поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.11.2009 Язмыш

БАРЛЫК БОРЧУЫМНЫ... КАЗЛАР ОНЫТТЫРДЫ

Матурлык салоныннан, чәчтараштан кайтып кермәгән, шәһәрдәге рәхәт, тәмле тормышка өйрәнгән, кайчандыр үз эше булган “бизнес-бичә” ханым моңарчы күрмәгән-белмәгән авылга кайтып китеп, 150 баш каз асрап ята. Ник? Ничек?

Без кайтканда Зөлфирәнең казлары биләмдә йөри иде. Яшел Үзән районының ул яшәгән Карагуҗа авылына кергәндә безне шул ап-ак, бер төркем каз кыйгаклап каршы алды. Тау-үзәннәр белән ермакланган, тар гына инешле, катнаш урманга терәлеп торган бу авыл җәй көне бигрәк тә матурдыр. Ә без кайткан көнне Карагуҗада беренче кар яуды. Салкын, өйдә генә җылынып утырасы килгән көн иде. Болын кадәр иркен өендә кунакка кайткан нәни оныгы белән уйный-уйный Зөлфирә ничек итеп авылга кайту кыйссасын сөйләде.

 

 – Шулай язгандыр инде: миңа тормыш арбасына җигелеп, юлны гомер буе үземә генә ерып барырга туры килде. Ирдән бәхет булмады. Аны фатирыбызда иптәш хатыным белән “тоттым”. Яшь чак – җүләр чак, хыянәтне кичерә алмыйча, кечкенә улым белән кызымны җитәкләп чыгып киттем. Чаллыда яши идек. Эшләдем, балаларны үстердем, бер бүлмәле фатир алдым. Аннан Казанда уртакул җитәкче бер ир белән танышып, башкалага күченеп килдек. Аның ике бүлмәле фатирында яшәдек. Ул балаларыма югары белем алырга ярдәм итте. Мин үз эшемне ачып җибәрдем. Сату-алу белән шөгыльләндем. Матурлык салоннарында, фитнес клубларда еш була идем. Төрле курортларда, чит илләрдә ял итү бәхете дә тәтеде. Ләкин бу ирем белән дә бер тән, бер җан булып яшәп китә алмадык. Ул башка фатирда яшәде. Безнең янга килгәләп кенә йөри иде. Сәүдәмнең кеременнән чыгымы күбәя башлагач, эшмәкәрлекне ташладым. Кызым кияүгә чыкты, улым бер кыз белән яши башлады. Мин берничә җирдә эшләп алдым. Әле җитәкчеләрнең мәгънәсезлекләре, гаделсезлекләре аркасында, әле килешү нигезендә эш вакыты чыгып, эшсез калдым. Шундый авыр, эшсезлектән тилмергән көннәрдә бу ир дигәнемнең дә яшь кыз белән чуалуы ачыкланды. Яшь бичә без яшәгән фатирны дәгъвалап, миңа янап, мыскыл итеп “смс”лар юллый башлады. Кырыкның теге ягына чыктым, беркая эшкә аласылары килми, кемгә барып киңәш сорарга да юк – бөтен кешенең үз борчуы баштан ашкан, балаларның үз тормышлары, хыянәт ачысы – хәлләр үләрлек иде инде. Ул кичерешләрне үз башына төшкән кеше генә аңлар.

 

Ир дигәнем турыдан-туры әйтеп, мине куып чыгарырга базмады, яшь сөяркәсе аша гына эш йөртте. Кисәтү-янаулар ешайгач, мин үземә торак эзли башладым. Чаллыдагы фатирыма кайтып китәсем килмәде. Казанга бик нык ияләнгән идем. “Нишләргә?” – дип баш ватканда, шушы авылда яшәүче иптәш хатыным биредә бер йорт сатылуын әйтте. Кыш көннәрендә монда кайтып, салам тутырылган капчыкка утырып, тау шуып, балачакны искә төшереп йөргәнем бар иде. Ләкин бирегә яшәргә кайтырмын дип, башыма да китерми идем. Мин бит Минзәлә районында туып үскән кыз. Ә Яшел Үзән безгә бөтенләй кире як. “Авылга кайтып китәр идем!” – дигән уй күңелне гомер буе ымсындырды, бимазалады үзе. Мин Мөһәммәт Мәһдиев иҗатына гашыйк кеше. Шул бөек язучыбыз әйткәндәй, без – авыл балалары, шәһәрдә яшәсәк тә җаныбызның яртысы авылда кала һәм без гомер буе авылны сагынып яшибез. Авыл, җир безне гел үзенә тарта.

