|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2017 Киңәш-табыш
Бала вакытында ата-аналары тарафыннан юк-бар белән куркытылып, кешенең каны бозылаБаһадир булсыннар өчен, балаларыгызны бик кечкенәдән курыкмаска гадәтләндерегез, җен, пәри һәм башка шундый нәрсәләр хакында сөйләп, аларның гомерләре буе каннары бозылуга сәбәпче булмагыз. Күп кешеләр булыр ки: бер бүлмәдә ялгыз йокларга яки авыл җирендә чокыр өстендә булган мунчада ялгызы кереп юынырга куркырлар. Бу күренешләрнең сәбәбе — кешенең бала вакытында ата-аналары тарафыннан юк-бар белән куркытылуы сәбәпле, каннары бозылуда. Шуның өчен дә балагызны урынсызга да курка торган итеп тәрбияләмәгез.
Риза ФӘХРЕТДИН |
Иң күп укылган
|