• 04.04 Гөлсирин Абдуллина концерты. Филармония. 19.00.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 12.04 "Тамада-шоу". Филармония. 18.30
  • 24.04 Эльмира Галимова концерты. Филармония. 18:30.
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
Туган көннәр
  • 28 Март Фирүзә Җамалетдинова
  • 28 Март Ренат Әюпов
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 29 Март Шәкүр
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • Песоктан бушаган капчыклар сатабыз бәясе очсыз. Казан 89503143517
  • Меняю 3 комнатную (64 кв. м.) квартиру в Зеленодольске на Радужный равноценную в такие же кв.м. Первые и последние этажи не предлагать, посредники и риэлторы не звоните. 89172221996
  • Ю.Фучик урамында уңайлыклары булган бүлмәгә (коммуналка) егетләр яисә кызлар кертәм. 89600480264, 89272415575
  • Китап ясап бирәм, версткалыйм (шигырьләр, чәчмә әсәрләр, брошюралар) арзан, типографиядә бастырасы гына кала. 89172221996
  • В Компанию Пирожкофф в новую пекарню по адресу г.Казань, Ленинградская, 17 требуются пекаря (опыт работы приветствуется), зарплата высокая! 89172555001 Елена
  • Ямашев урамы,25 адресы буенча 2 бүлмәле фатир мөселман гаиләсенә арендага бирелә. Риелторлар, зинһар, борчымагыз. Тел.: 89274398340
  • Кама-Тамагы. Авылда йорт сатыла. Бүген кил дә яшә. 89674628716
  • Азино бистәсендә 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89061179172
  • "Радужный" микрорайонында яңа йортта ремонтланган 3 бүлмәле фатир сатыла. Фатир 10 катлы йортның 5 катында урнашкан. Мәйданы- 65,5 кв.м. Фатир йорт җиһазлары белән бергә сатыла. Бәясе 3 млн.700 мең сум. Сатулашырга мөмкин. 8 9274206212 (Рашидә)
  • Бригада плотников, каменщиков, сантехников предлагает свои качественные услуги. Кровельные работы любой сложности,поднимаем деревянные и кирпичные дома, фундамент, установка водопровода, канализации, отопления, монтаж, демонтаж, забор. Бани под ключ. Цены договорные. 89274108468

 

 

 
 
Архив
 

               

25.12.2016 Мәдәният

Илһам Шакиров баянчысы Рафинат Сәлахов белән ӘҢГӘМӘ

Баянчы – сәхнәдә икенче пландагы шәхес. Әмма җырчының танылуы, җырның кабул ителеше күп вакыт баянчыга бәйле. Атак­лы баянчы Рафинат Сәлахов мисалында аларны хәтер сандыгы дип әйтергә була икән. Аны күпләр Илһам абый баянчысы дип белә, ә Рафинат абый үзе белән бергә эшләгән җырчылар турында сәгатьләр буе сөйли ала.

Аларның холкын, карашын, ымын сеңдергән икән ул. Сизгерлеге дә бар. Нинди җырның озын гомерле, кайсының бер көнлек икәнен җәһәт кенә әйтеп бирә. Җыр дөньясына куйган диагнозлары да төгәл.

– Сезне күбрәк Илһам Шакиров баянчысы дип беләләр. Җыр­лар һәм инструменталь әсәр­ләр авторы булу, балалар белән эшләү нишләптер телгә алынмый. Моның белән ки­лешәсезме?
– Тормышым вакыйгаларга бай булды, күп нәрсәләр көт­тереп килде, кайбер әйберләр янымнан узып китте. Бәргәлән­мәдем, уфтанмадым, бер эшем барып чыкмаса, икенчесенә алына идем. Ул вакытларда ук күп кенә көйләр язсам да, җырчылар белән илле яшьтә генә эшли башладым. Бу күп кенә бәйгеләрдә катнашырга этәргеч булды, лауреат исемнәренә лаек булдым. Тәҗрибә тупланган саен, чын талантларның сәхнәгә бәреп чыгарга үҗәтлеге җитмәгәненә тө­шендем. Шулай күбесе төрле ятьмәгә кабалар, кайсыларына ярты гомерләрен заяга уздырырга туры килә.

 Үземнән ярдәм булсын дип, талантлы балаларны эзләп табу һәм аларга ярдәм итүне максат итеп куйдым. Кайберәүләр зур сәхнәгә балаларны чыгару, балалар белән буталып йөрү килешми дип тә әйтәләр. Минемчә, нарасыйны балалар бакчасыннан ук милли җырлар белән тәр­бияләп үсте­рер­гә кирәк. Бездә бу җәһәттән “Йолдызлык” дигән фестиваль бар. Карагыз, ничек көчәйде ул! Чөнки Пре­зидент та, әти-әниләр дә фес­тивальнең көчле тәрбия чарасы икәненә төшенде. Дөрес, “Йол­дызлык”ка өстәмә белем бирү оешмалары әзерләгән балалар килә. Шуңа күрә бу оешмаларның юнәлеше бик тә урынлы дип әйтә алам. 2002 елдан башлап өстәмә белем бирү үзәгендә эшлим. Ул элек Казанның Киров районында урнашкан иде, хәзер аңа берничә район кушылды. Моннан тыш, композитор Риф Гатауллин бе­лән Татарстанның төрле районнарында мастер-класслар үткә­реп кайтабыз.

– Балаларны ничек тәрбия­ләргә, нинди алымнар кулланырга кирәк? Ник дигәндә, “Үз­гәреш җиле” фестивалендә катнашкан күп кенә татар җыр­чыларына карата, эч­тә­лек­не аң­лап җырламый, дигән фикер әйтелде. Бу нилектән шулай?
– Кызганыч, бу фестивальне барып карый алмадым. Өзеклә­рен карап, фестивальдә катнашкан музыкантлардан ишетеп кенә дә, аның нинди колач белән үткәре­лүен, нинди эчтәлектә булуын гөманлап була. Чыннан да, татар эстрадасының хәлен яхшы дип бәяләп булмый һәм аны үзгәртергә кирәк иде. Бусы – бәхәссез. 800 ләп җырлаучы арасында төрлесе бар, бәлки, җиз иләктән үткәрү вакыты да җиткәндер. Җырчыларны хәзер төрле уку йортларында әзерлиләр. Яшьләр исә үзен танытырга тырыша, моның өчен бөтен мөмкин­лекләрен файдалана. Монда кемдер акчасын эшкә җигә, кемдер башка ысулларны эзли. Мондый фестивальләр көндәшлекне арттыра һәм тамашачы мәхәббәтен матди байлык белән генә түгел, рухи байлык белән яулап булганлыгына инандыра.

Илһам абыйны алыйк. Ул бит гади генә җырчы түгел. Ул – оста оратор, психолог, фәлсәфәче, тапкыр сүзле, җор телле кеше дә. Пәрдә ачылып берничә секунд кына үтә, Илһам абый монда нинди тамашачы җыелганын, аңа нинди сүз, нинди җыр кирәген төшенеп ала. Чыннан да, хәзерге җырчылар турында рухи яктан бай дип әйтеп булмый. Ә рухи үсешкә балалар бакчасыннан ук шушы юнәлештә эш алып барганда гына ирешеп була. Бездә талантлы җырчылар да, музыкантлар да, оркестрлар да җитәрлек. Шуларны берләштерер­гә һәм бер максатка эшләтергә генә кирәк. Аранжировка мәсьәлә­сендә исә, мин татар музыкасын белмәгән, аңламаган һәм тоймаган кешегә бу эшне тапшырырга ярамый дип исәплим. Европа сәх­нәсенә без европалашып түгел, үзебезнең моңны, үзенчәлекне сак­лап кына чыга алабыз. Европага аңа үзен кабатлаган клон кызык түгел, яңалык кызык.

– Атаклы җырчы үзенә баянчыны җиз иләктән иләп кенә сайлаган, диләр. Дөресме?

– Илһам абый белән эшли башлаганчы, Габдулла абый Рәхим­кулов бригадасында баянчы-кон­цертмейстер булдым. Аннары Флера апа Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Венера Шәрипова бе­лән эшләдем. Буш вакытларда дүрт-биш кеше берләшеп тә концертлар куеп йөрдек. Мондый концертлар күбрәк Хәмдүнә Тимергалиева белән уза иде. Аннары Газинур Фарукшин килеп чыкты. Ул студент вакытында ук бик популяр булды. Илһам абый Шакировта 1981 елдан 1992 елга кадәр эш­ләдем. Аннары ул пенсиягә китте, бригадасы таркалды, ә мин эш­мәкәрлек эшенә бирелдем. Чөнки икенче профессиям – коммерсант. Кооператив техникумның читтән торып уку бүлегендә бу һөнәрне дә үзләштергән идем. Узган га­сырның туксанынчы елларыннан Советлар иле таркалгач, мәдәният-сәнгать арткы планга калып, башка мөһимрәк үзгәрешләр башланды. Аңа карап кына иҗат тукталмады, билгеле. 2002 елда балалар белән эшли башладым. Бу эшкә мине укытучым, дустым, композитор Тәлгат абый Вәлиев тартты. Сиксәннең аргы ягына чыкса да, ул әле дә Абдулла Алиш исе­мендәге иҗат йортында эшләп йөри. Тәлгат абый, балалар өчен язган җырларың шактый, сабыйлар күңелен аңлыйсың, ачкыч ярата беләсең дип, Киров районы “Елга аръягы” балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә җитәкләп диярлек алып килде. Бу эшемә “Җыен” фондындагы эшчәнлегем дә кушылып китте. Илһам абый турында җыен­тык безнең беренче карлыгач булды.

– Илһам абыйга рәхмәт әйтү идеме бу? Олуг җырчының шә­хесен популярлаштыру һәм иҗатын барлау җәһәтеннән ни­чә китап әзерләдегез?
– “Җыен” фонды бик игелекле эш башлап җибәрде. Ул вакытта аны Миркасыйм ага Госманов җи­тәкли иде. Әлеге фондка талантлы режиссер Дамир Сираҗиев һәм халык шагыйре Разил Вәлиев нигез салган. Аның директоры – Кыргызстаннан күчеп кайткан, Илһам Шакировның алыштыргысыз дус­ты Фуат Мәгафур улы Рафиков. Советлар иле вакытында “Жизнь замечательных людей” дигән китап­лар сериясе чыгып бара иде. Бу фонд та татар шәхесләре сериясен булдыруны үзенә максат итеп куйды. Башта исемлек төзелде. Әлеге исемлек буенча хәзерге көндә иллеләп китап чыкты. Илһам абый турындагы китапны аның җитмеш яшьлегенә чыгарырга булдык. Бер ел буе телевидение, радио фондларында җырларын тупладым. Репертуарында алты йөзләп җыр бар дип санасак та, аларның барысын да туплап чыгара алмадык. Кайсы югалган, кайсы сыздырылган иде. Аннан соң цифрлы аппаратурага барысын да күчерә алмадык, кыенлыклар булды. Менә шуңа булган кадәрен китапка теркәдек һәм видео, аудиоҗыентыклар әзерләдек. Бу китап өчен коллективка заманында “Бәллүр каләм” премиясе дә тапшырылды. Тагын биш елдан Илһам абый турында татар, рус, инглиз телләрендә китап чыгардык. Сиксән еллыгына да җыентык әзерләнде.
Әйе, бу эш белән аңа рәх­мәтемне, хөрмәтемне белгертә­сем килде. Мин Илһам абый бригадасына килеп кушылганда, Хәйдәр Сафин, Рамил Курамшин эшли иде. Хәйдәр Сафин тора-бара укыту эшенә кереп китте, Рамил Курамшин да соңрак үз эшләре буенча китте. Илһам абыйда бик күпләр эшләде. Анда эшләгән һәрбер кеше олы мәктәп үтте. Баянчы гына булмадым, администратор эшен дә башкардым. Менә шушы шө­гыль, күрәсең, соңрак эшмәкәр­леккә бирелүгә этәргеч булгандыр инде. Илһам абыйның бер күркәм гадәте бар: авыл агае белән нәкъ аныңча, балалар белән балаларча сөйләшә һәм уртак тел таба белә иде. Ә бит бала теләсә кемне якын җибәрми. Илһам абый бала кү­ңелен аңлый иде. Бик бәхетле кеше ул. Аралашу осталыгына Илһам абыйдан өйрәндем.

– Илһам абыйның иҗаты көйле генә бардымы?

– Чыгышлары сәнәккә алынган чаклар да булган. Чөнки ул гел эзләнүдә һәм заман белән бергә бара иде. Аның иҗатын илләр арасындагы тимер рәшәткә дә чикли алмады. Берзаман ул җырларына джаз алымнары кертеп җибәрә. Бу – советлар вакытында бөтенләй тыелган алым. “Идел буе каеннары” җырын гына алыйк. Җырның башланышы европача, җитме­шенч­е еллардагы бик билгеле джаз ансамбле җырын хәтерләтә иде. Баксаң, Вадим Усманов шул ансамбль мотивын отып калып, җырга джаз стилендә кереш язган булган икән.

– Талантларга үҗәтлек җит­ми, дидегез. Сез үзегез дә тыйнак кеше бит.

– Тыйнаклык микән инде ул, җүләрлекме... Шуны гына әйтә алам: әгәр берәр кеше ярдәм сорап килсә, ул кеше өчен тырыша, үтенә, сорый, таләп итә алам. Үзем өчен андый эшкә беркайчан да бармыйм.

– Шуңа күрә бер генә мактаулы исемегез дә юкмы?
– Мактауны хәзер сорап алалар икән шул. Ә мин андый юлга бара алмыйм. Минем ишеләрне күрмәмешкә салышалар. Икенче яктан, мактау кәгазе талант дәрә­җәсе күрсәткече түгел бит ул. Күп кенә композиторларны, җырчы­ларны эстрадага чыгарган Игорь Матвиенконы (“Любэ” төркемен оештыручы), юмор остасы Ефим Шифринны алыйк. Аларның бернинди мактаулы исемнәре юк бит. Аңа карап таланты чикләнмәгән, халык хөрмәте исә арткан гына. Талантны бит аны профессиональ музыкантлар, композиторлар бәя­ли. Ә андый бәяләр, Аллага шөкер, килеп кенә тора. Әле менә күптән түгел патриотик рухтагы музыкаль әсәрләр бәйгесендә лауреат булдым. Үз эшемне эшлим, җырла­рымны яратып башкаралар.

– Һәр композиторның үзен­чәлеге, почеркы бар, диләр. Сез­нең җырларны да шулай беренче ноталарыннан ук танып буламы?
– Бу фикер белән килешәсем килми. Бер манерда иҗат итү ул инде синең профессиональ булма­выңны күрсәтә. Җыр бит сыкрану, моңланудан, йә булмаса такмак­лау­дан гына тормый. Жанрлар бик күп: вальс бар, романс, джаз... Аларны кулланырга кирәк, югалтырга ярамый. Хәзер вальслар да, романслар да сирәк иҗат ителә шул.

– Иҗатыгыз бай, әмма концертларыгыз күренми...

– Мин бит концерт куйсам, эстрада-симфоник оркестр белән берлектә эшлим. Шуңа күрә ул зур чыгым таләп итә торган чарага әйләнә. Моннан биш ел элек оештырган юбилей концертым шундый булды. Киләсе елга юбилей мөнәсәбәте илә концерт оештырырга исәбем юк түгел.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.12.2016
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV