• 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 25.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 20.12 Татарстанның халык артисты Зөhрә Шәрифуллинаның юбилей концерты. Филармония.
Туган көннәр
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • 29 Гыйнвар Илья Славутский
  • Агач белән мин эшлим, но мин Актанышта 89375969171
  • Агачтан өй җиһазы эшләүче эзлим. Өстәл, урындык, эскэмия ясый белүче кирәк. Казан.
  • Арчада 12 сутый җир сатам. Документлар әзер. 89370045793
  • Казанда (Мирный, Петровский) Частный дом престарелыхта эшләргә сиделкалар кирәк. 12-20000 сум. тел.8927-243-3111
  • Казань. Изготавливаю на заказ татарские национальные сладости Талкыш-Калеве. Бесплатная доставка от 1000 р. 89196438833 Гульназ
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия
  • Мамадышта җир сатыла. 89872753784
  • 2010 елгы Газель бизнес сатыла, 85000км йөргән, ГБО документлаштырылган, тимердән бортлар, ТОлар вакытында үтелгән. 305000 сум, Кайбыч 89063818789
  • Сдаю комнату. 5000 р. 89173959753
  • Саба районы Шәмәрдән авылында ике бүлмәле фатир сатыла. Газавиклар урамы, 1 йорт. Бәясе килешү буенча. 89276762290

 

 

 
 
Архив
 

08.01.2017 Мәдәният

«Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем» җырлары авторы композитор Ринат Гобәйдуллин вафат

Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор, «Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем», «Адашкан мәхәббәт», «Мин синең ярты җаның», «Оялмале, яле!», «Чаллы сиреньнәре» кебек популяр җырлар авторы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат.

200дән артык җыр авторы Ринат Шәрип улы Чаллыда яшәп иҗат итә иде. Аңа нибары 65 яшь иде. Кызганыч, аның үлеме турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Машинада барганда туктап калырга өлгергән, йөрәге тоткан, дип хәбәр итте "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Чаллыдан Резидә Ганиева.

Ринат Гобәйдуллинның туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Иннә ли-лләһи үә иннә иләйһи раҗигун.

Композиторны соңгы юлга озату 9 гыйнвар көнне иртәнге тугызда Чаллының Энергетиклар мәдәният йортында булачак. 

2016 елның май аенда Тукай районының "Якты юл" газетасында чыккан Ринат Гобәйдуллин белән интервью укырга тәrъдим итәбез:

«Иң матур җырым әле язылмаган», – ди Ринат Гобәйдуллин

Ходай талант дигән илаһи хәзинәне мыскаллап, бик сакланып кына бирә: кемгәдер мул, кемгәдер чеметем генә. 200дән артык җыр, дистәләп спектакльгә көйләр язган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин бу җәһәттән күкләргә дәгъва белдерә алмый. Киң колачлы сәнгатьпәрвәр популяр көйләр авторы гына түгел, күпме яшь җырчыларны әзерләп, сәхнәгә күтәргән остаз да ул.
 
Иҗатка яскынып торган җырчы, баянчы Ринат 1976 елда матур хыяллар белән, кем әйтмешли, яшьләр җыелган җиргә – даны еракларга таралган КамАЗ төзелешенә килә. Чөнки бу төбәк ул елларда бик күп иҗат әһелләрен – язучыларны, җырчыларны, композиторларны, гомумән, иҗатка сусаган яшьләрне магниттай үзенә тарта.
 
Ринат Гобәйдуллин музыкаль-педагогия училищесын тәмамлаган белгеч буларак, 18нче шәһәр мәктәбенә музыка укытучысы булып урнаша. Һөнәр сайлаганда ук аның нияте балаларда музыкаль зәвык, милләтебезнең җыр сәнгатенә хөрмәтле караш тәрбияләү, талантларны сабый чактан ук ачу, үстерү һәм, шулай итеп, милли мәдәниятебезгә үзеннән лаеклы өлеш кертү була. Әмма, күп тә үтми, аның тирәсенә җырга сусаган яшьләр – төрле төбәкләрдән КамАЗ төзелешенә килгән егетләр-кызлар туплана башлый. Шулай итеп, 29лап яшь җырчыны берләштергән «Сердәш» вокаль ансамбле барлыкка килә. Төзелеш гөрләгән шанлы еллар. Кеше эш белән генә яшимени, күңелгә җыр, милли моң кирәк. Күп тә үтми ансамбль концертлар белән чыгыш ясый башлый һәм бик тиз пропулярлашып та китә.
 
Ринат Шәрипович торгынлыкны яратмый, концерт номерларын яңартып кына торалар, ә сәхнә дигәндә талымсыз алар. КамАЗ яшьләренең тулай торакларындагы «кызыл почмак»ларында, төзелеш мәйданнарында, яшьләр «пятачок»ларында (нигәдер, татар яшьләре җыела торган кичке уен мәйданнарын шулай дип атыйлар) аларны көтеп алалар. Ансамбльчеләр махсус бригада оештырып, районыбызның кыр станнарында да концертлар биреп, игенчеләрнең күңелләрен күтәреп кайталар. «Елына 400-600гә кадәр концерт куя торган идек», – дип искә ала Ринат абый ул елларны. Әле шуның өстенә татар-башкортның иҗат көчләрен якынайту буенча «Дуслык күпере» фестивален үткәрүне, 20 ел буе «Татар җыры» конкурсын уздыруны башлап йөрүче дә Ринат Шәрипович була.
 
– Ринат абый, Сез менә дигән музыка укытучысы, оста оештыручы, ни өчен көйләр яза башладыгыз? – дип сораганым булды аннан. Минем дә остазым бит ул, сәләтен, талантын яхшы беләм. Ә ул миңа:
 
– Чыннан да, ниятем балаларга музыкаль белем бирү, милли музыка дөньясына лаеклы алмаш үстерү иде. Күрәм, матур тавышлы, талантлы җырчылар күп, республика авылларыннан талантлы яшьләр килде бит, ә җыр сайлый башласаң, репертуар ярлы. Аннары булган җырларда да кайнап торган яшьлек шәһәренең йөрәк тибеше чагылмый, яңалык, дәртле, ярсу хисләр кирәк. Көй язып карарга булдым, – диде.
 
Һәм беренче көе сәхнәдә яңгырауга, җырны тамашачыларның дәррәү алкышларга күмүен күрүгә аңлый: көй язу аның стихиясе, күңел талпынышы икән бит. Сәхнәгә яшь композитор Ринат Гобәйдуллин көйләре юл яра. Халык сүзләренә язылган «Бир кулыңны гүзәлем», «Күңелеңә авыр алма» (Ә. Гадел сүзләре), «Түзик, без бит кешеләр» (Ф. Шәфигуллин), «Күчмә кошлар» (Н. Абдуллина) һәм башка бик күп җырлары төрле сәхнәләрдә яңгырый. Кайда гына булмасын, җырлары яратып кабул ителә, киң тарала.
 
Ринат Шәрипович иҗатының тагын бер ягына игътибар итәм мин: ул беркайчан да кабатламый, ашыгып көй язмый. Әйтик, аның туган җир, туган авыл турында уннан артык көен беләм мин, аның берсе дә икенчесенә охшамаган. Ул шагыйрь әйтәсе килгән хис-кичерешләрне яңа музыкаль калыпка сала, яңача яңгырата. Бу композиторның таланты турында сөйли, шуңа күрә күп шагыйрьләр аның белән иҗатташлык итә дә.
 
Ринат Гобәйдуллин Әлмәт, Минзәлә театрлары куйган унлап спектакльгә, «Аңга килү» фильмына көйләр язды. Алар якты милли аһәңле, алардагы хисләр кайнарлыгы, ярсулыгы, сафлыгы һәм драматизмы тыңлаучыларга яшәү дәрте, көрәш рухы өсти.
 
Язмамда кабат «Сердәш» вокаль ансамбленә кайтасым килә, студент елларымда үзем дә шул коллективның иҗат казанында кайнадым, аны эчтән беләм диясем килә. Тавышы, моңы, җырга хирыс булып та, сәхнә күрмәгән күпме яшьләр җыелды бирегә. Ринат абый сабыр гына, каударланмыйча-кимсетмичә җыр дөньясының серенә төшендерүгә, сәхнә осталыгына өйрәтүгә күпме көч куя иде. Тырышлыгы бушка китмәде – аның шәкертләре бүген төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый. Ансамбльгә беренче көннәреннән үк йөргән Габидулла Хөрмәтуллин, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев зур сәхнәләрдә, телевизион тапшыруларда чыгыш ясыйлар, Татарстанның атказанган артистлары дигән исемнәр алдылар. Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновлар инде үзләре сольный концертлар бирәләр. Менә боларны бал кортыдай эшчән, туктаусыз эзләнүчән, дустанә аралашучан Ринат абый Гобәйдуллинның иҗат җимешләре дими, ни дисең. Әле хәзер дә аның элекке шәкертләре киңәш сорап Ринат абый янына килә, чөнки көй сайлаганда ул аларның тавыш мөмкинлекләрен белә.
 
Танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тагын бик күп шәрәфле бүләкләр иясе Ринат Шәриповичка шушы көннәрдә 65 яшь тула. Шөкер, остаз әле егетләр кебек, матур иҗат планнары белән яши. «Иң матур җырым әле язылмаган», – дип яскынып иҗат итә.
 
Ринат Гобәйдуллиның бөтен җырлары тупланып чыккан «Чаллы сиреньнәре» күп җырчыларның куен кесәсендә йөри. Димәк, кешеләргә кирәк аның җырлары.
 
P. S. Остаз быел да 16 майда – үзенең туган көнендә «Энергетик» мәдәният сараенда шәкертләре катнашында зур концерт үткәрә. Ул инде күркәм гадәткә әйләнеп китте. Ринат Шәрип улына ихлас күңелдән исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар теләп калабыз! Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!
 
 
Инзилә Әхмәтгәрәева,
Татарстан Республикасының атказанган матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.01.2017
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV