• 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 30.09 Бер көн! Зәйнәп Фәрхетдинова концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 17:00.
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 17 Август Зәйнәб Фәрхетдинова
  • 17 Август Равил Һади
  • 17 Август Фәндәс Сафиуллин
  • 17 Август Габделхак Шәмсетдинов
  • 17 Август Рамил Ханнанов
  • 17 Август Вакыйф Нуриев
  • 17 Август Рафис Борһанов
  • 18 Август Газинур Морат
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • Сөембикә манарасы авыш - диләр! Күрәсегез һәм дә аның тарихын тыңларга теләсәгез, ул гына да түгел Казан тарихы белән укучы балаларны таныштыру бик гади. Беренче категорияле экскурсоводка шалтыратыгыз 89033424431 Айрат
  • Казанда Ферма-2 урамында 2 булмәле квартирага егетләр кертәбез. Барлык уңайлыклар бар. Кыйммәт тугел. 89372861206
  • Авиатозелеш районында 1 булмәле квартира снимать итәбез. Озак вакытка. 12 меңгә. Зинһар риелторлар борчымасын!!! 89274364137 срочно
  • Срочно! Продается 2-х комнатная квартира в Казани напротив Энергоуниверситета, метро Козья слобода, на 4 этаже 5 этажного дома, цена 2,750,000 торг реальному покупателю. 89274767585
  • Татарча аудиофайлларны расшифровкалыйм. Татарча текстлар җыям, хаталарны тикшерәм. 89274386927
  • Даурская урамында общежитие булмәсенә кеше кертәбез. Студент кызлар яки яшь гаилә. Сораулар ватсап аша. Риелторлар белэн эш итмибез. 89370093474
  • Казанда 1 булмәле квартирага , 1 яки 2 татар кызы эзлим. Квартира зур һәм бөтен кирәк-яраклар бар. 15 мең, все включено. Фәйзи остановкасында. Проспект победы 178а. Узем тыныч , эшлим. 8-906-325-87-37 Ләйлә
  • Авиатөзелеш районында 1 бүлмәле квартира эзлим.12 меңгә кадәр. Озак вакытка. 89872610067.
  • Казанда Нов.савинский, Московский, Авиастроительный районнарында 3 кыз яшәү шартлары уңай булган, кер юа торган машинасы булган 1 булмәле квартира снимать итәбез. 14 меңгә хәтле, все включено. Августның 25 көнне заселяться итәбез. Риелторларсыз. 89376006351 ватсап.
  • Казанда Авиатөзелеш районында бер булмәле фатир эзлим. Бәясе 11 меңнән кыйбат булмасын. Риелторлар борчымасын иде. 89991552883.

 

 

 
Архив
 

18.01.2017 Авыл

Татарстанда «Ленин» колхозындагы коммунизм галәмәтләре (ФОТО, ВИДЕО)

Биредә көн саен нәрәт җыела, кеше «кояш көне»нә эшли, әмма шул ук вакытта барлык уңайлыгы булган урында хезмәт куя: газ кергән бинада күлмәкчән генә трактор ремонтлый, теләсә – душ керә, бәдрәфе дә шунда. Социализм күптән бетсә дә, хуҗалык «Ленин» исемен йөртә. Халкы исә коммунизмда яши. Сүзем үткән заман турында түгел, Татарстандагы бүгенге колхоз хакында.

Тарихтан беләбез, авылларда колхозга керү процессы җиңелләрдән булмаган. Гаилә башлыгы моны ихтыяри-мәҗбүри бер адым дип санаса да, хатыны илерә-илерә елап калган аның артыннан. «Ничә күз карап торган бер сыер бар, шуны җитәкләп киттең, балаларга ни ашатыйм?» дип кан-яшь түккән ул. Колхоз сүзе заманында бик модада иде. Миллионер колхоз исеме генә ни тора! Ит-сөт нормасын үтәп, алдынгылык өчен көрәшкән хуҗалыклар аз түгел. Ул вакытта колхозлар таралыр дип кем уйлаган? Әмма 2000 елларда исә башлаган җилләр артта сөйрәлүче байтак хуҗалыкларны  инвесторлар канаты астына куып кертте. Бары иң көчлеләре генә үз аягында басып кала алды. Татарстанда андый хуҗалыкларны санарга ике кул бармагы җитә.



