• 25.04-27.04 IV Russian Tech Tour. Российский ТехТур проводится раз в четыре года и собирает более 50 ведущих инвесторов из Европы, США и России.
  • 28.04 Н. Җиһановның "Түләк" операсы. Бары бер генә көн! Зур концертлары залы. 18.30.
  • 04.05 "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия концерты. 30дан артык эстрада йолдызлары бер сәхнәдә! УНИКС, 18.30
  • 15.05 Рәшит Ваһапов фестивале Гала-концерты. Зур концертлар залы. 19.00
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
  • 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 27 Апрель Зөһрә Сәхәбиева
  • 27 Апрель Хәлим Җәләл
  • 27 Апрель Рөстәм Исхакый
  • 28 Апрель Рафаэль Ильясов
  • 29 Апрель Йолдыз Нигъмәтуллина
  • 30 Апрель Илфар Кәримов
  • 30 Апрель Ильвина
  • 01 Май Вакыйф Нуруллин
  • 01 Май Фатих Сибагатуллин
  • 01 Май Мөҗип Низамиев
  • Профнастилдан капка, койма, рәшәткәләр, гараж ясыйбыз, өй тышлыйбыз. Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Тәтеш. Арзан бәя! 89274223242, 89178547547.
  • Биектау районында (Казаннан 50 км. ераклыктагы авылда) 10 гектар пай җире сатыла. Свидетельство әзер, шәхси милек. Бәясен килешергә яки 2014-2016 нчы елгы җиңел машинага алмаштырырга мөмкин. 89196331720
  • 2 бүлмәле фатир тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89033440905
  • Фотоаппарат Зенит сатыа. 89872219128
  • Яна электр самовары сатыла. 89655808912
  • Яна бик матур сандык сатыла. 89872219128
  • Яхшы хәлдәге балалар өчен икеа кровате сатыла. Буләккә матрас. Фотосын вацап буенча күрергә була. Бәясе 8 мең. тел.89872 976-453
  • Бала өчен коляска "Adamex" сатам! Яхшы хәлдә! Казан. Бәясе 2000. тел 89274544590
  • В двухкомнатную квартиру г. Казань Ново-савиновский р-н подселим 1го студента или 1го мужчину из с. Актаныш 9274767565
  • Бал сатыла. 89196941458 (Балтач)

 

 
 
Архив
 

               

02.02.2017 Җәмгыять

Февральдә ахырзаман җитә?!

Ишеттегезме әле, февральдә без гөнаһлы бәндәләрне ахырзаманның чираттагысы көтә ди бит. Ишетмәсәгез дә гаҗәп түгел, мин дә очраклы гына белдем. Өйгә килгән кунакларны озатканда, олы улымның: «Дөнья бетмәсә, очрашырбыз!» – диюе колагымны гына түгел, күңелемне дә сагайтты.

Баксаң, интернет бу хәбәрдән мыжлап то­ра икән. Бу юлы Мәскәү Мәтрүнәсе әйткән ди дөньяның соңгы көне турында. Язмалар шактый, арада котыңны очырырлыклары да бар. Ләкин исем дә китмәде. Тәмугка күнгән шайтан төсле, без ул ахырзаман дигәннәренә өйрәнеп беттек бит инде. Иммунитетыбыз бар. Ничек, нишләргә кирәген ел саен чыгып килгән кинофильмнарда күрсәтеп, өйрәтеп тордылар. Менә мин үзем генә дә барлы-юклы гомеремдә әллә ничә «ахырзаманнан» исән калган кеше.

Мин хәтерләгән берен­чесе 1982 елда «булды» аның. Без студентлар идек. Планеталар парады була дип, почмак саен сөйләделәр. Ул чакта да әллә ни исебез китмәде. Иптәш кызлар белән, студентларның төзелеш отрядына язылып, Әстерханга помидор җыярга киттек. Шактый акча эшләп, кызынып, коенып, ял итеп кайттык. Дөнья бетмәде.

Аннары адәм баласы яңа гасырны дер калтырап көтте. Ниш­ләптер, ахырзаман шул вакытта була дип ышандырдылар. Яңа гасыр бусагасы шактый биек булып чыкты, аның аша кешене кеше иткән кайбер сыйфатлар үрмәләп чыга алмадылар. Шөкер, ахырзаман бу юлы да булмый калды.

Ахырзаманны икеле саны белән бәйләү гадәте бар. Мөхәммәд (с.г.с.) үләр алдыннан ике бармагын күрсәткән, диләр. Шуны истә тоталар, күрәсең. 2012 елда безне ахырзаманның чираттагысы көтеп торды. Монысын майя кабиләләре әйткән булып чыкты. Майя кабиләсенә рәхмәт инде, ел башында ук дисәләр, ниш­ләр идең, ярый әле декабрь азакларында гына иде ул дата.

