поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.02.2017 Милләт

Тукай энциклопедиясе Кемерово нәшриятында бастырылды

Дәүләтнең махсус максатчан акчасына финансланган Тукай энциклопедиясе 2 мең тираж белән чыкты. Бу хакта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров әйтте. «Билгеле бер процедуралар узганнан соң, конкурс нәтиҗәләре буенча Тукай энциклопедиясен бастыру хокукы Кемеровадагы нәшрият отты», — ди И. Гомәров.

Энциклопедиягә 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация урнаштырылган. Узган гасырда эшли башланган күләмле проектта 135 мәкалә авторы һәм 15 фәнни редактор хезмәте кергән.



«Мондый хезмәтнең татарда моңарчы булганы юк иде әле. Заманында галимнәребез Әбрар Каримуллин, Нил Юзиевлар «нишләп соң безнең энциклопедия язарлык шәхесебез юкмыни?» дигән сорау күтәргәннәр. Алар Тукайны тәкъдим иттеләр. Ул елларда совет чоры иде. Мәскәү тарафыннан расланган план буенча эшли идек. Татарстанда суверенитет игълан ителгәч кенә, хокукый мөмкинлекләр ачылды. Татарстан фәннәр академиясе барлыкка килгәч Нил Юзиев бу мәсьәләгә яңадан кайтып, галимнәрне туплый башлаган иде. Шул вакытта энциклопедиягә беренче адымнар ясалды.

Энциклопедияне эшләү барышында, җыелган материалларны әзерләп, халык таныша торсын дип аерым (күләме зур булмаган) китаплар итеп тә чыгара бардык. Нурмөхәммәт Хисамов, Резидә Ганиева, шәхсән үземнеке дә аерым басмалар булып нәшер ителде. Тукай әсәрләренең 734енә анализ ясаган белешмәлек дөнья күрде. Энциклопедияне әзерләгәндә Тукайның академик 6 томлы басмасы да нәшер ителде. Бу галимнәрнең күптәнге хыялы иде. Кремль тыюлыгы белән берлектә «Тукайга сәяхәт» дигән әдипнең үзе исән вакытта булган бөтен язма материалларын һәм башка материалларны тасвирлаган саллы китаплар бастырылды», — ди профессор, тукайчы галим Зөфәр Рәмиев.

Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү чарасы 7 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясе бинасында узачак.

Татар-информ


---
Addnt.ru
№ --- | 02.02.2017
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»