 

Шулай итеп, Чаллыдагы фатирымны саттым да, Карагуҗага кайттым да утырдым. Әлеге йортны шушы авылда яшәүче Госман абый белән Рәйсә апа үзләренең улларына дип сигез ел буе төзегәннәр. Госман абый балта остасы. Йорт бик зур, иркен, әле икегә генә бүленгән, йортка терәп мунча салганнар. Ләкин ул әлегә керерлек түгел. Гомумән, эш муеннан әле монда. Шулай да зур мәшәкатьләрне ерып чыктым инде: ут, су, газ, җылылык керттем. Шактый акча чыкты, нервы тузды. Күп нәрсә белдем: төзелеш материаллары күпме торганын, шабашка бәяләрен, дусларның кыйммәтен... “Уф!” – дияр чакларымда Рәйсә апага бара идем, хәер, хәзер дә “чебен тигән саен” дигәндәй, гел шунда мин. Үз кызлары кебек якын күрәләр. Элек бу авылдагы совхоз яшелчәчелек белән шөгыльләнгән. Кырларда, зур-зур теплицаларда нәрсәләр генә үстермәгәннәр. Бик бай, яхшы хәлле совхоз булган. Рәйсә апаларның уллары Ленар да шунда эшләгән. Ул авылда төпләнер инде дип, Госман абый белән Рәйсә апа аңа әлеге йортны сала башлаганнар. Ләкин үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, монда да бөтен нәрсәнең асты өскә килгән, җитәкчеләр алышынган. Ахырда совхоз таралган. Ленар Казанга китәргә мәҗбүр булган. Шулай итеп, улыбызга дип, тырышып, зур көч һәм чыгым тотып салынган йортны сатарга туры килгән. Госман абый белән Рәйсә апа: “Улыбызга насыйп булмады инде, йортыбыз яхшы кешегә эләксә ярар иде ичмасам”, – дип теләгәннәр. Менә дигән биш бала үстергән, авылдагы иң чиста, хөрмәтле гаиләнең ышанычын акларга тырышам инде. Миңа – ялгыз хатынга йортка ут, газ, су, җылылык кертү кебек ирләр эшен башкарып чыгарга бик авыр икәнлеген аңлап, янымнан китмәделәр, гел ярдәм итеп тордылар. Изге күңелле кешеләр, һаман да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Мең рәхмәт аларга, Алла саулыкларын бирсен, тигезлек-татулыкта озак яшәсеннәр. Сиксәнне узса да, Рәйсә апа әле чабып кына йөри, миңа да күңелсезләнергә ирек бирми, мактап үсендерә дә, шелтәләп, әрләп тә ташлый. Казларны алырга да аның белән бардык. “Карповка” каз фабрикасына илле бәбкә алып кайтам дип барган идем, йөз иллене күтәреп чыккач Рәйсә апа: “Кит, җүләр, миңа ышанып алдыңмы аларны, үзең карарсың!” – дип бер “җикеренде”. Ике атналык бәбкәләрне йөз туксан сумнан бирделәр. Бик шатланып алдым. Кайтып, соры йомгакларны ишегалдына җибәрүгә, берсен мәче буып ташлады. Утырып еладым. Берсе полиэтиленга чорналып-чуалып үлде. Фаҗигале үлем-китемнең башы-азагы шул булды. Кечкенә бала караган кебек тәрбияләдем бәбкәләремне, дарулар эчердем, эремчек, ак ипи сатып алып ашаттым. Минем йорт тау башында бит. Бәбкәләрне тау битенә куып чыгарам, шуларны саклап йоклап та китәм, алар өстемнән йөриләр. Көнгә бишәр тапкыр саныйм үзләрен. Әле үсә төшкәч өчесе аягын авырттырды. “Чалдырып кына ат”, – дигәннәр иде. Кызгандым. “Финалгон” мазе белән уып, массажлар ясап, барыбер “кеше иттем” үзләрен. Бәбкәләремне июльдә генә алган идем, ашый-үсә торгач, кешеләр майда ук алган бәбкәләрне куып җиттеләр инде: тазардылар, үстеләр. Инде җитмеш казым гына калды: тереләй сатып алып торалар. Мамыгы, казның эчендәге “деликатеслары” үземә булсын дип, шулай “исән килеш” алуны хуп күрә икән халык. Түшкәсен алам дигән кешегә Госман абый мөселманча итеп суеп бирә. Сатам. Газета укучыларга кирәк булса, рәхим итсеннәр.

 

Авылга кайткач икенче генә түгел, егерме сулышым ачылгандай булды. Мин бик эмоцианаль, нечкә күңелле кеше. Ә шәһәр хисләремне буып, йөрәгемне тышаулап тоткан икән. Хәзер мине белгән кешеләр: “Авылга кайткач син шулкадәр үзгәрдең, элеккеге, эчкерсез-самими вакытыңа кайттың, йомшардың”, – диләр. Шулай бугай шул. Физик үзгәрешне әйт әле тагын! Элек 46 000 сумга билет сатып алып, фитнес клубка йөреп тә ябыга алмаган идем, ә монда йортны җиткезү мәшәкатьләреннән, казлар артыннан куып, берничә айда унике килога ябыктым! Казларны су буена куып төшерәм, аннан җыеп алып кайтам. Аларга ашатырга биш тонна икмәк сатып алдым. Башта: “Бу казларны ничек үстереп бетерермен?” – дип куркып та калган идем. Бер танышым: “Һи, нәрсәсе бар аның, әнә минем туганым 2000 баш каз үстереп ята әле”, – дигәч, кыюланып киттем. Авыл җирендә мал асрарга теләгән эшсез кешеләргә дәүләт, махсус программа нигезендә, 60 меңгә якын акча бирә. Мин дә шул акча артыннан йөрдем. Нәтиҗәдә, казларым мине Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы иттеләр: шулай язылган документым бар. Аны юллап Яшел Үзәннең эш һәм мәшгульлек үзәгенә бер ай чаптым. Тешләк, түзем булсаң, башлык исеме ала аласың икән. Минем элеккеге сәүдә белән бәйле “ЧП”ым ябылмаган килеш калган иде. Шуны ябу өчен нык чиләнергә туры килде. Ничә казны, ничек, кайда үстерергә планлаштыруымны тәфсилләп язып, һәр тиенен исәпләп, ягъни бизнес-план төзеп комиссиядә “имтихан тоттым”. Комиссия әгъзалары планымны хупладылар, юлга һәм төрле белешмәләрне нотариуста раслатуга киткән чыгымнарны да исәпләп, алтмыш мең сумнан артык акча түләделәр. Хәер, казларыма киткән акча да хисапсыз инде. Сарай төзеттем, азык-төлеккә шактый китте. Казлар йокламыйлар икән алар, төне буе ашап чыгалар. Төнгә бер капчык пешкән бодай салам үзләренә. Яннарында селкенмичә басып торсаң, үзеңне дә ашыйлардыр болар дип уйлыйм. Шулай да мин казларыма бик рәхмәтле. Бөтен борчуымны оныттырдылар. Карап-күзәтеп йөрим дә, кеше кыланмышлары бар аларда. Берсе чирләбрәк киткән иде, шуны аерым тәрбиягә алдым. Аңа кеше исе сеңгәч, и таладылар, кактылар инде мескенне, һич үз итәселәре килмәде. Тора-бара гына араларына керттеләр. Бик чисталар үзләре, көяз кызлар кебек юынып, пакъланып кына торалар. Алларына көзге куйсаң, шуның каршысында көне буе бөтерелерләр иде мөгаен.

 

Авыл дип хыялландым, менә авылда яшим. Машина дип хыялландым, шундый машинага утырып йөрим дип, күз алларыма китердем – машина алдым. Хыяллана белеп хыялланырга гына кирәк. Казларымны сатсам, зур караватыма олы ястык түшәр идем дип тә хыялланам әле мин. Тик авылны баскан сукбай этләр генә планнарны бозмасалар ярый. Шулар котны алып тора. Авыл ирләре йөздән артык эт санаганнар. Шул мәлгуньнәр берәүләрнең унбиш казын буып кына атканнар. Казлар ап-ак булып өелеп яталар иде, бәгырькәйләрем. Хуҗалары күмеп куйдылар – ә нишләтсеннәр?.. Узган елны хуҗасыз этләр утыз казның башына җиткәннәр. Алла сакласын, күз карасы кебек саклап үстереп җиткердем дигәндә генә... “Сукбай этләрне ник аттырмыйсыз?” – дип, авыл җирлеге башлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем: “Акча юк”, – ди. Халык акча бирергә дә риза инде. Оештыру җитмиме шунда, белмим.

 

Ошый миңа авыл тормышы. Нигезем тыныч, Аллага шөкер. Балаларым кайтып, намаз-догаларны гел укып торалар. Менә шушы көяз казларымны “башлы-күзле итеп” бетергәч, Казанда эшкә урнашырга исәплим. Чәчтарашларга, матурлык салоннарына да керәсе килә башлады инде. Яшь бит әле мин. Насыйбым табылса, кияүгә чыгарга да исәп юк түгел. Планнар зурдан, Аллаһы Тәгалә саулыктан гына аермасын.

 


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ | 12.11.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»