Ахырзаманлы 2012 елда но­ябрь аенда мин Истанбулда булдым. Андагы танышлар белән саубуллашканда: «Дөнья бетмәсә, кабат очрашырбыз», – дигән идем, тегеләрнең күзләре маңгайларына менде. «Нин­ди дөнья бетү турында сөйлисең?» – дип, миңа айдан төшкән кешегә карагандай гаҗәпләнеп тордылар. Бездә ел буе җиде килештә төрләндергән ахырзаман турында боларның бөтенләй дә ишеткәннәре юк икән. Безнең ил халкының ахырзаманнан куркып туннары тузды инде, ә боларның беренче ишетүләре иде. Әйе, ахырзаманның анысы бик кәттә булды. Берәүләр җир казып йортлар төзеде, икенчеләр ул көнне: «Ашау байдан, үлем ходайдан», – дип, кибетләрдә качып калырга теләде. Кибет киштәләреннән тоз, шырпы, шәм, консерв кебек товарлар ялап алган шикелле юкка чыкты. Әйтерсең лә дөнья алай болай бетә-нитә калса, алар белән генә ерак барып була. Мескен кешеләр ниш­ләргә дә белмәделәр: кайберләре кайгысыннан эчә башлады, кемнәрдер гөнаһларын ярлыкауны сорап, көне-төне намазлыкта утырды. Аллага шөкер, Ходай безне бу юлы да кызганды. 2012 елның 22 декабрендә кояш икенче яктан чыкмады, Җир орбитасыннан ычкынып, галәмгә очмады, без тагын исән калдык.

Инде менә 2017 – Әтәч елы башланыр-башланмас ук, тагын ахырзаман җитә дигән сүзләр ишетелә башлады. Элек елларның ике санына беткәне генә шомландырса, бу юлы аны да көтеп тормаска булганнар, күрәсең. Дөньяны быел үк бетереп куймакчылар. Кемгә кирәк икән ул мондый коткы тарату, болай да икътисади кризистан аптыраган халыкны өркетеп яшәтү?! Кемгә кирәк икән ул кешелек дөньясының бетүе? Ә бит кешенең төрлесе бар: балалары, картлары дигәндәй. Психикасы да һәркемнең бер төрле түгел, артык нечкә күңеллеләр дә шактый. 2000 елда дөнья бетә дигәнне ишеткәч, бер улым: «Миңа ун яшь тә тулмыймыни инде?» – дип, идәнгә ятып елаган иде. Ничек юатырга да белмәгән идек. Беренче юбилеена зур бүләкләр көткән малайга дөнья бетү хәбәре шулай авыр тәэсир иткән иде.

Дөрес анысы, көннәрдән бер көнне кешелек дөньясына нокта куелыр ул. Табигый байлыклар да саегыр, башланган әйбернең азагы да була. Ләкин галимнәр бу соңгы көннең датасын бик еракка күчереп куялар ич. Ә аңарчы кешелек бүтән планеталарга да юл салып, шунда күченеп яши башлар дип тә фаразлыйлар. Өлкәннәр әйт­мешли, Алла язмаган эш булмас. Ходай ташламаса, бүре ашамас.

Дини китапларда да ахырзаман, аның олы һәм кече хикмәтләре турында күп язылган. Ләкин анда, акка кара белән, аның төгәл вакытын беркем дә белми, ул бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм диелгән. Шулай булгач, ахырзаман турында бу сүз куертулар буш сафсата гына булып кала түгелме соң?! Андый коткы таратучылар үзләрен Ходай урынына куймакчылармы әллә?! Тәүбә, тәүбә!

Ахырзаман турындагы ялган сүзләрнең куркыныч булуы да бар бит. Көтүче малай турындагы әкиятне искә төшерик әле. Анда малай: «Бүре килде!» – дип ялганлап, авыл халкын кырга йөгертә. Икенче юлы чынлап та бүре килгәндә, кычкырып караса да, ялганлый дип, ярдәмгә ашыгучы табылмый. Без дә шул малай хәлендә калмабызмы? Уяулыгыбызны югалтмабызмы, ахырзаман дигәненең чынына да ышанмый тормабызмы? Хәер, ышанып ни эшлисең инде, әнием әйтмешли, җиреннән-күгеннән чыгып китә алмыйбыз. Ислам китапларында, мөселман һәр көнен соңгы көне шикелле яшәргә тиеш, диелгән. Гөнаһ кылмыйча, алдашмый-урлашмыйча, кеше рәнҗетмичә, гадел һәм хәләл итеп. Бүген кайсыбыз шулай яшим дия ала. Бәлки, бу ахырзаман дигән хәбәрләр дә, шактый дилбегәдән ычкынган адәм баласын шушы бик кирәкле гамәлләрне кире кайтарырга, аны яшәеше турында уйланырга чакырып, махсус эшләнәдер?

Бәлки, бу изге Мәтрүнә карчыкка (Матрена Мос­ковская) берәр рекламадыр? Чөнки быел Монетный двор аның сурәте төшерелгән көмеш медальон чыгарды һәм аны сатуга куйды. Телевизордан да реклама ясадылар, миңа – гади татар хатынына, шул Монетный двордан әлеге медальонны тәкъдим итеп хат та килде. Андый хатлар җибәреп (конвертлар да кыйм­мәт бит хәзер) акча әрәм иткәнче, ул хатны аласы кешенең кайсы милләттән, нинди диннән булуын тикшерергә кирәктер инде ул. Чираттагы ахырзаманның шушы Мәтрүнә исеме белән бәйләнеше моңа ышанмавымны көчәйтте генә.

...Ахырзаманның февральдәгесеннән исән-сау калсак, чираттагысы октябрь аенда көтеп тора әле безне.

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.02.2017
Шәһри Казан печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV