|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2016 Мәдәният
"Тапшырылмаган хатлар" фильмы буенча беренче кайтавазларГадел Кутуй әсәре буенча төшерелгән кино буенча "Матбугат.ру"да һәм социаль челтәрләрдә язылган беренче кайтавазларны барладык. Хозурыгызга тәкъдим итәбез. "Тапшырылмаган хатлар" киносы дәвам итә. Ә сез карыйсызмы? Фикерләрегезне көтәбез. akhmetzyanovrushan74 Ошады - эчтәлекле фильм, андый кинолар ешрак булса иде, Рәхмәт saliha.gaiazova65 Китабын укысаң, бик купкә кызыклырак, ә болай бик ошады, матур уйныйлар, рәхмәт артистларга safarova_adelia Бик сыйфатлы төшерелгән. zilazakirova66 Фильм яхшы тешерелгән, БИК ошады. Безнең авылда төшерелгән - Зур Кавал авылында x_ray_technician_27.03 В то время вроде сотовых телефонов не было! daima_myhtarovna Фильмны карадык, ошады. Лэкин ахырдан чыккан язулар, рольлэрдэ уйнаучылар турындагы язмалар бик вак шрифт белэн язылган, укып булмый, всплывчатый инде доресрэге. Сагит Залалетдинов Кызганычка каршы , мин көткән фильм түгел..Ышанычымны акламады. Бәлки хәзерге чорга яраклаштырмыйча, киресенчә тарихи чорны чагылдырып ясарга кирәк булгандыр.. Фильмның күпчелек тамашачылары бит урта һәм олы буын вәкилләре.. Гортензия Халли Мәжит Гафури исемендэге театрның "Тапшырылмаган хатлар" спектакленә җитми инде. Фидан Гафаров башкаруында "Сина килдем, иркәм" җыры гына да ни тора! Мансур Сагдиев Медиклар, әйтегез әле, сезгә "теория вероятностей" укыттылармы? Әллә бу нәрсә Дамаскин фантазиясе генәме? Яңа гына укып чыккан Галия үзен "тәҗрибәле медик" дип атый... Моңа Кутуй ничек карар иде икән? Аның Галиясе бик күп күренекле кешеләр биографияләре белән таныш... Сюмбель Султанова Чын чынлап утырып карамадым. Остэн- остэн генэ....... шунамы, бик ошады дип эйтмэс идем. Алга таба карап карыйк.... Махира Баязитова Әлбәттә моннан 30-40 ел элек куелса башкача кабул итәр идек. Тик хәзерге сабын опералары, хәзерге байлар тормышын экраннан күреп туйгач, фильм төссез һәм суга пешкән тозсыз итсез ашны хәтерләтә. Ә болай әсәр моннан илле-алтмыш ел элекке тормыш турында бара . Өлкәннәр моны аңлар, яшьләр нитчек кабул итәр бит. Коллектив тырышкан. Шуның өчен рәхмәт. Илназ Кадыйров Эшлэрне калдырып, карарга гына утырган идек, унбиш минуттан фильм бетте дэ. Нэфис фильмне кем тэшергэн, артистларны кем бизэгэн, киендергэн, кем уйнаган кебек кечкенэ хэрефлэр белэн язылган мэгьлумат ярты сэгатькэ сузылды. Нигэ аны унбиш минутлык кисэклэргэ булэргэ. Курэсен, тэмле нэрсэ куп булмый, дигэннэрдер. Тамашачынын, нигэ шулай ачуын китерергэ. Белэбез инде, ТНВнын, башка курсэтер тапшыруы юк. Шун,а и сузалар, и сузалар.
--- |
Иң күп укылган
|