|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2017 Фаҗига
«Ярдәм» мәчетендә, «Болгар FM»да, «Биектау FM»да эшләгән Эльвира Ибраһимова (Мутавалова) һәлак булдыБүген Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә зур авария булган. Журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мутавалова дип белә) идарә иткән 13нче модель “Лада” һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Эльвира һәлак була. Эльвира «Болгар FM»да, «Биектау FM»да, башка матбугат чараларында эшләде. Соңгы көненә кадәр "Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйды. Никахлар, хәләл мәҗлесләр алып барды. Аның ягымлы, тынычландыра торган тавышын күпләр хәтерлидер. Якыннары, туганнары һәм хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Биектауның biektaw.ru сайты фотосына караганда, авария бик көчле булган.
--- |
Иң күп укылган
|