• 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • Мөслим районы Баек авылында бройлерный үрдәкләр сатыла башлый. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8- 986- 933- 61- 88
  • Пр.Победы метросына якын, 2 бүлмәле кв. 1 бүлмәсенә тәртипле,эшли торган татар кызы эзлим. Риелторлар борчымавыгызны үтенәм. тел89631201352
  • Актаныштан плотниклар төзелеш эшләрен башкара: Брустан йорт, мунча күтәрү, түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка вак эшләрне. т.8-927-477-78-06.
  • Т-40 ка гади ал мост тәгәрмәчләре белән 13000 тел.89172384793
  • Подарю породистую кошку. Ей 3 года. Может родить. Красивая, умная, приученная к хорошим манерам. 89178989561
  • Минская урамында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Риэлторлар борчымавыгызны үтенәм. тел. 8-9196-45-00-21
  • Арча йорт сатыла. Яхшы хәлдә. тел.89656083354
  • Телефон айфон 4 сатам 3500. Казан тел 89274544590
  • Продается уютная 1 комнатная квартира. Центр. Косметический ремонт. Общая пл. 33 м. г.Бавлы. тел 89376195027
  • Требуется продавец – консультант медицинских изделий со знанием татарского языка, мусульманка. Условие для совершения намаза имеется. Требование: грамотная речь, желание работать и обучаться. Приветствуется мед. образование. Тел.: 89270394299 (г.Казань)

 

 

 
Архив
 

               

20.01.2017 Сәясәт

Минтимер Шәймиев: «Бервакытта да бернигә дә кызыкмадым» (ИНТЕРВЬЮ)

Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 80 яшь тулды. Сезнең хозурыгызга аның 2015 елның җәендә "Шәһри Казан"га биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.

– Нәрсә генә эшләмәгән без! – ди Минтимер Шәрипович һәм ихлас елмая...
 
Ул бу җөмләне әйткәнче, Кремльнең киңәшмәләр залында без аның белән тарих җепләрен шактый сүтәргә өлгергән идек инде. Борис Ельцинның: «Суверенитетны күпме йота аласыз – шулхәтле алыгыз»,– дигән сүзләре һәм аңа китергән вакыйгалар; Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул итү һәм федераль үзәк белән килешү төзү; халыкны тузган торактан уңайлы фатирларга күчерү һәм «бу эш – безнең халык өчен тере килеш оҗмахка керү» дип, респуб­ликаны тулысынча газлаштыру; Рөстәм Миңнехановның уңыш сере; халыкның милли үзаңы арту һәм татар булуы өчен горурлану хисләре уяну... Тагын, гадел прокурор булам дип йөргән җирдән кинәт авыл хуҗалыгына китү, гармунда уйнарга өйрәнү һәм тормыш үкенече... Болар барысы даТатарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең «Шәһри Казан» газетасына биргән эксклюзив интервьюсында.
 
«Алайса, ачык суд ясагыз, дидем»

 
– Минтимер Шәрипович, минем әңгәмәне рәхмәт сүзләреннән башлыйсым килә. Меңнәрчә гаи­ләнең, шул исәптән минем дә, иң зур хыялын чынга ашырган – фатирлы иткән социаль ипотека программасы өчен рәхмәт сезгә!
 
– Ә-ә, аны әйтәсезме... Чыннан да, кеше өчен иң кирәкле нәрсә, иң зур шатлык бит ул торыр урының булу. Без Рәсәйдә шундый программаны тормышка ашыра алган бердәнбер төбәк булдык. 20 елдан артык вакытка 7 процентлы ипотека бирүчеләр әле хәзер дә юк. Тузган торакны бетерү программасын тәмамлагач, социаль ипотекага керештек. Аллага шөкер, рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә. Тузган торакны гына алыйк. Үз гомерләрендә беренче тапкыр зур, якты, бар уңайлыклары булган фатирларга күчкән кешеләрне күргәч, күңел тетрәнә иде. Ул гаиләләргә барып, күреп йөрдем. Үзем дә алар өчен чын күңелдән шатландым. Үз куышың булу яшәргә көч бирә. Тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыга, тик бу кыйммәтләрне бер нәрсә белән дә алмаштырып булмый.
 
– Әлеге программаны өйрәнергә башка төбәкләрдән дә килгәннәр диләр, тик аларда ул барып чыкмады. Безнең уңышның хикмәте нәрсәдә булды икән?
 
– Дөресен әйтергә кирәк, күпләр тырышып карады. Башкортстаннан Мортаза Рәхимов та делегацияләр җибәреп өйрәнде. Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель кат-кат кызыксынып карап китте. Башкалар да булды... Омтылышлары зур иде, мөмкинлекләре дә юк түгел. Бу эштә иң мөһиме – зур салым түли торган компанияләр җитәкчеләре белән аңлашу. Бездә дә төрле чаклар булды, аңлашылмаучылыклар да килеп чыккалады, тик ахыр­да барысы да, бу программаның әхлакый мәгънәсенә төшенеп, ризалык бирде. Компания җитештергән продукция күләменнән бер процент керемне Тузган торакны бетерү программасына бүлеп бирергә дип килештек. Ул вакытлар өчен шактый зур сумма: елына 16-17 миллиард сум җые­ла иде. Ни өчен мине гаеп­ләргә омтылучылар булды? Чөнки бу федераль бюджетка китә торган салымнарны бер процент чамасы киметү дигән сүз иде. Гаепләүләргә җавап итеп, мин ачыктан-ачык: «Алайса, кешеләрне тузган торактан нормаль шартларга чыгарган өчен ачык суд ясагыз», – дидем. Шуннан соң Россия прокуратурасы бу хакта башка сүз кузгатмады.


 
Татарстан – Россия Дәү­ләт суверенитеты турында декларация кабул иткәннән соң, үзенең мөстәкыйльлеге турында шулай ук Декларация кабул иткән беренче төбәк. Ул бик җитди адым иде, аның бәһасе әле дә әйтеп бетергесез. СССРның уңай яклары күп иде, моны беләбез. Аны сагынучылар да бар, тик бүгенге җәмгыять элеккесе белән чагыштыра торган түгел.
 
Татарстан ул елларда ук шактый егәрле республика иде: нефть, нефтехимия, машина төзелеше, энергетика... Әмма шуңа да карамастан, милекнең бары тик ике проценты гына республика кулында иде. Шуңа күрә без үз хокукларыбызны игълан иттек, үзгәртеп кору еллары башланды. Дөресен әйткәндә, мин ул елларны революция еллары дип саныйм. Революция – эволюция... Төрле чаклары булды: революциягә охшаган яклары да, эволюция чалымнары да... Тамырдан үзгәреш еллары иде. Халкыбыз мәнфәгатьләрен беренче планга куеп, як-якка карамыйча эшләргә кыюлыгыбыз җитте. Тузган торакны бетерү, социаль ипотека программаларын гамәлгә ашыру – шуның нәтиҗәләре ул. Без беренче булгангадыр, күрәсең, СССР, РСФСР җитәкчеләре дә Татарстан белән ничектер саграк сөйләшергә кирәк икәнлеген аңлый башлаган иде. Чөнки илдә татарлар күп, өстәвенә, Татарстан һәм Башкортстан һәрвакыт союздаш республика булыр­га омтылып яшәде. Бу бит безнең генә омтылыш түгел, тарихтан мәгълүм, 1917 елгы революциядән соң, шул чордагы җитәкчеләр бу мәсьәләләрне берничә кат күтәреп чык­каннар.
 
Әле бит республиканы газлаштыру программасы да бар! Бүгенге көнгә кадәр Татарстаннан кала бер төбәктә дә 100 процент газлаштыру уздырылганы юк. Президент Владимир Путинның күптән түгел узган пресс-конференциясе вакытында да Себер якларыннан кешеләр шул мәсьәләне күтәрде: газ өстендә утыра Себер, тик тулысынча газлаштырылмаган! Ә без бу хакта оныттык инде, безнең өчен ул гадәти хәлгә әверелде. Мин заманында, республиканы тулысынча газлаштыру – безнең халык өчен тере килеш оҗмахка керү, дигән идем. Аллага шөкер, иң катлаулы үзгәртеп кору елларында күп нәрсә эшләргә өлгердек.
 
– Күптән түгел генә Татарстан яңа чор  парламентчылыгының 25 еллыгын билгеләп үттек, Минтимер Шәрипович. Тантанада, сезнең исем яңгырауга, зал дәррәү басып алкышлады. Бу шундый беренче очрак кына түгел. Ул мизгелләрдә, рәхмәт сүзләрен ишеткәндә, ниләр кичерәсез?
 
– Беләсезме, ул эштән киткәч күбрәк сизелә икән. Кешенең үзеңә карата нинди мөгамәләдә икәнен йөзенә, күзенә карап аңлап була. Ә иң ихласы – балалар йөзендә. Элек тә әйтә идем, хәзер дә шул фикердәмен: әгәр халык арасында үзеңә карашның чын дөресен беләсең килсә, балалар белән сөйләшеп кара. Сез бит минем гадәтне беләсез: Сабантуймы, Җиңү көнеме, башка бәйрәмме – гел балалар белән аралашырга, фотога төшәргә яратам. Өйдә синең турында ни сөйлиләр – барысы да бала йөзендә чагыла. Аны алдап булмый, ул – иң дөрес күрсәткеч. Хәзер әллә нинди социаль тикшеренүләр уздыралар, губернаторлар рейтингларын билгелиләр... Ә сез балалар белән сөйләшеп карагыз, дип әйтәсе килә.
 
