|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2017 Дин
Татарстанда азан тавышыннан зарланучылар барГадәт буенча, Авылларда азанны моңлы бер тавыш итеп кабул итәргә өйрәнелгән һәм аның яңгыравы үзенә күрә бер илаһи дәрәҗәгә ия. Ә шәһәрдә хәл бөтенләй башкача, дип яза "Туган як". Ислам кануны буенча, мөселманнар көненә 5 тапкыр намаз укырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд бер хәдисендә болай дигән: “Азан әйтүчене күпме кеше ишетсә, аңа шулкадәр савап була”. Димәк азан әйтү – олы гыйбадәт. Ләкин моның белән бөтен кеше дә ризалашмый. Бигрәк тә мәчет тирәсендәге йортларда яшәүчеләр иртәнге азан тавышыннан зарланалар. Әлеге мәсьәлә турында “Нур” мәчете имамы Рөстәм Һидиятуллин белә. Аның белдерүенчә, Аллаһ Йортында “Төнге вакытта тынлыкны һәм гражданнарның тынычлыгын саклау турында”гы закон бозылмый. Ягъни төнге уннан иртәнге алтыга кадәр мәчеттә азан билгеләнгән дицебелдан да югары тавышта чыгарылмый. Шулай да, мәчет хезмәткәрләре барлык шәһәрдәшләрнең теләкләрен исәпкә алып, өстәмә тикшерү үткәрергә җыеналар.
--- |
Иң күп укылган
|