Шундыйларның берсе – Әтнә районының «Ленин» исемендәге нәселле терлек заводы. Үзе колхоз, үзе «Ленин» исемен йөртә. Социализм заманнары инде онытылып бетте, әмма колхоз һаман илбашчы исемендә кала биргән. Аңа Түбән Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкәтә авыллары керә. Рәис Илгиз Хәйруллин исә колхоз арбасын 27 яшеннән бирле 27 ел тарта.

«КОЛХОЗ МИНЕКЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, УЛ БАРЫБЫЗНЫКЫ ДА»

Илгиз Вилдан улы Түбән Бәрәскә авылында канат яра, шунда туып үсә. Белеме буенча төзүче. Төзелеш институтын тәмамлаганнан соң туган колхозына кайтып, өч ел  прораб булып эшли. 1990 елның ноябреннән исә колхоз рәисе итеп сайлана.



– Алдан хыялланып, колхоз рәисе булам дип йөрсәм, җиңелрәк булыр иде, бәлки.  Әмма ияләшәсең, туган авыл өчен дип, эшләп кителде шунда. Мин бу авыл белән бәйләнгән, авылны таркатып китәргә ярамый, дигән максат куеп эшләнелде. Булдырып, гадел рәвештә, колхозчыларны тыңлатып, кыерсытмыйча эшләүдән башка юл юк икәне билгеле иде.

«Ленин» колхозы карамагында бүген 8300 гектар авыл хуҗалыгы җире бар, 255 колхозчы көч куя. Быел гектарыннан 35 центнер ашлык җыеп алганнар. Кукуруз исә рекордлы уңыш биргән. 300 гектар мәйданның һәр гектарыннан бөртеккә 39 центнер суктырылган. Төньяк район саналган Әтнә өчен бу – шаккаткыч хәл. Август аена кадәр Илгиз Вилдан улы үзе дә шуның кадәр бөртек уңышы алуга өметләнми. Хәер, арбаны кыштан әзерлә диләр бит. Иртә өлгерә торган орлык чәчелә, үз вакытында ашлама сибелә, иң коры көннәрдә туендыру эшләре башкарыла. Мул уңыш һавадан төшми, кыскасы.





– Эшли башлагач, нәрсәгә игътибар итәсең? Җитештерүне арттырмасаң, яшәү рәвешен яхшыртмасаң, хезмәт хакы бер урында таптанса, берәүнең дә эшкә йөрисе килми. Колхозчының бигрәк тә. 90 еллардан алып 2000 елга кадәр ил буенча авыр чор булды. Авыл хуҗалыгында бигрәк тә сизелде бу. Күп колхозларның таралуы да бурычларны, хезмәт хакын түли алмаудан иде. Без бу вакытта һәрнәрсәне исәпләп, хезмәт хакларын җайлап кына күтәрә бардык. Колхозчыга акча түләми калган айны хәтерләмим мин. Әкренләп ит һәм сөт җитештерү артты, иген игүдә алдынгы сафка чыктык. Шулай яшәп киттек, – дип хәтер йомгагын сүтә Илгиз Хәйруллин.



1999 елда «Ленин» колхозына таралып беткән Бәрәзә авылының «Татарстан» колхозын кушалар. Буш кул белән түгел, «бирнә» белән килә ул: 4 млн әҗәте була! Әмма акыллы җитәкче бу ситуацияне дә хәл итә, бурычлар түләнә, терлек саннары арта, авылда яшәү шартлары яхшыра. Сер түгел, «Ленин» колхозына эшкә керергә чират бүген. Мисал өчен, биредә уртача хезмәт хакы  24 мең сум тирәсе. Сыер савучылар 30 мең сумга якын, тракторист 28 мең сум чамасы хезмәт хакы ала. Колхоз инде дистә елдан бирле кредит алмыйча, үз көнен үзе күреп эшли.

«КӨНЕНӘ 25 ТОННА СӨТ САТАБЫЗ»

Гомәр Бәширов әйтмешли, колхоз конторасында утырып кына, иген үстереп булмый. Илгиз Хәйруллин көне-төне колхозчылар арасында, фермада, басуда. Эш сәгате, ял көне дигән төшенчәләр аның өчен ят. Тик бер нәрсә график белән: нәрәт! Җәен ул иртәнге 5тә, кышын 7нче яртыда була икән.

«Ленин» колхозының сыерлар торагына түфли белән керергә була! Сөт эшкәртә торган урында исә рәхәтләнеп кунак җыярга, чәй эчәргә мөмкин. Сыерларның һәрберсенең үз урыны. Аларның баш очында махсус такта. Анда сөтлебикәнең кушаматы, нәселе, контроль савым вакытында никадәр сөт биргәне язылып бара.





«Ленин»да мең баш савым сыеры бар. Җәмгысе 3200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

– Инде берничә ел рәттән кышын җәй айларына караганда, сөт күбрәк җитештерелә, – ди рәис. Май-июнь айларында, әйтик, 40 % сөт савылса, бүген ул 60%ны тәшкил итә. Кышын сөт бәясе арта бит. Моны аңлы рәвештә эшлибез. Таналарны ясалма каплаткач, алар, гадәттә, ноябрь аенда бозаулый башлый. Ел әйләнәсе бертөрле ашатабыз. Маллар көтүгә чыкмый. Бүген сөтнең литрын 30 сумнан сатабыз (НДСсыз). Былтырга караганда, биш сумга кыйммәтрәк. Бу – безнең өчен бик зур аерма. Киләчәктә төзелешләр алып бару, техниканы яңарту өчен дә өстәмә бер мөмкинлек. Минем бер хыялым бар иде: солярка бәясе белән сөт бәясе тигезләшсә, колхоз  яши ала дип уйлый идем. Аллага шөкер, тигезләшергә күп калмады инде. Бүген безгә кергән табышның 65%ы сөтчелек тармагыннан.



Фермада 38 савымчы сменалап хезмәт куя. Бу исә гаиләле кеше өчен менә дигән. Ярты көн эчендә барасы җиргә барырга, планлаган эшләреңне башкарырга да була.

ГАЗ КЕРГӘН, БӘДРӘФЛЕ ДУШЛЫ ГАРАЖ
  
Быел колхозда төзелеш эшләренә 40 млн сум акча тотылган. Чама белән, ел саен шул кадәр ук сумма. Нульдән башлап төзү генә түгел, реконструкция эшләре дә кергән монда. Мәсәлән, быел 3 сенаж траншеясы, бер сыерлар торагы ремонтланган. Комбикорм цехы сафка баскан. Аның эчендә барлык кирәкле җиһазлар бар.  Машина-трактор остаханәсендә исә күләмле яңарту эшләре башкарылган. Мастерскойның әйләнә-тирәсенә бетон түшәү өчен – 8, ындыр табагына исә 5 млн сум акча тотылган. Гаҗәп бит! Моны колхоз кемнәндер акча теләнеп тә, бурычка бата-чума да түгел, үз көче белән эшли. 





- Бер гектар сөрү җиренә 2,2 ат көче техника берәмлеге туры килә, – ди Илгиз әфәнде. – Колхоз милке булып бүген 10 комбайн (6сы – чит илнеке), терлек азыгы әзерли торган ике «Ягуар», ике «МакДон», «ике Нью-Холланд – 420» чәчү комплексы бар. Моннан тыш, өч экскаватор, кран, ике «погрузчик», ун «КамАЗ»ны әйтеп үтәргә кирәктер. «Ленин»ның машина-трактор паркы гаять бай – барысы 100дән артык техника исәптә. Аларның барысы да төзек һәм хуҗасы бар. Чәчү-урак өстендә техникага да, эшче кулга да кытлык юк, барысына да колхозчылар өлгерә.

Ремонт остаханәсе ис китәрлек! Бинага газ кергән, гараж эчендә 15-16, ә тимер эшкәртү, сүтү-җыю цехында, электрик бүлмәсендә исә 18 градуска кадәр җылы. Кайберәүләрнең өендә дә бумаган галәмәт: душ һәм бәдрәф бүлмәләре дә бар монда. Кул юу өчен раковиналар да, кием шкафлары да тезелеп киткән. Гараж түгел, җәннәт!

Баш инженер Таһир Садриев та механизаторларга тудырылган уңайлыкларны мактап туя алмый. Колхозчы салкын гаражга килми. Шуның өстенә хезмәт хакы ягыннан да кыерсытмыйлар, җырлый-җырлый эшләрлек.



Колхозчыларны «Терлекчеләр йорты»нда ашаталар. Юк-юк, ашханә генә түгел бу, ә ял комплексы. Биредә рәхәтләнеп телевизор карарга, хәтта махсус җайланма ярдәмендә аякларга массаж ясарга да була. Ә ашау хакы шалкан бәясенә дә тормый: хисапчылар аны бер сумнан басып кала. Бу, үзләре әйтүенчә, исәп-хисап югалмасын өчен генә кирәк икән.

– Әтнә – терлекчелек тармагы ягыннан шактый алга киткән район, –  дип дәвам итә Илгиз Хәйруллин. – Узган ел көн саен 25 тонна сөт саттык. Быел исә көнлек савымны 30 тоннага җиткерергә уйлыйбыз. Күмәк хуҗалык булып яшәүнең шул ягы бар. Колхоз ул минеке генә түгел. Без бөтенебез туып үскән авылыбыз, теш чыкканнан бирле шушында кайнашкан колхоз өчен тир түгәбез. Авылдашлар да «безнең колхоз» дип сөйли. Бу – безнең  өчен зур казаныш.
  
1769 ЕЛГЫ МӘЧЕТ БАР МОНДА
  
Авыл халкына тудырылган шартларны санап бетермәслек. Терлек асраучыга, күләме эшләгән көненә карап, килосы 50 тиеннән ашлык бирәләр. Салам, печәнне дә шартлы бәядән. Биредә эшләп, пенсиягә чыккан кичәге колхозчыларны да кыерсытмыйлар: бәйрәмнәрдә бүләк өләшү, мал тотучыларга азыклата ярдәм итү дә гадәти хәл биредә.
   
Бәла-казага дучар булган гаиләләргә дә ярдәм кулы сузу дигән төшенчә бетмәгән әле.  Кайгы күргән авылдашына халык үз хезмәт хакыннан берникадәр өлешен бүлеп калдыра, хуҗалык исә йортны түбә астына керткәнче ярдәм кулы суза. Ни дисәң дә, колхоз колхоз шул.







Түбән Бәрәскә – Татарстанда һәр урамына асфальт түшәлгән бердәнбер авыл дип ишеткәнем бар. Авылда көн күрү өсен барысы да бар: бурта мәктәп, балалар бакчасы, манарасы күккә ашкан мәчетне дә бер дигән итеп салганнар. Һәм шуларның барысын да бер йодрыгына туплап, халыкның улышын тоеп яшәүче хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин бар. «Авыл халкының саулыгын, иминлеген тәэмин итеп, кулыннан килгәннең барысын да эшләргә әзер торучы  таянычыбыз ул безнең» диләр авылдашлары.   Сүз уңаеннан, авылда 1769 елда төзелгән мәчет бинасы да исән. Аны Екатерина II  карары белән шушы авыл меценаты Ибраһим Борнаев салдырган була. Авыл халкы һәм хуҗалык җитәкчесенең зур теләге   аны үз асылына кайтару. Моннан тыш, 80 баш умартасы да бар колхозның. Һәр гаиләгә балдан өлеш чыгарыла.

«Ленин» колхозы өстенә шул ук кояш карый, яңгыр да бер төрле ява. Корылыкны да республика белән бергә күтәрә ул. Әмма моңа карап кына хезмәт дәрте сүнми, эшкә кул селтәнми. Хәер, монда теләк-максатлар кыя таштай ныклы шул. Илгиз Хәйруллин кебек җитәкче булганда исә эшлисе дә, яшисе дә килә.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 18.01.2017
Интертат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments