• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 11 Декабрь Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
  • 11 Декабрь Мансур Сәгъдиев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 12 Декабрь Чыңгыз Айтматов (1928-2008)
  • 12 Декабрь Гөлчәчәк Гайфетдинова
  • 12 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Сборка и ремонт мебели!Тел.89196484445 Актаныш
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим квартира Габишево ягында) 895066660021
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099

 

 
Архив
 

               

01.02.2017 Мәдәният

“Артур & Марат” дуэты солисты Артур Минһаҗев: “Безне бигрәк тә әбиләр ярата” (ИНТЕРВЬЮ)

Артур Минһаҗевны заманча итеп “Казан егетләре” төркеменең экс-солисты дип әйтергә мөмкин булса да, алар “Артур & Марат” дуэты белән тамашачы күңелен тагын бер кат яуларга өлгерде инде. Сәхнәдә хисле җырларын тамашачыга ирештерүче Артурның мәдәният йортын җитәкләгәнен күпләр белмидер дә әле. Бу турыда сүз башлауга ук аның күзләре яна башлый.

Эше турында шуның кадәр ләззәтләнеп сөйләвеннән үк Артурның хезмәтенә тугры һәм җаваплы карашы сизелә. Моны эш дип тә бәяләп булмый торгандыр, чөнки ул аның күңел халәте. Мөгаен, яраткан хезмәтеңә шундый мөнәсәбәт булганда гына үсеш һәм югары нәтиҗәгә ирешеп буладыр.

— Артур, мәдәният йортында ничек эшли башладың? 
— Мин үзем Казанның Вознесение бистәсендә яшим. 2012 нче елда авыл клубларын төзүгә юнәлдерелгән республика программасы кысаларында монда беренчеләрдән булып мәдәният йорты салып куйдылар. Шәһәрдән читтә торучыларга балаларны төрле түгәрәкләргә йөртү кыенлык тудыра, шуңа да мин клуб төзелә башлауга ук сөенеп куйган идем, ә инде клуб мөдире вазыйфасына эшкә чакыргач, бу хезмәткә бик теләп алындым. Музыка өлкәсендә гомер буе эшләсәм дә, оештыру эшләрен алып бару, җитәкче буларак хезмәт кую бөтенләй дә үзгә хезмәт. Бүгенге көндә бездә унтугыз иҗади юнәлеш буенча шөгыльләнәләр: хореография, вокал, йога, брейк-данс һәм башкалар. Мәсәлән, “Апельсин” мәктәпкәчә тәрбия бирү түгәрәгендә  бәләкәй сабыйлар әниләре белән бергәләшеп шөгыльләнә, остазлар ярдәмендә балалар төрле кул эшләнмәләре ясый. Барлык әниләр һәм балалар да бер төркемдә шөгыльләнгәч, нәниләрнең дә үсеше сизелә, чөнки алар бер-берсеннән карап өйрәнәләр, сөйләшәләр. Зур-зур адымнар белән алга баргач, безгә дә сөенеч, чөнки барыбыз да балалар өчен яшибез бит.
— Бүгенге көндә түгәрәкләрдә ничә бала шөгыльләнә?
— Бүгенге көндә безгә 463 бала йөри. 2012 нче елда вокал һәм хореография түгәрәкләреннән башлаганда 10 кешене көчкә җыйсам, хәзер бер төркемгә генә иллешәр бала җыела. Урамда вакытны бушка сарыф итеп йөргәнче, яшь буынның клубларга тартыла башлаулары үзебезгә үк рәхәт. Һәрбер эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш, әгәр дә әлеге нәтиҗә уңышлы булса икеләтә сөенечле.
— Яңа вазифага керешкәч эшне иң беренче чиратта нәрсәдән башладың?
—  Кайда гына барсаң да бинага килеп керү белән йорт җылысы бөркелсә кеше бу урынга тартыла башлый. Шушы җылылыкны тудыру өчен мин иң беренче чиратта өемнән гөлләр алып килдем. Без тормыш иптәшем белән матур гөлләр үстерергә яратабыз. Клубка килгән апалар да гөлләрне күреп, үзләре үк йортларыннан чәчкәләр алып килә башлады. Шуңа да мәдәният йортына кем генә килмәсен һәммәсе дә бездә яктылык, җылылык һәм нурлылык бар дип әйтә. Ә өй атмосферасын тудыргач, балалар үзеннән-үзе тартыла башлый. Хәзер бит күпчелек авылларда капканы ябып куялар да, хәтта ут күршеләренең кем икәнен белмиләр, ә бездә һәрвакыт җанлы аралашу бара. Минем төп максатым булып мәдәният йортында нәкъ менә аралашу мәйданчыгы тудыру торды. Әле бит балалар гына түгел, бездә әти-әниләр дә рәхәтләнеп аралаша. Клубта зур телевизор эленеп тора, мин анда яисә “Культура” каналын кабызып куям, яисә үзебездә узган концертларның язмаларын күрсәтәбез. Әти-әниләр дә балаларны көтеп торган арада ул-кызларының чыгышларын карыйлар, бер-берсе белән сөйләшеп утыралар.
— Миңгол ага Галиев: «Клуб — мәктәпнең дәвамы, тәрбия учагы булырга тиеш», — дип белдерә. Димәк, синең дә төп максатың шул?
— Нәкъ шулай. Мин мәктәпләр белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәм. Мәктәптә генә кайнашмыйча, бәйрәмнәрне мәдәният йорты сәхнәсендә үткәрсеннәр һәм күңел ачсыннар дип чакырам. Һәрбер бала түгәрәкләргә йөреп тә сәхнәдә чыгыш ясамаса шөгыльләнүдән бернинди файда булмый. Сәхнәдә балалар үзләрен күрсәткәндә генә аларда үз көчләренә ышаныч барлыкка килә.
— Дәүләт карамагындагы оешма буларак, күп остазлар читтән килеп шөгыльләнәдер. Түгәрәкләргә бәяләрне ничек билгелисез?
— Чыннан да, безнең коллектив бик зур түгел, алай да шәһәр белән чагыштырганда бездә бәяләр бик күпкә түбән. Мин әти-әниләргә түләргә авыр булмасын, балалар хәтта берничә түгәрәккә йөри алсын дигән максат куйдым. Без барлык балаларны да кабул итәбез, чөнки һәрбер сабыйда да сәләт бар.
— Балаларга, билгеле, бик зур игътибар бирелә, ә өлкәннәр ниләр белән шөгыльләнә?
— Бездә гөрләп “Күңел белән яшь” оешмасы эшли, чөнки өлкән буын вәкилләрен бервакытта да онытырга ярамый. Ничә дистә ел кеше арасында эшләп, хәзер генә өйдә утыру үзләренә үк уңайсыз, шуңа да безнең әбиләр мәдәният йортында  төрле темага сөйләшәләр, серләре белән уртаклашалар. Бүгенге көндә безгә утыз ике мөлаем апа йөри. Алар шушында ук җырлап та алалар, аннан үз-үзләренә ышаныч алып, башка юнәлешләр буенча да шөгыльләнә башлыйлар. Әле яңа гына халык театры оештырып җибәрдек. Алар: “Мондый вакытта да тормыш бара икән”, — дип сөенеп әйткәч, клубның халык өчен бик мөһим булуына инанып куям.
— Әбиләр турында сүз башлагач: “Яшь чакта безне кызлар ярата, әбиләр ошатып бетерми иде, ә хәзер әбиләр ярата, кызлар игътибар бирми”, — дип шаярып әйткәнең бар. “Артур & Марат” дуэты бүген кем өчен иҗат итә?
— 1996 нче елда без “Казан егетләре” төркеме кысаларында сәхнәгә чыктык, ә 2000 нче елларда танылу алган идек инде. Чыннан да, ул вакытта сәхнәдә биеп, җырлап йөргән дәртле яшь егетләрне аңлап та бетермәгәннәрдер, ләкин хәзер әбиләр күрүгә үк җылы итеп кочаклап ала, иҗатыбызга карата яратуын белдерә. Ихлас мөнәсәбәт бик тиз сизелә бит. Иҗатыбызны һәм үзебезне хөрмәт итү дә зур бәхет. Олылар гына түгел, бүген социаль челтәрләр аша яшьләр дә җырларыбызга карата кызыксыну белдерә, фикерләрен юллый. Тик әбиләр барыбер катырак ярата (көлә)!
— Халык барыбер сезне “Казан егетләре” дияргә өйрәнгән. “Артур & Марат” буларак кабул итәргә ияләштеләрме инде?
— 15 ел дәвамында төркем кысаларында без бик күп конкурсларда, фестивальләрдә катнаштык, төрле төбәкләрдә мәдәниятебезне күрсәтеп чыгыш ясадык. Һәм һәрбер конкурстан диярлек гран-при алып кайта идек. Ә бүгенге көндә бик күп артистлар иҗатның бу ягына игътибар итми. Без «Татарстанның атказанган артисты» исемен тырышып, 10 ел дәвамында сәнгать өлкәсендә эшләп алдык. Шуңа да халык безне беренче чиратта “Казан егетләре” буларак истә калдырды, әмма хәзер “Артур & Марат” дуэты дип мөрәҗәгать итәләр. Әкренләп тамашачы ияләште.
— Җыр конкурсларында катнашмау ягыннан артистларны тәнкыйтьләр идеңме?
— Алар, гомумән, урын ала алыр идеме икән?! Җыр яздырып һәм клип төшереп кенә үзләрен җырчы дияргә ашыгучылар бар. Без яшь буынга мәдәниятебезне саклап калдырырга тиеш. Яшь артистлар “Алга таба мине ничек бәяләрләр икән?” дигән сорау биреп уйлансыннар иде. Бүген башкаручылар җиңел җырларны сайлый башлады, бәлки, халык шуны таләп итәдер. Шуңа барысы да диярлек өстә генә йөри, милли җырларның нигезенә төшенмиләр. Халык җырларын башкарырга һәрбер артистның да тавыш мөмкинлекләре җитеп бетми, диапазоннары бөтенләй юк. Бу эштә худсоветлар бик ярдәм итәр иде.Тамашачы  бит сыйфатка карый. “Бу җырмы инде? Моның мәгънәсе бармы?”, —  диюче апалар бар. Барысын да мәгълүмат чараларында әйтеп бетермәсәләр дә, җырчының репертуарын халык төпченеп бәяли.
— Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт куярга әзерлек бара. Гүзәл затларга нинди тамаша тәкъдим итәргә уйлыйсыз?
— Яңа җырлар өстендә эшлибез, аларны концертта тәкъдим итәчәкбез. Хөрмәтле хатын-кызларыбызга барлык ихлас хисләребезне җиткерәсебез килә. Гүзәл затларыбызга иң беренче чиратта игътибар кирәклеге билгеле, шуңа да ир-ат тарафыннан әйтелгән һәр назлы сүздән соң алар елмаеп куя, үзләрен тагын да матуррак хис итә башлый. Кәефсез чакта да җылы сүздән күңел була. Якын кешеләргә хисләрне әйтеп торырга кирәк, шул вакытта яшәргә дә рәхәт.
— Тормыш иптәшеңә мондый сүзләрне еш әйтәсеңме?
— Әлбәттә, һәрвакыт әйтеп торам. Мин әйтмәсәм тагын кем әйтер?! Матур сүзләр ихластан әйтелгәч тәме бетми аның. Без тормыш иптәшем белән мәдәният институтында бергә укыдык, ул педагогия фәннәре кандидаты. Бүгенге көндә вокал буенча белем бирә. Улыбыз Россия гадел хөкем академиясендә белем ала, кызыбыз өченче сыйныфта укып йөри. Шулай бергәләп иҗат итеп яшибез.  


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 01.02.2017
Gong-TV печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов