поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
21.01.2017 Җәмгыять

Минтимер Шәймиев турында кызыклы ФАКТлар һәм ФОТОлар

1. Минтимер Шәймиев күпбалалы гаиләдә тугызынчы бала булып туа. «Мондый гаиләдә сабырлыкка, олыларны тыңларга, бердәмлеккә өйрәнәсең. Монда мин-минлек, үз-үзеңне генә ярату сыйфатлары юк».

2. Кушаматы – Чапкын. Бу – нәселдән бирелгән кушамат. Минтимер аганың бабасын кулак дип тапканнар, әмма сөргенгә сөрмәгәннәр. Ул Сабантуй өчен чабышкы атлар асраган. Аларны бу көн өчен ел буе әзерләгән һәм Минзәлә өязендә беренчелекне берәүгә дә бирмәгән. «Чапкын» кушаматы шулай ябышып калган.
 
3. Балачактан шахмат уйный. «Яшьтәшләр белән картон кәгазьгә кавадратлар сызабыз. Бу – шахмат тактасы. Ә фигураларын агачтан кисеп ясыйбыз. Шахматны язын, «коровник» түбәсендә, имтиханга әзерләнгәндә ял арасында уйныйбыз. Безнең заманда бит 7 сыйныфтан башлап, һәр ел саен 5-9 имтихан тапшырырга кирәк иде».
 
4. Азарт белән укый. «Тынгысыз малай булдым. Безнең авыл аша узып районга математика укытучысы эшкә йөри иде. Әгәр мин берәр гамәлне чишә алмасам, ничек чишәргә кирәклеген сорарга дип, аны саклап торам».
 
5. Китап укырга ярата. Бигрәк тә Тукайны. «Мин гомерем буе Тукай шигърияте белән мавыктым. Такташ иҗаты да ошый. Ул – безнең Маяковский. Район китапханәсендәге бөтен китапны укып чыктым. Татар язучыларыннан Әмирхан Еники, Кави Нәҗми, чит ил әдәбиятыннан Виктор Гюго тирән тәэсир ясады. Хәзер кабат Достоевскийны укыйсым килә. Аның иҗат киңлеген аңлау соңрак килде».
 
6. Балачак хыялы – гармунда уйнарга өйрәнү. «Авылда гармун тартучы егетләр бар иде. Абый белән минем гармунда уйнавымны ишетү – әтинең зур хыялы иде. Әмма миннән берни дә килеп чыкмады. Гармунчыларга карата яшерен көнләшү бар иде. 60ка якынлашканда бу теләк кабат калкып чыкты. Буш вакытларымда кулыма гармун ала башладым. Уйнап җибәрдем бит. Бу могҗиза! «Алмагачлары», «Озата барма», «Күбәләгем», «Җидегән чишмә»не гармунда суза алам».
 
7. Гадел прокурор булырга тели. «Әти колхоз рәисе булып эшләгәндә, чак кына төрмәгә утыртмый калдылар. 1949 елда халык ачлыктан шешенде, язгы чәчүгә төшәрлек хәл юк иде. Әти авылдашларга җәмәгать туклануы булдырды. Халыкны ашатуны оештыру карарын ул үзе генә кабул иткән. Ул вакытта бер бөртек ашлык өчен дә төрмәгә тыгалар. Әтине җәй буе прокурор Кашаповка йөрттеләр. Аны төрмәдән бары тик колхоздагы икмәк уңышының күп җыелуы гына саклап калды. Шул вакытта мин үз-үземә гадел прокурор булырга сүз бирдем. Әмма соңгы мизгелдә әти МТСта инженерлар әзерли торган курс хакында белдерү күреп алды. Безнең гаиләдә әти карарына каршы килү гадәте юк иде».
 
8. Тормыш иптәше белән бию таныштыра. «Авылдан  шәһәргә килгән вакыт – бии белмим. Әй, шул горурлыкка бәрә дә инде! Бәхеткә, институтта бию түгәрәге оештырдылар. Гади генә түгел, бал биюләре өйрәндек. Бу минем тормышымда зур роль уйнады. Сәкинә белән мине бию таныштырды».
 
9. Гомер буе җитәкче. «Институтны тәмамлаганнан соң нибары 9 ай инженер булып эшләдем. Һәм шуннан китте... Баш инженер, директор, министр, Хөкүмәт җитәкчесе... Президент. Кызык, минем карьерада түбәнгә төшә булмаган икән бит».
 
10. Эт тоту – гомерлек хыялы. «Вакытым җитмәү сәбәпле, этем булмады. Аннан соң Сәкинә дә каршы булды моңа, ул песиләр ярата. Әмма Президент срогы бетәргә бер ел кала, эт алдык. Кушаматы – Тукай персонажы «Махмай».  Минем белән урамга чыгуны көтеп ала. Акыллы эт».

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Михаил Козловский фотолары


---
Интертат.ру
№ --- | 20.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»