Шунысына сөенәм: эш дәверендә нинди генә мизгелләр булмады: ачулары килеп, ризасызлык белдерсәләр дә, нәфрәт белән карамадылар. Авыр икән, авыр диделәр, еладылар, кычкырдылар,  әмма мин беркайчан да, беркайда да үземә карата нәфрәт сизмәдем.
 
 «Бервакытта да бернигә дә кызыкмадым»
 
– Әтиегез Шәрип абый гомер буе коммунист булган һәм бер тапкыр да мәчеткә аяк басмаган кеше. Ә сез «Кол Шәриф» мәчетен төзеттегез, изге урыннар – Болгар, Зөяне төзекләндерәсез. Бу эшләргә алынганда, күңелегездә ниндидер каршылыклар булмадымы?

 
– Бу гади мәсьәлә түгел. Чөнки без ничек тәрбияләнгән – тормыш юлын шулай алып барабыз. Әткәй ягыннан нәселебез бик тырыш, эшчән, ул заман өчен чагыштыр­мача мул тормышта яшәгәннәр. Әткәйне кулак дип атап, бар милкебезне тартып алганнар, тик сөрмәгәннәр генә. Ничек шулай килеп чыккандыр, анысын белмим. Әткәйнең ул хакта сөйләшәсе килми иде, үзәгенә үткән булгандыр, күрәсең. Бервакыт, башлангыч класста укыганда, миңа авыл малайларының берсе: «Син кулак малае», – диде. Әткәйдән кайтып сорадым. Аның шул мизгелдә йөзе үзгәрүе бүгенгәчә күз алдымда тора, бер дә онытылмый. «Бүтән әйтмә моны, бу дөрес сүз түгел!» – диде әткәй һәм без моңа башка беркайчан да әйләнеп кайт­мадык.
 
Әмма шунысы гаҗәп: колхозлар оеша башлагач, әткәйне беренче колхоз рәисе итеп сайлап куйганнар. Шуннан соң ул гомер буе колхоз рәисе, авыл советы рәисе булып эшләде. Табигатьтән акыллы, эшчән, көчле холык­лы, ярдәмчел. Шуңа күрә бик яраталар иде үзен.
 
Шулай да, әткәй һаман шикләнеп яшәгәндер, шуңа күрә нык тырышып эшләгәндер дип уйлыйм. Аны 1949 елда төрмәгә утырта яздылар. Чәчү җиткән, ә эшлисе кешеләр ачлыктан күбенгән, эшләрлек хәлләре юк, әлбәттә. Әткәй чәчүгә дигән ике капчык тары орлыгыннан ботка пешертеп, аларны тукландырды. Шуның өчен аны җәй буе прокуратурага йөрттеләр. Көзен колхоз мул уңыш җыеп алды, бары тик шул сәбәпле генә аны төрмәгә утыртмый калдылар. Ул гомер буе гаделлек яклы кеше, коммунист булды, без дә шул кысаларда үскән балалар. Дөрес, Качкын авылында мәдрәсәдә укыган дип сөйлиләр иде, язуы да шул мәдрәсә язуы булган, башка белем ала алмаган.
 
Әнкәй ягыннан – мулла нәселе. Бертуган энесе Гыйльмегаян абый дингә бирелгән кеше иде. Тик әнкәйнең дә, абыйның да әткәй өйдә чакта намаз укыганнары булмады. Бабай исән вакытта без, ашагач, бабайга карап, амин тота идек. Әткәй тотмый, бабай үлгәч, без дә тотмый башладык. Әнкәй мәрхүмә тота иде. Ни өчен мин бу хакта әйтәм? Хәзер улларым да, оныкларым да, ашагач, амин тота. Аларны беркем дә моңа махсус өйрәтмәгән – яшәү мохите шундый хәзер.


 
Ни генә булмасын, кешенең күңелендә иман барыбер яши ул. Күз алдыгызга китереп карагыз: үзгәртеп кору еллары башланганда, безнең республикада 23 мәчет иде, хәзер 1500дән артык! Иман кешенең җанында, йөрәгендә утыра дип саныйм. Әткәйнең дә иманы күңелендә булуын без ул авырып киткәч аңладык. Аның чире дәвалана торган түгел иде, ул васыятен әйтеп калдырды. Әнкәегезне сак­лагыз, бер-берегезгә ярдәм итеп, бергә яшәгез, диде. 
 
– Минтимер Шәрипович, халыкта «әти хакы» дигән сүз бар. Сез, еш кына, әңгәмәләрдә, әти сүзен тыңлап, прокурорлыкка китмәдем, өйләнүемдә дә әтинең өлеше зур, дип әйткәләдегез. Әгәр ул чакларда үз сүзегез белән китсәгез, язмышыгыз нинди борылыш алыр иде дип уйлыйсыз?
 
– Еш кына Башкортстан телевидениесен карыйм. Балачактан килгән гадәт инде ул, безнең авыл башкорт чигендә урнашкан, күршеләрнең җырларын тыңлап үстек. Башкорт радиосы ике сәгать алдан сөйли башлый иде. Шуннан бирле күзәтеп киләм: башкорт халкында әти турында җырлар бездәгедән күбрәк! Гаҗәп хәл. Ял көннәрендә хатлар буенча тапшыру бар, анда да еш яңгырый алар. Минемчә, безгә дә мондый җырлар күбрәк кирәк.
 
Без үскәндә, ата-ананы тыңламау мөмкин түгел иде. Шул ук вакытта, алар безне тәрбияләп, үгет-нәсыйхәт укып утырмадылар. Гаиләбез күп балалы. Безне туйдыра, укыта, киендерә алулары белән бәхетле иде әткәй-әнкәй.
 
Әткәйне гаепләгән теге прокурор Кашапов фа­милия­ле иде. Аңа карап, башыма бер уй килде: ә мин гадел прокурор булачакмын! Яхшы укый идем, димәк, мөмкинлекләрем бар. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, университетка керәм, прокурор булам, дип әзерләнә башладым. Юридик факультет дип аталганын бәлки белмәгәнмендер әле ул чакта, тик анысы мөһим түгел. Гел «биш»легә укып бардым, әмма миңа алтын медаль бирмәделәр. Хәзер аңлыйм: ул заманда медаль бирү-бирмәүне Казанда хәл итәләр иде. Район кешеләренең мәшәкатьләнеп, документлар әзерләп йөриселәре килмәгәндер, күрәсең. Бирмәскә сәбәп таптылар: иң яраткан фәнем – математикадан «өч»ле куеп кайтардылар. Тригонометрия функциясе формуласын кыскартканда иң кыска юлдан китмәгәнмен, имеш. Ул кагыйдәләрне хәзер дә хәтерлим югыйсә. Медаль булмагач, укырга имтихан биреп керергә тиеш булып чыктым. Беркөнне әти эштән кайтты да, кесәсеннән газета тартып чыгарып: «Менә, кара, улым, син Кәтиев булачаксың!» – диде. Кәтиев – МТСның баш инженеры. Колхозларның ул чакта үз техникасы юк, МТС ни бирсә – шуның белән эшлиләр. Шул сәбәп­ле колхоз рәисе әткәй һәм комбайнчы абыем Хантимер өчен Кәтиевтән дә югарырак кеше юк иде. Чөнки колхозга нинди техника бирү нәкъ менә аннан тора. Шуңа күрә Кәтиевнең кем икәнен мин дә яхшы беләм. Газетада исә, Казан авыл хуҗалыгы институты МТСларга баш инженерлар әзерли башлый, дип язылган. Әткәй белән бәхәсләшү гадәте юк, киттем авыл хуҗалыгы институтына. 1954 ел иде ул, ил буенча чирәм җирләрне торгызу хәрәкәте күтәрелгән заман. Институтта ул елдагы кебек конкурс башка булмады: бер урынга сигез кеше идек без. Хәтта биш фәннән имтихан биреп, тиешле 25 баллның 22сен җыеп та үтә алмаучылар булды, белгечлеккә кагылышлы фәннәргә нык игътибар иттеләр. Без дустым Гайнулла белән, беребез – 22, беребез 23 балл җыеп, конкурстан уздык.
 
Адәм баласын язмыш йөртә. Тик шунысын әйтә алам: кайда укысам да, нинди һөнәр сайласам да, ким-хур булмас идем дип уйлыйм. Бервакытта да бернәрсәгә дә кызыкмадым, берәүдән дә көнләшмәдем. Нәрсәгә тотынсам да, башкарып чыгармын кебек иде. Бер генә нәрсәгә кызыктым: оста итеп гармун уйнарга.
 
– Уйнарга өйрәнеп карамадыгызмы соң?
 

– Өйрәнмәгән кая! Бала чакта әткәй гармун алып бирде, күрше малайлары тиз өйрәнделәр. Аптырый идем: ничек инде төймәләргә карамыйча, дөрес басып уйнарга була? Тылсымлы дөнья кебек тоела иде. Үзем гармунны тартып-тартып карыйм – барып чыкмый. Гомер буе шулай хыялланып йөрдем. Бүләк гармуннарны гел күз алдында тоттым. Шуннан бер мәлне нидер килеп чыга башлады бит! 60 яшьтә, кем әйтмеш­ли, «бәреп чыкты!» Хәзер тынычландым инде, чөнки уйнау серенә ничектер төшендем кебек. Кайчак дөрес басмаган бармакны кисеп атасы килә.
 
«Кыйммәте берни белән дә чагыштыра торган түгел»
 
– Бер әңгәмәгездә сез тормышыгызның иң матур мизгеле дип Татарстан Суверенитет алган көнне – 1990 елның 30 августын, ә иң ялкынлы чыгышыгыз дип шул көнне Югары Совет депутатлары каршында ясаган чыгышыгызны атаган идегез. Фикерегез үзгәрмәдеме?

 
– Юк, ул үзгәрә алмый! 1990 елгы чакырылыш беренче демократик парламент булды, аның составында нинди генә депутатлар юк иде. Быел 30 майда, бу истәлекле датаны бәйрәм иткәндә, аларның барысына да баш иеп рәхмәт әйттем. Ни өчен минем күңелемдә калды ул мизгел? Ул вакыттагы бәхәсләрне күрсәгез... Декларация кабул иткәндә барысы да, хәтта каршылар да хуплап тавыш бирде, бары тик бер кеше генә битараф булды – тавыш бирми калды. Без ул чакта мондый хәлләрне беренче генә күрәбез бит әле. Ә мин – икеләтә җитәкче: Югары Совет рәисе дә, партия өлкә комитетының беренче секретаре да. Гомәр Исмәгыйлевичны (Усманов. – Ред.) Мәскәүгә алганнан соң, партия тормышында беренче мәртәбә альтернатив тавыш бирү юлы белән, беренче секретарь итеп тә сайлаганнар иде. Җаваплылык гаять зур иде... Әле бит яшьлек тә бар...
 
Катлаулы һәм кискен бәхәсләрдән соң, төн уртасында Декларацияне кабул иттек, мин трибунага чыктым һәм бернинди әзерлексез чыгыш ясадым. Алдан әзерләнеп булмый, чөнки тавыш бирүнең нәрсәгә китерәсен күз алдына да китерү кыен, иң демократик тавыш бирү иде ул. «Без үз өстебезгә республикабыз тарихында моңарчы беркем дә сынап карамаган олы җаваплылык алдык. Әгәр дә бу өлгергәнлек факты икән, үзебез белдергән мөстәкыйльлек аркылы республика халкы тормышының матди дәрәҗәсен күтәрү, ә иң мөһиме – җиребездә гасырлар дәвамында барлыкка килгән халыклар дуслыгын саклау һәм ныгыту өчен без хәзер үк зирәк булыр­га тиеш. Суверенитетның югары бәһасе менә шундый», – дидем. Чыннан да, мизгеле – хәлиткеч, ә кыйммәте берни белән дә чагыштыра торган түгел. Шуңа күрә хәзергәчә онытылмый ул.
 
Туфан Миңнуллин халыкның ул көннәрдәге халәтен яз көне бозауны яланга чыгару белән чагыштырды. Кыш көне туып, өйдә яки җылы абзарда торган бозау, яз көне беренче тапкыр кырга чыккач, томырылып чаба, тибенә, сөзешә – нишләргә белми, менә без дә шундыйрак идек. Шундый чорны уздык.
 
Сират күпере кичкән заман дип атыйм ул елларны. Урамда митинглар бара. Берәрсе салып килепме, кызып китепме, кемгәдер пычак кадый күрмәсен дип бик курыктым. Очкыннан ялкын кабына, диләр бит. Аллага шөкер, андый хәлләр булмады. Ә калганы инде гаепләрлек түгел. Байрак күтәреп Югары Совет түбәсенә менеп китүчеләрне ничек гаеплисең? Хисләр тулып ташкан бит. Кайчагында мине яши торган өемә кадәр лозунглар кычкырып озата баралар иде. Берни дә эшләп булмый, чөнки син җаваплылыкны үз өстеңә алгансың.

 
 
– «Суверенитетны күп­ме телисез, шулхәтле алыгыз!» дигән сүзләрдән баш әйләнмәскә дә шул җавап­лылык хисе ярдәм иткәндер?
 

– Әлбәттә, шулай.
 
