• 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 25 Август Вәсим Әхмәтшин
  • 25 Август Равил Гайнетдин
  • 25 Август Корбан Бердыев
  • 25 Август Фәрит Солтанов
  • 25 Август Туфан Миңнуллин (1935-2012)
  • 25 Август Евгений Богачев
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

03.02.2017 Мәдәният

Гөлназ Хәбирова-Рахманова: “Иҗатыма Әлфия Авзалованың йогынтысы көчле булды” (ИНТЕРВЬЮ)

Миңа аның иҗаты “Әнием бар шул минем” җыры аша ачылды. Такмакка охшаган күп җырлар арасыннан әлеге әсәр кабатланмас мәгънәгә һәм моңга ия булуы белән аерылып тора. Дөрес, кадерле кешеләргә бик күп җырлар багышлана, ләкин әлеге җырны тыңлауга ук әниләрнең кочагына сыенасы килә башлый.

Хәер, хикмәт җырда гына түгел, ә нәкъ менә башкаручысындадыр. Һаман да өченче затта сөйләп булмас аның турында. Сүзем искиткеч җырчы Гөлназ Хәбирова-Рахманова турында бара. «Искиткеч» дип бәяләү кемгәдер сәер тоелса да, Гөлназ ханымның иҗаты күпләр өчен ачыш булыр, мөгаен. Күптөрле ялыктыргыч башкаручылар арасыннан аның тавышы халыкчанлыгы һәм моңлы булуы белән күңелгә кереп кала. Гөлназ Хәбирова-Рахманованың җырларын тыңларга һәм тоярга кирәк. Күп кенә тыңлаучылар кебек: «Эх, сәхнәдәге артистларны бер читкә куяр иде бит», — дип уфтанып та куярга мөмкин булыр иде, тик шоу-бизнес өермәсенә кермичә, эстрада артистлары санын тулыландырмаган  Гөлназ Хәбирова-Рахманованың гүзәллеге дә шундадыр.

— Бәләкәйдән үк татар җырларын яратып, моңланып үстегезме? Музыка буенча белем алырга этәргеч ясаучы булдымы?
— Чыгышларымны тыңлагач, кайбер кешеләр: «Син Актаныштандыр, йә булмаса, Башкортстаннандыр инде», — диләр. «Әйе, Актаныштан!», — дип горурланып һәм сөенеп җавап бирәм мин. Актаныш районының Әтәс авылында әби-бабайлы, әти-әниле, дүрт кыз арасында өченчесе булып, бернинди мохтаҗлык күрмичә, шат күңелле, шаян кызчык булып үстем мин. Җырлау сәләте әнкәйдән, Ходайның бер бүләге булып, дүртебез арасыннан миңа гына күчкән. Барлык балалар да җырлап, биеп, шигырь сөйләп үскән булсалар, мин дә алар кебек үк булдым. Матур җырлавымны сизептер инде, балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем мине Яңа елда Кар кызы итеп куйганнар иде. Кыш Бабай белән бергә үзем кебек үк кечкенә балаларга, чыршы тирәли матур җырымны җырлап, бүләкләр таратканымны әле дә хәтерлим. Мәктәптә укыганда исә, авыл сәхнәсеннән төшмәдем дисәм дә була. Бер генә концерт та миннән башка узмагандыр. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, 1986 нчы елда Минзәлә педагогия училищесына укырга кергәч, Минзәлә, үзебезнең Актаныш, Яр Чаллы, Казан сәхнәләрендә җырлау һәм тамашачыларның көчле алкышларын ишетү бәхетенә ирештем. Хәтта бер җырымны, тасмага яздырып, «Татарстан» радиосыннан танылган җырчылар белән беррәттән ял концертларында да берничә тапкыр яңгыраттылар. Ул вакытта әле “шоу-бизнес” дигән төшенчә юк, бик сирәк үзешчән җырчылар гына радиога эләгә ала иде. Шушы кечкенә генә уңышларым өчен мин Минзәлә район мәдәният сараенда эшләүче талантлы музыкант Фәхретдинов Данир Рифкать улына бик тә рәхмәтлемен. 1990 нчы елда педучилищены тәмамлагач та, нәкъ менә ул миңа Казан музыка училищесына укырга китәргә кирәклеге турында киңәшләрен бирде. Ә минем кулымда әле генә укытучылык һөнәре буенча алынган диплом. Үзем теләп сайлап алган белгечлегем бит. Балаларны да яратам. Бер ел булса да балалар белән эшләп, яңадан Казанга җырчылыкка китү уе белән, Актанышыбызга алынган юллама белән кайтып, Теләкәй урта мәктәбендә үземнең педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Бөтен күңелең белән эшкә чумгач, бер ел сизелми дә үтеп китә икән. Инде бу авылда булачак тормыш иптәшем белән матур гына очрашып та йөри башлаган идек. Гаиләдә төпчек малай. Авылдан китәргә дә, мине дә җибәрергә бик ашкынып тормый. Мин Казанга китсәм, юлларыбыз аерыласы көн кебек ачык иде. Озак уйлап тормадым: Казанга китәргә дип җыйган документларымны Яр Чаллы педагогия институтының шул елда гына ачылган филология факультетының читтән торып уку бүлегенә тапшырдым. Язмышым менә шулай хәл ителде дә куйды.
— Миңгол ага Галиев шөгыльләнгән һәр кешенең дә тавышын ачып була дип белдерә. Син аның шәкерте буларак тавышыңның көчен һәм камилләшүен сизәсеңме?
— Җырчы булырга теләгән һәр кеше вокал буенча махсус педагоглар белән шөгыльләнергә тиештер дип уйлыйм мин. Миңгол абыйның шәкерте буларак мин шуны әйтә алам: чыннан да, һәрбер кешенең дә тавышын ачарга, аны чиста һәм яңгырашлы итәргә була. Остазымда дәресләр алгач, мин тавышымның тагын да көчәеп, ныгып китүен, сулышымның киңәюен тойдым. Миңгол абыйның укучылары авызны кәгазь калынлыгы гына итеп ачып, көчле тавыш белән җырлый алалар. Сез аның үзен тыңлап карагыз: кайсы җырчы җитмеш биш яшендә шулай җырлый ала?! Чиста тавышым өчен, әлегәчә үзенең киңәшләрен биреп торганы өчен, әлбәттә, мин укытучыма бик-бик рәхмәтлемен.
— “Әнием бар шул минем” җыры бик күп тыңлаучылар тарафыннан ихлас ярату белән кабул ителде. Әлеге җыр иҗатыңның йөзек кашы булырдай җырларның берсеме?
— Чыннан да, Энҗе Гыйрфанова сүзләренә Владимир Мироваев көен иҗат иткән «Әнием бар шул минем» җыры, Чаллының «Күңел» радиосында яңгырый башлагач, бик тиз популярлашып китте. Тыңлаучылар көненә берничә тапкыр, әниләренә котлау итеп шушы җырны сорыйлар иде һәм әле дә сорыйлар. Шулай ук Башкортстанның «Юлдаш» радиосында да ул бүләк булып яңгырый. Сирәк кенә булса да “Болгар” радиосыннан да ишетергә була бу җырны. Аккан су юлын табар дигән кебек, әгәр җыр матур була икән, халык аны бик тиз үз итә. Гөлназ Хәбирова итеп әзме-күпме танылуыма нәкъ «Әнием бар шул минем» җырының йогынтысы булды дип саныйм. Авторларына чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм.
— Репертуарыңда татар җыр сәнгатенең асыл үрнәкләре, өлкән буын вәкилләренең яшь чакта яратып тыңланган җырлары урын алган. Күңелең шундый җырларга тартыламы?
— Күңелем, чыннан да, элеккеге җырларны үз итә. Тавышыма да туры килә шикелле. Кечкенәдән бит без гел мәгънәле, тирән эчтәлекле җырлар гына тыңлап үстек. Сәхнәләрдә дә һәрвакыт профессиональ артистларның җәүһәргә тиң җырларын гына башкарырга тырыштым. Репертурыма яңа җырларны бик сайлап кына кертәм. Яңасын таныту өчен бик күп чыгымнар таләп ителә, ә минем андый мөмкинлегем юк. Иҗат җимешләре радио һәм телевидениедән яңгырап тормагач, авторларга да кызык түгелдер. Шуңа күрә киләчәктә дә, яңаларына бик алынмыйча, ретро һәм халык җырларына гына өстенлек бирермен дип уйлыйм. Бәлки, киләчәк буыннар өчен минем башкаруымдагы берәр җыр музыкаль ядкарь булып сәнгатебездә үз урынын алыр.
—  Бүгенге көндә кайдә хезмәт куясың?
— Һөнәрем буенча укытучы булсам да, хәзерге көндә үз белгечлегем буенча эшләмим. Яр Чаллы шәһәреннән башкалабыз Казанга килеп төпләнгәч, гаиләмә вакытым аз калу сәбәпле, яратып башкарган хезмәтемне ташларга туры килде. Баштарак бик авыр кичердем, әлбәттә. Тормыш иптәшем белән киңәшләшеп, җырлый да, сөйли дә белгәч, мәҗлесләр алып барырга булдым. Ходайга мең шөкер, инде ун елдан артык шушы өлкәдә кешеләрне сөендерәбез.
— Чыгышларыңны тамашачылар күрергә теләк белдереп еш мөрәҗәгать итәме? Кайсы тамашаларда катнашасың?
— Һәр мәҗлестән соң кунаклар яныма килеп үзләренең рәхмәт сүзләрен яудыралар. Кайсы концерт белән чакыра, кайберәүләр дисклар сорый. Берәүләре минем телевизордан күренмәвемә гаҗәпләнә. Ә мин нәрсә дияргә дә белмим. “Интернетта җырларым бар, шуннан тыңлый аласыз”, — дип кенә җавап бирә алам. Кайчакларда дискка җырларымны яздырып килеп бүләк итеп тә калдырам. Бигрәк тә чит милләт кешеләренең, яшьләрнең, кечкенә балаларның чыгышларымны тын да алмыйча тыңлаулары күңелемне кузгата. Фәрит Хатыйповның Фәннур Сафин сүзләренә язылган «Моңлану» җырын тыңлагач, рус милләтеннән булган бер ир-ат: «Бу җырның сүзләрен дә аңласам, нишләр идем икән мин?!», — дип шушы җырга карата үзенең хис-кичерешләрен белдергән иде. Шәле авылында туй барышында бер ханым, дулкынланып: «Гөлназ, улым армия сафларыннан миңа ике җыр җибәрде: берсе — «Әнием бар шул минем», икенчесе — «Кичер мине, әнкәй, гафу ит». Шуларны көн дә тыңлап, улымның бер ел хезмәт иткәнен сизми дә калдым. Бик зур рәхмәт сиңа. Син бу җырларны башкаргач, аптырап киттем. Бу мәҗлестә үзеңне күрербез дип уйламаган да идем», — диде. Андый мисаллар бихисап булды инде. Тамашаларга килгәндә, берсендә дә катнашканым юк минем. Башка җырчылар зур сәхнәләрдә халыкка хезмәт күрсәтсәләр, мин кечкенә генә мәҗлесләрдә үземнең йөрәк түреннән чыккан җырларым белән тыңлаучыларымны хозурландырам. Мин беркайчан да үзалдыма танылган җырчы булам, зур сәхнәләргә менәм дигән олы максатлар куймадым. Кызыкмадым да. Көн саен иҗатыма карата җылы эчтәлекле хатлар килеп тора. Шул хатларны укып, көне буе күтәренке кәеф белән йөргәч, үземне бик бәхетле итеп тойгач, тагын ни кирәк инде миңа?!
— Туган ягың Актанышка багышлап җыр да башкарасың. Төп нигезгә еш кайтасыңмы?
— Әйе, репертуарымда сандугачыбыз Әлфия Авзалова башкарган «Актаныш таңнары» җыры да бар. Мин бала чагымда ук безнең гаиләдә аның иҗатына, тормышына карата кызыксыну көчле иде. Гастрольләре вакытында Әлфия апа һәрчак әнкәйләргә фатирга кергән. Дөресрәге, колхоз рәисе булып эшләгән Самат бабам аны туп-туры үз өенә кадер-хөрмәт күрсәтергә кунакка алып кайткан. Ә кичтән исә, Әлфия апа, минем әбиемнең күлмәкләрен, биек үкчәле туфлиларын киеп, ул чагында бик кечкенә булган әнкәйне җитәкләп, клубка үзенең концертына алып чыккан. Әнкәй хәзер дә ул вакытларны сагынып та, горурланып та исенә төшерә. Үзенең дә тавышы матур булгач, әнкәй гел Әлфия апаның җырларын көйләп йөри торган иде. «Актаныш таңнары» җырын мин, сабый чагымда ук отып алып, күңелемдә йөрткәнгә күрә, инде Казанга килеп, Актанышыбыз белән чакрымнар тагын да ерагайгач, туган ягымны бик нык сагынганнан үз репертуарыма алынган җыр бу. Аллага шөкер, газиз әнкәебез әле дә исән-сау. Аңа май аенда 75 яшь тула. Мөмкинлек чыккан саен, аралар ерак дип тормыйбыз, авылга ашкынып кайтабыз. Әнкәй тәмле ашларын пешереп, мунчаларын ягып, һәр тәрәз төбендә чәчәк аткан гөлләре, балкып торган ямьле, нурлы өебезнең ишекләрен киң ачып, безне каршы ала. Төп нигезгә кайткач, барлык туганнар бергә җыелып, рәхәтләнеп аралашабыз, борчу-шатлыкларыбызны бүлешәбез. Авылга кайтудан да зуррак бәйрәм юк безнең өчен. Күп танышларым диңгез буенда ял итсә, мин туган ягыма ашыгам.Үземнең авылымда әнкәй берүзе яшәсә, тормыш иптәшем туып-үскән Теләкәй авылындагы туган нигез бөтенләй ялгыз. Шуңа күрә, бу җәйдә кайсы илдә ял итеп кайтырбыз икән дип түгел, авылга кайтып, ниндирәк файдалы эш эшләп килербез икән дип баш ватабыз. Иремнең куллары алтын булгач, төзәтү-яңарту эшләре күпчелек аның җилкәсенә төшә. Безнең өчен ял ул — арып-талып, ике нигезне дә сөенә-сөенә матурлау, төзекләндерү. Китәр вакытлар җиткәч: «Их, тагын бер-ике көн җитмәде, шуны да эшли ала идек бит!», — дип бераз үкенү хисләре белән янәдән Казанга юл тотабыз. Ә инде артыбыздан «ялт» итеп калган шушы эшләребез безгә ел буена җитәрлек бетмәс көч бирә, ата-аналарыбыз каршында балалык бурычларыбыз күпмедер өлеш үтәлгәндер кебек тоела.
— Гаиләң дә үзең кебек сәнгатькә гашыйкмы?
— Яратышып кавышкан тормыш иптәшем Рәеф белән бер ул, бер кыз тәрбиялибез. Ирем яңа йортлар төзелешендә монтажчы булып эшли. Улыбыз Радик, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанның радиомеханика техникумына укырга керде. Хәзер 3 нче курста инде. Кызыбыз Гөлирә 16 нчы гимназиянең 11 нче сыйныфында белем ала. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керергә уйлый. Хыял-максатлары тормышка ашсын иде дип, кызыбызга гел теләп кенә торабыз инде. Ике балабыз да музыка мәктәбен тәмамлады. Кызыбыз тагын рәсем сәнгате мәктәбендә дә укыды. Ике өстәмә белем бирү мәктәбен дә гел «5»ле билгеләренә генә бетерде. Үз милләтен хөрмәт иткән күп кенә әти-әниләр кебек без дә балаларыбызны милли җанлы, иманлы, тәүфыйклы, игелекле итеп, үзебезнең үрнәгебездә тәрбияләргә тырышабыз. Гаиләбездә татар сәнгатенә, мәдәниятенә, аның тарихына, танылган шәхесләренә карата һәрчак әңгәмәләр корабыз. Татарстаныбызның тарихи-истәлекле урыннарына сәяхәт итәргә яратабыз. Юлда барганда да, табигатькә чыксак та, өйдә гаилә бәйрәмнәре үткәрсәк тә татар җыры күңелләребезне сафландыручы рухи азыгыбыз булып тора. Бигрәк тә минем өчен, кечкенәдән әдәбият-сәнгатькә гашыйк җан булып үскәч, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, музыкантлар, театр артистлары, рәссамнәр туганым кебек якын тоела. Берәрсе фани дөньядан бакыйлыкка китеп барса, йөрәгемнең бер кылы өзелеп төшкән кебек була минем.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 03.02.2017
Gong-TV печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом