2009 21:02:50

ил, бэттэч сон мина кызык бит!))
Менэ Оренбургтан Мансур атлы абзый утыра бу сайтта. анардан сорамакчыем. Оренбургта мемориаль комплексмы, стелламы бар. анда шэхэр, олкэ меценатларынын исемлэре каеп язылган дилэр. Лэкин исемлектэ Рэмиевлар хэм "Хосэния" мэдрэсэен тозегэн Хосэин бай юк, дилэр. Чынмы бу?

№7 (27678) / 21.11.2009 21:00:51

ә язуны үзем дә с ходу укый алмаган идем.
кичә кич кенә осенило.
нуу, куандым инде!!
поинтригую немного.
а то чуть что, так тут прям все такие специалисты крутые, во всех областях. особенно татароведы. ә мескен ил - интернетта комплексларын чыгарып утыручы.
пусть читают.

№6 (27677) / 21.11.2009 20:58:50

фигасе!
римма - мой фанат.
яңа язуларымны көтеп кенә тора:)

рәмиевләрдә. шакир.

№5 (27676) / 21.11.2009 20:57:22

ил, беренче фотода кемнэр?
икенчесендэ нинди язу?

№4 (27675) / 21.11.2009 20:55:31

нәрсә соң ул фотода?
беләсегез киләме?
а вот
http://i035.radikal.ru/0911/f9/e22f8d9ef8d7.jpg

№3 (27674) / 21.11.2009 20:54:20

ох уж эти фотохостинги.
вроде табылды берсе.

вот
http://s44.radikal.ru/i104/0911/e5/8946599b06fb.jpg

№2 (27672) / 21.11.2009 20:42:47

“һәр очкан кош шоңкар түгел, һәр язган кеше шагыйрь түгел”

золотые слова!

хәзер, бер фото тапсам, сезгә күрсәтерлек итәм.

№1 (27655) / 21.11.2009 15:12:18

Укып чыктым, Римма.Ни эйтергэ дэ белмим эле.Дэреслеклэрдэ басылган ике-оч шигыренен берсе ошый.Бик бэхэсле генэ фикер эйтэм:"Бер яктан -алтын короле-материаль доньянын бер чите; икенче яктан фэлсэфи шигырьлэр язу -рухи дноьянын икенче чит.Бу кеше организмы чыдамаслык кин колач, шунлыктан шигырьлэр аздыр.Монда нэрсэдер сынарга тиеш булган, хэм ул сыну- социалистик революция.Менэ шушы моментта гына искэ килде, борынгы Римдагыча инде. Анда колбилэучелэр демократиясе хэм шуны тээмин итуче коллар.Менэ шул сонгы трактовка белэн Рэмиев ижатын татар эдэбияты тарихына шигърият классикасы урнэклэренен берсе итеп кертергэ була.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян