• 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 25.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 20.12 Татарстанның халык артисты Зөhрә Шәрифуллинаның юбилей концерты. Филармония.
Туган көннәр
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • 29 Гыйнвар Илья Славутский
  • 29 Гыйнвар Илдус Фәиз
  • Актаныш. Сдаю комнату. 89625646471
  • Philips маркалы зур телевизор сатам. Бәясе 5000 сум. Шалтыратыгыз 89600509620
  • Т25 тракторына самосвал арба сатыла. Арча тел-89600386415.
  • Киров районының (Волжская Гавань) 128 балалар бакчасына пешекче, шәфкать туташы кирәк. Белешмәләр өчен тел 89053776172
  • Агач белән мин эшлим, но мин Актанышта 89375969171
  • Агачтан өй җиһазы эшләүче эзлим. Өстәл, урындык, эскэмия ясый белүче кирәк. Казан.
  • Арчада 12 сутый җир сатам. Документлар әзер. 89370045793
  • Казанда (Мирный, Петровский) Частный дом престарелыхта эшләргә сиделкалар кирәк. 12-20000 сум. тел.8927-243-3111
  • Казань. Изготавливаю на заказ татарские национальные сладости Талкыш-Калеве. Бесплатная доставка от 1000 р. 89196438833 Гульназ
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия

 

 

 
 
Архив
 

06.01.2017 Авто

ЮХИДИ: югалту-табышлар, яңалык-үзгәрешләр

2016 елда ике дистә елга якын ЮХИДИ башлыгы булып торган Рифкать Миңнеханов кәнәфиен бушатты. 60 яше тулып, пенсиягә чыгар вакыты җитүгә карамастан, Миңнехановсыз ЮХИДИга шикләнеп каручылар булмады түгел.

– Команда бар, ул ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, – диде Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатканда.

Рифкать әфәнде 8 ноябрьгә кадәр чираттагы ялда дип саналды. Шуннан соң инде лаеклы ялга китте.

МИҢНЕХАНОВСЫЗ ЮХИДИ

Үз вазифасында соңгы тапкыр журналистлар белән очрашканда Рифкать Миңнеханов:

– Минем урынга киләсе җитәкчене эчке эшләр министры билгели. Әлегә бу вазифаларны вакытлыча Ленар Габдрахманов башкарачак. Җитәкче булып ул калырмы, башка кешене куярлармы – билгесез. Сау булыгыз димим, киләсе очрашуларга кадәр, – диде. Юраган юш килә, диләр. 10 октябрь көнне Ленар Габдрахманов республиканың баш инспекторы итеп билгеләнде. Ул хезмәт юлын взвод командиры булып башлый. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте аерым батальонының административ законнар үтәлеше бүлеге башлыгы булып эшли. Җитәкче дәрәҗәсенә ирешкәнче юл-патруль хезмәте һәм Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе хокук саклау органнары белән элемтә бүлеген җитәкләде.

Миңнехановның «Сау булыгыз димим, киләсе очрашуларга кадәр» дигән сүзләре дә фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килде. 23 ноябрьдән Рифкать Миңнеханов «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге оешмага «Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе» ДКУ да кергән. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе 2012 елда ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә оешкан.

ЮХИДИГӘ - 80 ЕЛ

Узган ел ЮХИДИ идарәсе үзенең юбилеен билгеләп үтте. Әлеге оешманың барлыкка килүенә – 80 ел.

«Автоинспекция» сүзе исә 1919 елда, Халык Комиссарлары Советы тарафыннан «Мәскәү һәм аның тирәлекләре буенча автомобиль хәрәкәте» Декретында юл йөрү кагыйдәләрен саклауны контрольдә тотучы махсус оешма булдыру турында карар кабул ителгәч кулланыла башлый. 1936 елның 3 июле Дәүләт автоинспекциясенең туган көне дип исәпләнә.

 

ЮХИДИ тарихы музее фонды материалларыннан күренгәнчә, 1917 елда Казанда барлыгы 11 автомобиль теркәлгән булган. 1918 елда инде аларның саны 118гә җитә. Машиналар күбәю белән юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә еш кына үзләрен юлда ничек тотарга белми. 1911 елда «Автомобиль и воздухоплавание» журналында бер кызыклы гына юл-транспорт очрагы турында язма сакланган: авыл старостасы Мәскәү автомобиль йөртүчеләр клубы әгъзасының юлда тавыгын таптатуына ризасызлык белдереп, судта барлык чыгымнарны 146 сумга бәяли. Ул тавыкның елга ничә йомырка салачагын, үз гомерендә әле ничә тапкыр хуҗасына чебиләр бүләк итәчәген дә исәпләп чыгара. Суд карары турында, кызганыч, берни дә язылмаган. Шул рәвешчә, юлда килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар белән көрәш башлана: юл кагыйдәләре, билгеләр уйлап табыла. Ә инде юл кагыйдәләрен бозучыларны, билгеле, җаваплылыкка тарталар.

«ПРАВА» АЛУ КАТЛАУЛАНДЫ

1 сентябрьдән автомәктәп укучыларына «права»га имтихан тапшыру тәртибе үзгәрде. Теоретик өлештә элек ике хата китсә дә, сынау уңышлы тапшырылган дип санала иде. Хәзер исә җибәрелгән һәр хата өчен өстәмә биш сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Практик өлештә дә үзгәрешләр бар. Элек өч күнегү күрсәтергә кирәк булса, хәзер бишне эшли белергә тиешсең.

- Имтиханның теоретик өлешендә элек тә, хәзер дә – 20 сорау, – ди ТР ЮХИДИ идарәсенең имтихан кабул итү бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Сираҗиев. – Вакыты да шул ук – 20 минут. Элек ике хата җибәрү рөхсәт ителә иде. Өч хата ясасаң, имтиханны бирмәгән саналасың. Бүген дә ике хата җибәрергә ярый. Әмма алар төрле тематик блокта булырга тиеш. 20 сорау 4 тематик бүлектән тора. Мәсәлән, бер тематик төркемдә ике хата җибәргән укучы имтиханны бирми. Аңа кабат килүдән башка чара юк. Әгәр имтихан тапшыручы төрле бүлек сорауларына җавап биргәндә ике хата ясаса, аңа һәр ике бүлектән бишәр өстәмә сорау бирелә.

Махсус мәйданчыкта практик өлешне тапшырганда да үзгәрешләр бар. Анда шулай ук күнегүләр өстәлгән. Элек вакыт ягыннан чикләүләр юк иде. Хәзер исә һәр күнегүне ике минут эчендә эшләп бетерергә кирәк. Автомәктәп укучысы алдан өч күнегү эшли белергә тиеш булса, хәзер алар - бишәү. Практик өлешкә 10 минут вакыт бирелә. Дөрес, бер күнегүдән икенчесенә күчү вакыты саналмый. Әмма имтихан тапшыручы әмер бирелгәннән соң 30 секунд эчендә эшкә керешмәсә, автомат рәвештә сынауны бирмәгән булып чыга.

 

Өстәмә күнегүләр буларак чикләнгән пространствода хәрәкәт итү һәм «разворот» ясау кертелгән. Бу өлештә укучы «змейка», 90 градуска борылу һәм чикләнгән аралыкта «разворот» ясый белергә тиеш. Элеккеге таләпләрдән аермалы буларак, хәзер параллель парковкага керү генә түгел, аннан чыгу да исәпкә алына.

«ПРАВА» АЛЫШТЫРГАНДА МЕДИЦИНА БЕЛЕШМӘСЕ КИРӘКМИ

16 февральдән «права» алмаштыруга кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керә. Аның буенча таныклыкны алмаштырганда, медицина белешмәсе таләп ителми. Тик бу яңалык берничә шарт булганда гына гамәлдә. Мисал өчен, машина йөртү таныклыгын югалтканда, ул тузган очракта яки әлеге документка зыян килгәндә, «права»ны алмаштырган вакытта медицина белешмәсе таләп ителми. Бу кагыйдә шулай ук шәхси мәгълүматларны үзгәртүчеләргә (кияүгә чыгып, фамилия алмаштырганда) дә кагыла. Әмма «права»ны алыштыру һәм аның гамәлдә булу вакытын озайту икесе-ике әйбер булып кала. Чөнки машина йөртү таныклыгын алганнан соң 10 ел узгач, аны яңасына алмаштырганда, медицина комиссиясен үтү дә, Дәүләт автоинспекциясенә белешмәне күрсәтү дә мәҗбүри. Белешмәләрне шулай ук беренче тапкыр «права»га имтихан биргәндә дә таләп итәчәкләр. Исерек килеш рульгә утырып, таныклыктан мәхрүм ителгәч, яңа «права» алганда да медкомиссия узарга кирәк.

Татарстанда 11 ай эчендә 4568 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның 577се – җәяүлеләр катнашында. Һәлакәтләрдә 404 кеше үлгән. 5606сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.01.2017
Интертат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV