|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2017 Сәясәт
Фарсель Зыятдинов классташы Минтимер Шәймиев белән бәйле балачак истәлеләре белән уртаклашты
Фарсель Зыятдинов, язучы, шагыйрь, танылган бакчачы, академик: Сигезенче сыйныфны бергә укысак, югарырак классларда бүлендек. Ул чакта «а», «б», «в», «г» сыйныфлары да бар иде. Минтимер Шәймиевнең мәктәп елларын бары яхшы яктан гына искә алырга була. Үрнәк, тырыш, актив укучы булды. «Бишле» билгеләренә генә укыды. Укытучыларыбыз да яхшы иде. Төпле белем бирделәр. Немец теле укытучысының өстәл кага-кага укытканын бүген дә хәтерлим.
Ярдәм сорап килсәң дә кире бормый иде Минтимер. Кешелекле булуы белән дә истә калган. Берсендә, Пучы мәктәбенә төрле авыллардан килеп укый торган малайлар белән өйгә кайтканда таеп китеп, җайсыз егылдым. Шул чак классташым Минтимер тиз генә килеп җитеп, миңа торырга булышкан иде. Чыгарылыш кичәсен дә бергә үткәрдек. Мәктәпне тәмамлаганга 50 ел булу уңаеннан оештырылган чарага гына кайта алмады. Аның бертуганы Мәрзия гел шалтыратып хәлемне белә иде. Әтиләре Шәрип ага белән дә аралашканыбыз булды. Минтимер Шәймиев – минем өчен якташым, сыйныфташым, чорыбызның күренекле кешесе, үрнәк. Без аның белән горурланабыз.
--- |
Иң күп укылган
|