• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Апрель Сания Әхмәтҗанова
  • 20 Апрель Фәиз Камал
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • Апас районында йорт сатам. 89061108949
  • Сдаётся 1комнатная квартира на длительный срок на улице Адоратского, г.Казань. 10 тыс+ку 89625483773
  • Татар телендә оригиналь фәнни эшләр, диплом, курс эшләре. 8-917-885-45-12
  • Казанда бакча участогы сатыла. Җәйге өе, мунчасы, базы бар. Участок сетка бн әйләндереп алынган. Калганы телефон аша. 89503242217
  • Яр Чаллыда бер булмәле фатир сатыла 89600749356
  • Казанда яңа бик матур сандык сатыла. т.89872219128
  • Диплом эшләре язам. 89179171857
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында 18 кв.м. бүлмә сатыла яки арендага биреп торам. Тел. 89003243810
  • Актаныш. Ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Апас районы Каратун снанциясендә бер булмәле фатир сатыла. Бәясе 550 мең. Балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр якында гына. Балконы да, су кергән, чыккан. Белешмә өчен телефон 89274264525

 

 

 

 
Архив
 

               

12.01.2017 Матбугат

Татар балалар телеканалына “Братуля”, “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебек исемнәр тәкъдим ителгән

Яңа ачылачак балалар телеканалы исеменә узган конкурска тамашачылардан 200 дән артык атама юлланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Татарстан — Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры урынбасары — ТВ баш мөхәррире Данил Гыйниятов хәбәр итте.

“Без декабрь азагында яңа телеканалга исем табу өчен конкурс игълан иттек. Ул 9 гыйнварга кадәр дәвам итте. Безгә килеп ирешкән 200 дән артык исемнән 12 сен сайлап алып, бүген тавыш бирергә телеканал сайтына куйдык. Тавыш бирү 15 гыйнварга кадәр барачак”, - диде Д.Гыйниятов.

Баш мөхәррир билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән 200 исем арасында шаккатмалылары да бар. Мисал өчен, алар арасында “Братуля” яки “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебек атамаларны күрергә була.

Данил Гыйниятов сүзләренчә, әлегә телеканалның концепциясе булдырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар телеканалы бары интернетта һәм татарча гына эшләячәк.

Телеканал ачу җиңел эш түгел. Аудиториягә тәкъдим итәрлек материал “ТНВ”да бармы дигән сорауга әңгәмәдәшебез: “Материалларның күбесен, аеруча әкиятләрне, мультфильмнарны сатып алып, тәрҗемә итәргә туры киләчәк. Шулар арасында үзебез чыгарган программалар да булачак. Канал акрынлап үзебез җитештергән продукция белән тулыланачак. Канал эшли генә башлаганда аны берничек тә 100 процент үз тапшыруларың белән генә тутырып булмый. Беренчедән, бездә балалар өчен эшләүче студияләр аз. Мультфильмнар турында әйтеп тә тормыйм, чөнки балалар “Дисней” тарафыннан чыгарылган югары сыйфатлы мультфильмнар карарга күнеккән. Безнең максат — ул мультфильмнарны балаларга татар телендә җиткерү”, -дип җавап бирде.

Яңа ачылачак телеканалда “Яшь ТНВ” каналында бара торган кайбер тапшыруларның форматларына нигезләнгән тапшырулар эшләнеләчәк. Алар арасында “Җырлы-моңлы балачак”, гаиләләр белән катнашу мөмкинлеге биргән “Күңелле стартлар”, “Кичке әкият” һ.б. тапшырулар бар. Яшь тамашачылар каршында яңа алып баручылар да чыгыш ясар дип көтелә.

Балалар каналы интернет киңлекләренә тулы көченә концепция расланганнан соң  эшли башлаячак. Интернет киңлекләрендә аны техник яктан 120 көннән күрергә мөмкин булачак.  Тапшырулар җитештерү  исә 270 көн үткәч гамәлгә ашырыла башлар дип планлаштырыла.

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 11.01.2017
Татар-информ печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments