поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.12.2016 Икътисад

«Татфондбанк»: боз урыныннан кузгалды

Кәбисә елы үзенекен итте. Ел тәмамлана гына дигәндә, финанс оешмалары да тотрыклылыгын югалта башлады. «Татфондбанк»тагы вәзгыять күпләрне пошаманган салды.
- Бу вәзгыять - Россия икътисадына булган һөҗүмнең кайтавазы. Монда безнең гаеп юк. Икътисадта зур булмаса да, үсеш күзәтелә, – ди Татарстан икътисад министры Артем Здунов.

КОМПЕНСАЦИЯНЕ КАЙТАРЫРГА МӨМКИН

Исегезгә төшерәбез: 26 декабрьдән башлап берничә банк «Татфондбанк» клиентларына компенсация түли башлады. Компенсацияне кайтару өчен «Татфондбанк»ка акча салган кешегә паспортын алып килү һәм ачаны кайтару өчен махсус гариза тутырырга кирәк. Гражданнарның бөтен кертемнәренең барысы да (ашыгыч кертемнәр, сорап алганга кадәр салынган акча, валюта кертемнәре, хезмәт хакы, пенсия яки стипендия алу өчен банк карталары буенча агымдагы  счетлар, шәхси эшмәкәрләр счетларындагы акчалар) 1 миллион 400 мең сумга кадәр иминиятләштерелгән.

«Ак барс» банкы бүлекчәләрендә фамилияләре «К» һәм «Л» хәрефләренә башланган акча салучыларга иминият компенсацияләре түләнә. Шунысын да искәртергә кирәк: бу яңалык Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Самара, Сарытау, Екатеринбург, Ижау, Ярославль шәһәрләрендәге акча салучыларга кагыла.

Фамилияләре «А» – «Й» хәрефләренә башланган кешеләр компенсацияләрен – «Саклык банкын»да, «М» хәрефенә башланганнар – «Россельхозбанк», «Н» – «С»га башланганнар – «ВТБ 24»тә, «Т» – «Я»га башланганнар «Открытие» банкында алырга мөмкин.
 
Шунысын да искәртик: 27 декабрь мәгълүматларына караганда, «Татфондбанк»та акчаларын саклаган 43,8 мең кеше башка банклар аша иминият түләүләрен ала алган. Аларның гомуми күләме 18,8 миллиард сум тәшкил итә. Искәртеп узыйк: бу – барлык иминият түләүләренең 35 проценты гына.

ЭШМӘКӘРЛӘРГӘ ЯРДӘМ: МИКРОЗАЙМ АЛЫП БУЛА

Татарстан Президенты күрсәтмәсе белән «Татфондбанк» клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан, «Татарстан эшмәкәрләренә булышлык күрсәтү фонды»на 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Махсус программа буенча микрозайм алу буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, фондның эш графигы да үзгәргән. Микрозаймны яки консультанция алу өчен, «Татфондбанк» клиентлары 7.00 – 23.00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан, Мәскәү урамы, 55. Кайнар линия телефоны: (843) 524-90-90.

- 27-28 декабрьдә 1 миллион сумга өч микрозайм алдылар. Шул ук вакытта 300гә якын мөрәҗәгать булды. Шунысы да бар: микрозайм алу өчен банкка килерпгә кирәкми. Тиешле гаризаны һәм башка документларны info@fpprt.ru адресына да җибәрергә мөмкин, – ди «Татарстан эшмәкәрләренә булышлык күрсәтү фонды» генераль директоры Андрей Афонин.

Хәзерге вакытта шулай ук рефинанслау мәсьәләсен дә кузгаталар. Эшмәкәрләр гадиләштерелгән тәртиптә үзләренең түләүләрен кайтара ала. Яңа ел каникуллары вакытында да документларны рәсмиләштерү, консультация алу һ.б. сораулар буенча мөрәҗәгать итеп булачак.

Әлбәттә, физик һәм юридик затларның мәсьәләләре хәл ителә башласа да, әле сораулар кала бирә. Шул уңайдан, республикабызда махсус комиссия эшли. Анда «Татфондбанк» буенча гына түгел, шушындый ук хәлгә юлыккан башка банклар буенча дә ярдәм кулы сузарга әзерләр.

Татарстан җитәкчелеге санация уздыру ягында. Моны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, икътисад министры Артем Здунов та ассызыклый. Әлбәттә, санатор-банкның федераль дәрәҗәдәге эре банк булырга тиешлеге көн кебек ачык.

Физик һәм юридик затлар буенча боз урыныннан кузгалса, «Татфондбанк»ка акча салган коммерцияле булмаган оешмалар буенча сораулар әле һаман да кала бирә.
 
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

- Без үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез, бу – безнең өчен зур сынау. Авыр хәлдә калган һәр кешене аңларга була. Яңа ел алдыннан шундый күңелсезлек килеп чыгуына үкенәбез. Без санация өчен мөмкинлекләр эзләячәкбез. Күңелсез яңалык, әмма буласы булды инде.
Артем Здунов, Татарстан икътисад министры:

– «Татфондбанк»ка акча салган кешеләргә хәзерге вакытта иминиятләштерү түләүләрен алырга кирәк. Моны тыныч кына эшләү зарур, республикада акча җитәрлек. Гыйнварның беренче көннәренә чиратка язылып, акча алырга тиешле кешеләргә инде бүген үк түләүләрне алырга чакыралар. «Татфондбанк»ка акча салган эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать итәсем килә: бүген сезгә тәкъдим ителгән алымнарны кулланыгыз. Бернинди арадашчылар да эзләмәгез. Кемгәдер нәрсәдер эшләгәне өчен түләргә кирәкми! Без барыбыз да элемтә өчен ачык, ярдәм кулы сузарга әзербез.

Андрей Афонин, «Татарстан эшмәкәрләренә булышлык күрсәтү фонды» генераль директоры:

- Кешеләр төрле булган кебек, эшмәкәрләр дә төрле.  Мисал өчен, бер эшкуарның 2012 елдан бирле 16 суд карары булган. Һәм шушы ук эшмәкәр зыян күргән клиентлар кебек үк 3 миллион сумга микрозайм алырга җыена. Хәтта мондый вакытта да контроль булырга тиеш. Ә гадел эш иткән эшмәкәрләргә микрозайм алудан куркырга кирәкми.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 29.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»