поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.01.2017 Мәдәният

Иман китерергә вакыт җиткән һәммәбезгә

Ул көнне кояш яп-якты һәм нурлы иде. Кышның нәкъ уртасы. Юл бик матур, ул киң итеп чистартылган һәм ап-ак. Юл буена тезелгән агач-куаклар да зәңгәрсу ак бәскә төрелгән. Кар бөртекләре шундый эре, серле. Ялгыш кагылган кызылтүшләргә сизгерлекләре шундый көчле: сибелергә генә торалар. Урман буйларында җиңелчә генә кар бураны вальс бии.

Әнә шулай махсус ясап, бизәп булмый торган юлдан Әтнә ягына туй төшә. Көзге итеп кулланырлык ялт-йолт килеп торган затлы машинада татар халкының бәгырь җимеше, газиз баласы шагыйрә Лена Шагыйрьҗан туган авылы (Актанышта туса да) Күлле Кимегә кайтып бара. Казан, шагыйрьләр, зурлап, хөрмәтләп озаттылар. Җәсәден Язучылар берлеге йортына куйганнар, кеше күп иде. Ихлас, чын сүзләр әйтелде. Чөнки ул ясалмалыкны, ялагайлануны кичерми торган бер шәхес иде. Шагыйрьләр һәм татар театрының бөекләре барысы да монда булды. Яшь шагыйрәләр Йолдыз, Янсуарның күзләре яшьле. Шагыйрә Илсөяр: “Лена апаны, машинада йөртеп, соңгы кичәләрдән озатып куя алдым”, – дип сөенә. Мәдәният министры да озатуны үзе башлап йөри, хушлашканда, Шагыйрьҗанның шигырен яттан сөйли. Үзе булса, күреп торса, “соң инде” дияр иде. Юк, юк, нинди соң булсын, әле башлана гына, башлана. Күлле Кимегә туй төшә. Кемдер, соңгы туе, дияр. Беренчесе дә, соңгысы да түгел. Ул мондый борчу-мәшәкатьләрдән азат, өстен иде. Аның ире дә, балалары да, тормышы да булмады. Менә шуларның барысы урынына гаҗәп бер шигърият дөньясы иде. Барысын да алыштырды. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның җаны шигърияттән генә тора иде дисәм, тарайту кебек булыр. Ул бик матур, гаҗәп моңлы тавышлы иде.
 
Ул Бакый Урманчега борынгы җырларны җырлый иде. Миңа аларның парлап та, кара-каршы җырлауларын да тыңларга насыйп булды. Ул Сара апа Садыйкова белән дә дус иде. Илһам абый Шакиров белән дә дуслар, сердәшләр, фикердәшләр иде дисәм дә, күңелемдә күп серләр кала. Лена апаның туган көнендә алар еш кына 4 июльдә күл буенда очрашалар, төн буена сөйләшәләр, җырлашалар, күңелләр – күктә, җаннар мәңгелеккә тоташа. Гомернең иң изге мизгелләре. Илһам абый озатырга килә алмады. Әйтеләсе сүзләр әйтелгән иде, бу дуслык турында поэмалар язылыр әле. Язылырга тиеш. Халкым үзенең газиз балаларын белергә, зурларга, киләчәккә тапшырырга тиеш. Кемдер Лена апаның холкына кагылса, ышанмагыз.
 
Әйтегез, баш шагыйрьләр гади кешеләр кебек була алмый. Алар безнең кебек булса, бөек була алмый, җаныннан, халкының бәгыреннән моң, шигырь сыгып чыгара алмый, язганы сүзләр тезмәсенә әйләнә. Әгәр Лена Шагыйрьҗан бик ярлы, бик кечкенә фатирда яшәгән дисәләр дә, ышанмагыз. Бәхәскә керәсегез килсә, әйтим әле: аның бит өй түрендә борынгы зур пианино тора иде. Ул шунда үзе уйнап, үзе җырлый иде. Димәк, тыңлаучылары да булган. Әнә шагыйрь Рәмис Аймәт үткән елның соңгы көнендә генә булган, автограф язып, өр-яңа китабын калдырган.
 
Әйе, әйе, Лена апаның тар бүлмәсенә бер дә кояш керми иде. Ул шуны, кояшлы бүлмәне тели иде. Булды бит, теләге – Аллаһыдан сораганы кабул булды. Сеңлесе Луара шаһит. Ул да – шагыйрә, апасыннан гына яхшысынмый, театр әһеле, апасының иҗатын яттан белә, дәвам иттерер. Инде менә күзләр йомык, тын алу да бик акрын. Хастаханә бүлмәсенең тәрәзәсеннән кояш кереп бара, Луара ханым пәрдәне ача, кояш туп-туры аның йөзенә төшә...
 
Бәхетсез булган, ялгызлыктан интеккән дип, гөнаһлы була күрмәгез. Ул хәзерге көннең иң баш татар шагыйрәсе иде. Тукай бүләге иясе, халык язучысы булган өчен генә түгел. Ул гел үзенчә яшәде. Ә үзенчә яшәү берәүгә дә җиңел түгел. Ул бәхетле иде. Соңгы арада бәхет турында күп сөйләшәләр. Бәхетнең нәрсә икәнен, ничек булганын белмәгәннәр дә бәхет турында сөйләшә.
 
Лена Шагыйрьҗан белән бер яссылыкта булган Александр Сергеевич әнә нәрсә ди:
 
“На свете нет счастья, 
Есть покой и воля”.
 
Лена апа “воля”ны Казанда тапты, ә “покой”ны (тынычлану) үзе яраткан Күлле Кимесендә таба алган. Бусы да – теләсә кемгә, хәтта Сибгать ага Хәкимгә дә эләкмәгән бәхет. Аның да Күлле Кимесенә кайтасы килә, хәтта васыять тә яза: “Мин авылдан килдем, авылга үз ягым кешеләре арасына кайтып күмелергә телим, Күлле Киме зиратына, аның да каен юлы ягына.
 
Бу – минем теләк. Соңгы теләк. Миннән дә бер җырчы чыкмасмы дип, җырлап карау өчен килдем дә кире китәм, кайтарыгыз мине Киме зиратына, Кимегә”. Насыйп булмагач, Аллаһ язмагач, дибез инде, Сибгать ага Кимесенә кайтып җитә алмады. Лена Шагыйрьҗан кайтты. Затлы машиналарда, иң яхшы дуслары, шагыйрьләр, артистлар, җырчылар, туганнар озата кайтты. Шунысы гаҗәп: болар барысы да – асыл затлар, егетләр, ирләр, Язучылар берлеге җитәкчеләре, муллалар, кеше күп. Бөтен авыл, яше-карты каршы алырга чыккан. Әтнә авылларыннан, район администрациясеннән, театрыннан, мәктәпләреннән килгәннәр, укучылар да, укытучылар да – барысы да шунда. Йөзләр алсу, борыннар кызарган, озатучылар матур. Ике мулла җеназаны “мин укыйм да, мин укыйм”, дип тартышып алды. Бусы да сөенечкә генә булсын. Үз авылларының мулласы Галимҗан хәзрәт тә – күркәм кеше икән. Зиратларны, каберләрне әзерләп куйдырткан. Безнең 40 адым киткәнебезне көтеп, кабер янында утырып калды. Сөендем: Лена апа монда караулы, саклаулы, догалы булачак. Кайткан мулла укый да китә ул, рәхмәт яусын, әле бит яшисе бар.
 
Мәктәптә затлы итеп аш-су, бәлешләр (пирог) пешергәннәр, кыстатып тормадым. Сибгать ага Хәкимнең музеен да карадым. Бик фикадарь җанлы Луиза апа бар дип ишетеп белә идем, дөрес икән. Нинди Сибгать ага музее гына булсын, ул инде Лена Шагыйрьҗанның музеена да күп әсбаплар туплап өлгергән икән. Күреп, тагын сөендем. Язмамны укыган һәр кешедә бер сорау туачак: мин нишләп йөрдем икән. Җавабым: 24 ел буена “Татар-мөселман календаре”н чыгаручы мөхәррир буларак, мин Шагыйрьҗаннан үз укучыларым өчен зур-зур вәгазьләргә торырлык бик уңышлы шигырьләрен яздырып, укучыларыма җиткердем. Шуның өчен рәхмәт хатлары алдым. Шуңа кайттым. 15 ел элек 2001 елда чыккан календарем аның 7 куплетлы “Иман китерергә вакыт җиткән һәммәбезгә” дигән шигыре белән ачыла.
 
Авызым тулсын иман белән,
Җаным тулсын иман белән.
Иман китерергә вакыт җиткән
Һәммәбезгә берәм-берәм!!!
 
Лена Шагыйрьҗан үлгән дисәләр, ышанмагыз. Андыйлар үлми, бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Аның икенче тормышы башлана. Календаремда чыккан дини шигырьләрен туплыйм, күбәйтәм дә абыстайларыма таратам. Коръән мәҗлесләрендә яттан сөйләп йөрсеннәр. Татар халкы беркайчан да шигърияткә (Кол Галиме, Тукаймы, Лена Шагыйрьҗанмы – Коръән укылган җирләрдә сөйләрлек кенә булсыннар) битараф булмады.
 
Ышанам, Лена Шагыйрьҗанның шигырьләрен белеп әйтәм: халкы аңа битараф булмас та.

Фәния ХУҖӘХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»