|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2017 Җәмгыять
Чаллыдагы “бәби тартмасы”на кыз бала куеп киткәннәрБер ел ярым элек урнаштырылган “беби бокс”тагы сабый – беренче очрак. Биләүсәдә баланың яше, ясалган прививкалары турында язма да булган. Кыз балага – бер ай. Ташлап калдырылган сабый хәзерге вакытта табиблар карамагында. Бер айдан соң аны балалар йортына тапшырачаклар. “Әни кешегә бу уеннан кире кайту өчен тагын ярты ел вакыт бар. Аннары баланы гаиләгә бирергә мөмкиннәр”, – дип аңлатты Чаллы шәһәре башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Роза Гернер. “Бәби тартмасы”нда калдырылган баланың исеме, аның ата-анасы кем булуы билгеле түгел. Бу – “беби бокс”ларның төп кагыйдәсе. Тартма янында видеокамералар да юк. Әти-әниләрен дә эзләмәячәкләр. Аларның, кирәкле анализларны тапшырып, үзләренә карата җинаять эше ачылуыннан курыкмыйча, бер ай эчендә баласын кире алу мөмкинлеге бар.
Чаллыдагы “бәби тартмасы” 2015 елда урнаштырылды. Бу җәмгыятьне икегә бүлде, шау-шу купты. Аны куярга тәкъдим итүче – җәмәгать эшлеклесе Ринат Шәехов. “Яңа буын” дип исемләнгән оешма, “бәби тартма”сын урнаштыру өчен Чаллы халкыннан акча җыюны оештырды. Барлыгы 382 мең сум акча тупланды. Хакимият моңа каршы булмады, чөнки аңа кадәр Казанда бер ана баласын, букчага салып, коймага элеп киткән, бала туңып үлгән иде. “Бәби тартмасы” урнаштыруга каршы чыгучылар бу кешеләрне гөнаһ кылырга этәрү, дип бәяләде. Хәзер дә опека оешмалары, “беби бокслар” ташлап калдырылган балалар санын арттырачак, дигән фикердә.
Татарстандагы балалар омбудсмены Гүзәл Удачина да шулай уйлый. “Бәби тартмалары”ның эшләве әлегә закон нигезендә җайга салынмаган. “Бәби тартмалары”н тыю турында закон проектын сенатор Елена Мизулина да тәкъдим иткән иде. Әлегә ул каралмады.Ике ел чамасы вакыт эчендә “бәби тартмалары” ярдәмендә Россиядә 33 баланың гомерен саклаган. Аларның бишесе кире үз гаиләләренә кайтарылган.
--- |
Иң күп укылган
|