Менә Борис Николаевич Ельцинга караш төрле булды. Аны аңлау өчен якыннан белү кирәк. Ул бит Уралда беренче секретарь булган кеше, илдә иң көчле секретарьларның берсе иде. Урал бит ул! Анда көчле кеше генә идарә итә ала. Ельцин тиктомалдан барлыкка килгән, юктан бар булган кеше түгел, зур тормыш юлы узып килгән шәхес. Аның тормышка үз карашы бар иде, киләчәктә болай яшәп булмаганын яхшы аңлады. Безгә килгәнче, РСФСРның Югары Совет рәисе вазифасында ил буйлап йөреп, халык белән очрашып: «Болай яшәргә ярамый, үзгәртергә кирәк», – дигән фикерне әйткәләгән иде. Монда килгәч тә барысын да үз күзләре белән күрде. Без аны интеллигенция белән очраштырдык. Ишегаллары, урамнар тулы халык... Барысы да бәйсезлек таләп итә... Районнарда да булдык. Ул күрде: Казан гына түгел, бөтен республика бәйсезлек сорый. Шуңа күрә аның әлеге: «Суверенитетны күпме йота аласыз – шулхәтле алыгыз», – дигән сүзе юк-бардан әйтелгән нәрсә түгел ул. «Ельцин салган булгандыр», – диючеләр булды. Тик ул көнне без хәтта төшке аш та ашамаган идек.
Мин бит моның шаһиты, мәрхүмнең истәлеген таплый алмыйм. Әле ул кайтып киткәч: «Эх, менә безгә Ельцин тулы бәйсезлек биреп китте, ә Шәймиев монда үзе бирергә теләми икән», – дип, яңадан мине гаепләүчеләр табылды. Әйттеләр, анысын да әйттеләр. Беркемнең дә авызын каплап булмый. Ул заманда бигрәк тә.
 
Борис Николаевич ул сүзләрне әйтергә мәҗбүр булды һәм дөрес эшләде! Көчле оратор, импровизатор иде ул. Вазгыятьне шул көне-сәгатендә йомшартты. Кич ашарга утыргач сорый миннән: «Мин әйтүен әйттем, Минтимер, тик сез Россия­дән чыкмыйсыздыр бит?» – ди. Мин әйтәм: «Безгә, Борис Николаевич, халыкның бу таләбенә җитди җавап табарга кирәк. Әгәр ике арада килешү төзесәк, аны төзегәндә халыкка мәгълүмат биреп барсак, акрын гына тынычланып, ниндидер бер карарга килер идек». Ул ризалашты. Мәскәү ягыннан, Татарстан ягыннан ике эшче төркем, комиссия төзеп, килешү өстендә эшли башладык. «Менә сез – эшче төркем, эшлисез, каядыр барып төртеләсез икән, без Минтимер белән утырабыз һәм алга таба ничек эшләргә икәнен карыйбыз», – диде Ельцин, эш башлаганда. Кулга карандаш тотып, өч мәртәбә шулай утырырга туры килде, әйткән бер сүзеннән дә тайпылмады.
 
Иманым камил, әгәр путч килеп чыкмаса, Гор­бачев урынында Ельцин булган булса, ул, үзенең тормышка карашы, хакимият яратуы аркасында, Союзны таркатмас иде. Үзгәрешләр булыр иде, тик ил таралмас иде. Аны таратырга ярамаганын аңлый иде ул.
 
– 25 ел элеккеге һәм бүгенге Татарстан арасында төп аерма нәрсәдә дип саныйсыз, Минтимер Шәрипович?

 
– Бу вакыт эчендә ирешелгән иң зур җиңү ул – халкыбызның үзаңы көчәю. Тарихта еш була торган күренеш түгел. Без хәзер башка. Без инде татарча сөйләшсәк тә оялмыйбыз, кимсетерләр дип курыкмыйбыз. Заманында бит безне аның өчен нык кимсетәләр иде. Татарча сөйләшә башласаң, «чап­лашка» шикелле кимсетү сүзләре әйтәләр иде, Дөрес, беренче курс­та укыганда бәрәңгегә җибәргәч, бер студентның кимсетүенә җавап итеп, аның башына бәрәңге ыргытканым исемдә, шуннан соң биш ел буена беркем андый сүз әйт­мәде. Ә хәзер моңа үз җавабым бар. Бер китап бар миндә, анда Христосны сөннәтләү күренеше күрсәтелгән. Православный кешеләргә кайчак әйтәм: «Ты в Христа веришь? Тогда почему не обрезан?» Аптырап карап торалар. Бу тарихи фактны күп­ләр белми.
 
Милли үзаң көчәю – ки­ләчәк берничә гасыр өчен нигез ул. Бөтен нәрсә дә тиз генә эшләнми, хәзер менә «Мин – татар!» дип кычкырып, горурланып йөри торган көннәр килде. Шуның белән татар халкына ихтирам да тудырдык. Чөнки илгә, дөньяга үзебезне акыллы, булдыклы һәм тәртипле халык итеп күрсәтә алдык.
 
– Чыннан да, әле 2000 еллар башында да, без авылдан Казанга укырга килгән елларда, татарча сөйләшергә оялу бар иде...

 
– Әле бит сез Аксубайдан. Аксубай һәрвакыт русча белде ул. Ә безнең яклар? Актанышлар чеп-чи татар яклары бит...
 
– Хәзер исә урамнарда машиналардан рәхәтләнеп татарча җырлар ишетелә, яшьләр милли бизәкле киемнәр кия, урамда туктатып: «Бу чүәкне кайда саталар?» – дип сорасалар, горурлык кичерәсең.
 
– Дөрес әйтәсез, хәзер безнең халыкта горурлык хисе барлыкка килде. Әйтеп кенә, өйрәтеп кенә барлыкка китереп булмый бу хисне. Ул кешенең үзендә туарга тиеш, аның өчен милли үзаң кирәк.
 
«Нәрсә генә эшләмәгән без!..»
 
– Минтимер Шәрипович, Президент вазифасында районнарга йөргәндә, авыл җирендә сез бөтенләй башка төрлегә әйләнә идегез. Тормышыгызда авыл нинди роль уйный?

 
– Дөрес, авылда үзгәрәм. Мин – авыл малае, шуның белән горурланам. Җирдә туып, шул тормышны күреп үсү, абзар исен иснәү, этләр, хайваннар арасында йөрү, дөресен әйткәндә, үзе бер могҗиза ул. Авыл җирендә мал арасында үстек без, шуңа күрә бер эт тәрбияләү турында гел хыялландым. Президент вазифалары  моңа мөмкинлек бирмәде. Президентлыктан китәргә бер ел кала, алдан ук эт баласы алып куйдым. Исеме Тукай шигыреннән алынды – Маһмай. Без аның белән бик дус.
 
Авыл – туып-үскән җирем. Безнең характерны авыл формалаштыра. Кешеләрне яратырга өйрәтә ул. Авылда тууның гаҗәеп бер өстенлеге бар: демократик җәмгыятьтә яшисең. Тулы хәбәрдарлык: беркемнең бернинди сере юк, бар да күз алдында, бар да ачык.
 
– Әнәккә еш кайтасыз­мы?
 
– Кызганыч, еш кайта алмыйм. Елга бер, күп дигәндә, ике тапкыр. Минем тормыштагы бердәнбер үкенечем: әнкәй мәрхүмә исән чагында ешрак кайтып булмады. Әткәй үзе дә гомер буе җитәкче урыннарда эшләгәч, аңлый иде, тик әнкәйгә игътибар җитмәде. Үзе безгә кунакка килгәли иде. Мин эштән кайткач, кичке аштан соң утырабыз икәү диванда. Әнкәй сөйли дә сөйли... Аның минем белән сөйләшәсе килә. Ә мин йокыга китәм... «Сөйли-сөйли дә син җавап бирмәгәч, берәр каты гына сүз әйтеп торып китә иде», – ди Сәкинә.
 
Әнкәйләргә алар исән чакта игътибар күрсәтергә кирәк. Мин һәркемгә һәрчак әйтә киләм: «Әниең исән чакта ешрак кайт», – дим.
 
– Ә эш белән бәйле үкенечегез бармы? Бәлки, менә болай эшләргә кирәкмәгән, дигән вакытларыгыз булгандыр?
 

– Юк, хәтердә калып, ачыну тудырган нәрсә юк. Журналистлар да еш сорый бу хакта, үз-үземә дә бирәм бу сорауны. Халыкка зыян китерерлек, үкенерлек гамәлләр кылынмады.
 
Дөрес, үзгәртеп кору елларында тәнкыйтьләүчеләр булды. Үзләре шунда йөреп тә мине гаепләүчеләр бар. Янәсе, бәйсез дәүләт төземәдек. Рәсәй уртасында бәйсез дәүләт төзеп булыр идеме икән –  башта шуны уйларга кирәк. Ул елларда Татарстан чикләрендә кораллы көчләр торды, республика территориясеннән еракка ата торган ракеталарны чыгардылар. Дудаев заманында «Шәймиев – син камыр, менә Дудаев – тимер» дигән лозунглар тотып чыгалар иде. Дудаев кебекләрнең юлы нәрсәгә китергәнен барыбыз да белә. Ә Татарстанда нинди хәлләр булырга мөмкин иде, хәтта күз алдына да китерүе кыен.
 
Минем уйлавымча, кулдан килгәннең барысы да эшләнде. Үкенерлек, менә монысын эшләмәдек дип әйтерлек түгел. Әлбәттә, Татарстан, әйтик, Таҗикстан, Казахстан кебек башта союздаш республика булып, аннан мөстәкыйльлек алган булса, аңа кем шатланмас иде? Барыбыз да шатланыр идек, сүз дә юк. Тик кабатлап әйтәм: дәүләт уртасында дәүләт була алмый. Аның өчен Башкортстанның да союздаш булуы кирәк иде.
 
– Сез тәнкыйть дисез, Минтимер Шәрипович. «Ул елларда Шәймиевнең акылы, зирәклеге булмаса, кая барып чыгар идек?!» – диючеләр дә күп бит. Үзегез тарихта шәхес ролен ничек бәялисез?
 

– Кешенең фикер йөр­түеннән күп нәрсә тора дип саныйм. Аллага шөкер, безнең бу юлны, тулаем алганда, тыныч кына узарга акылыбыз җитте. Кемнең башына килгән ул елларда: Рәсәй белән ике мәртәбә килешү төзедек! Бу бит җиңел эш түгел.
 
Владимир Владимирович (Путин. – ред.) беренче мәртәбә, Президент булып сайланыр алдыннан килгәндә, без катлаулы мәсьәләләр турында икәүдән-икәү генә утырып киңәштек. «Татарстан Россия­нең хокукый киңлегенә керәме? Кайчан керә?» – дип сорады ул миннән. «Владимир Владимирович, без аңлыйбыз: федераль дәүләттә хокукый-икътисади җирлек бер булырга тиеш, әмма без бит бу елларда Мәскәүдән ярдәм алмадык. Шуңа күрә Татарстанның икътисадын үстерер өчен программа кабул итәргә кирәк», – дидем. Күреп торам: аның өстеннән таш төшкән кебек булды. Аны да аңлыйм: әзерләнгәндер, ничегрәк аңлашып булыр дип уйлангандыр. Без бит моңа хәтле характерны күрсәтергә өлгергән идек. Әйтик, Татарстан үз Конституциясен дә ­Россиягә кадәр кабул итте. Ә Россия Конституциясен кабул иткәндә, Татарстан вәкилләре Конституция җыелышын ташлап чыгып китте! Нәрсә генә эшләмәгән без! Ул көнне Путин белән шулай килештек: Россия бюджетыннан ярдәм кертеп, Татарстанның үсеш программасын тиз арада кабул иттек.
 
Без – тормышны күргән, авырлыкларны кичергән кешеләр, шуңа күрә эшләребез дә уңышлы. Менә ни өчен Рөстәм Нургалиевич Президент буларак шундый яхшы старт алды! Чөнки ул – тормышның ачысын-төчесен татыган шәхес. Тормыш тәҗрибәсе булмаса, аңа бик авыр булыр иде. Кеше ничек кенә талантлы, сәләтле булмасын, иманым камил, тормышны белмәсә, җитди эш тәҗрибәсе булмаса, өйрәнү, төшенү өчен күп вакыт кирәк. Ә ул, Президентлыкка кадәр, 11 ел премьер-министр булган кеше. Аңа хәтле финанс министры иде. Биектауда хакимият башлыгы булып эшләгәндә миңа килә дә, Финанс министрлыгы эшен тәнкыйтьли, вакыт-вакыт республиканың башка органнарына да эләгә. Шулай бервакыт чакыр­дым да әйттем: әйдә, үзең эшләп кара. Булдырды. Ул бер җирдә дә сынатмый. Биш ел эчендә Рөстәм Нургалиевич эшләгән эш – бик егәрле, ныклы старт ул. 
 
Бер нәрсә бик мөһим: кеше яратмасаң, ихтыяр көчең булмаса, җитәкче булыр­га кирәкми. Әгәр очраклы кеше җитәкче була икән, ул үзен бәхетле сизә алмаячак. Моны күз алдына да китерә алмыйм. Булыр-булмас җитәкче булып йөрү мөмкин түгелдер дип саныйм. Тормышның бер тәме дә, рәхәте дә юктыр алай. Мин бервакытта да эшне югалт­мадым да, эшне сорап та алмадым. Дөрес, тормыш башкача да узадыр, тик мин башка рәвешен белмим. Чөнки миңа көн-төн үз эшемә бирелеп эшләү бәхет.
 
Бу әңгәмәбезне Тукай сүзләре белән тәмамлар идем: «Сөй гомерне, сөй ­халыкны, сөй халыкның дөньясын»...

Солтан ИСХАКОВ фотолары.

Гөлнара САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.01.2017
Шәһри Казан печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы