• 04.04 Гөлсирин Абдуллина концерты. Филармония. 19.00.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 12.04 "Тамада-шоу". Филармония. 18.30
  • 24.04 Эльмира Галимова концерты. Филармония. 18:30.
  • 25.04-27.04 IV Russian Tech Tour. Российский ТехТур проводится раз в четыре года и собирает более 50 ведущих инвесторов из Европы, США и России.
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 29 Март Шәкүр
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • Актаныш. Ипи пешеру аппартурасы сатам, электрически. 89625704993
  • Яхшы кулланышта булган стенка, прихожая, кухонный уголок, өстәл и 2 табуретка сатам. 89872672688 Казан
  • Яхшы хәлдәге стенка прихожая и кухонный өстәл, 2 табуретка һәм кухонный уголок сатам. Барысын бергә 15 000 бирәм. 89872672688
  • Сыйфатлы итеп брусчатка, тротуар плиткалары түшибез, сатабыз. Үзегез теләгәнен сайлап алыгыз. Бәясе кулай, ассортимент киң. 89270386288 яки 89270450020. Апас районы.
  • Песоктан бушаган капчыклар сатабыз бәясе очсыз. Казан 89503143517
  • Меняю 3 комнатную (64 кв. м.) квартиру в Зеленодольске на Радужный равноценную в такие же кв.м. Первые и последние этажи не предлагать, посредники и риэлторы не звоните. 89172221996
  • Ю.Фучик урамында уңайлыклары булган бүлмәгә (коммуналка) егетләр яисә кызлар кертәм. 89600480264, 89272415575
  • Китап ясап бирәм, версткалыйм (шигырьләр, чәчмә әсәрләр, брошюралар) арзан, типографиядә бастырасы гына кала. 89172221996
  • В Компанию Пирожкофф в новую пекарню по адресу г.Казань, Ленинградская, 17 требуются пекаря (опыт работы приветствуется), зарплата высокая! 89172555001 Елена
  • Ямашев урамы,25 адресы буенча 2 бүлмәле фатир мөселман гаиләсенә арендага бирелә. Риелторлар, зинһар, борчымагыз. Тел.: 89274398340

 

 

 
 
Архив
 

               

20.12.2016 Милләт

"Кредит алып татарча милли көндәлекләр чыгардык" (ФОТО)

Узган ел, татарча көндәлекләр алганда, Алия белән танышкан идем, быел мине Әлфия каршы алды. Игезәкләрме дисәм, апалы-сеңеллеләр икән. "Бер карасаң, без икебез ике төрле кебек, шулай да, безне гел бутыйлар. Мәктәптә укыганда, мактау тактасына да беребез урынына икенчебезнең фотосын элеп куялар иде", – диде Әлфия, елмаеп. Кызлар быел татарча милли көндәлекләрне икенче тапкыр нәшер иткән.

- Узган ел көндәлекләребез  турында җылы, матур сүзләрне дөньяның кайсы почмагыннан гына кабул итмәдек. Австралия, Америка, Польша, Төркия, тагын бик күп илләр. Күбесенә бүләк итеп җибәргәннәр. Быел җәй буе, көндәлекләр буламы, дип сорап тордылар. Аллага тапшырып, яңа көндәлекләрне нәшер иттек.
 
- Бу бит бик зур эш, куркытмадымы?
 
- Курку бар инде ул. Материалларны җыю, аны версткалау кебек эшләрне үзебез башкарабыз. Бастыру өчен исә бик күп акча кирәк, кабат кредит алдык. Максатыбыз акча эшләү генә түгел, шуңа күрә Аллаһ рәхмәтеннән ташламас, чыгымнар капланыр дип уйлыйбыз. 
 
- Быелгы көндәлекләрдә нинди яңалыклар бар?
 
- Узган елдагыларына караганда, 100 граммга җиңелрәк һәм размеры буенча бераз гына кечкенәрәк булды. Бу халык соравы буенча, сумкага салып йөргәндә уңайлы булсын, диделәр. Эчтәлегенә килсәк, ул да бөтенләй башка. Хәдисләрне, язучыларның гыйбрәтле сүзләрен дә яңарттык. Аннан соң һәр атнаның шимбә, якшәмбе көннәренә төрле әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр, психологик тестлар, эшлекле киңәшләр урнаштырдык. Көндәлекләрнең гел кул астында торырдай файдалы китап булуын теләдек. Көндәлек сатып алган һәркемгә изге теләкләр телим. Аның һәр битенә күркәм эшләр, куанычлы хәбәрләр язарга насыйп булсын.
 
- Көндәлекләрне кайдан сатып алырга була?
 
- 8(917) 917-43-08 һәм 8(987)261-47-61 телефоннары аша шалтыратып. Күпләп алганда зур ташламалар һәм китереп бирү мөмкинлеге дә каралган. Яңа елга бер атна вакыт калып бара. Милли көндәлекләр бер дигән бүләк!
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Әлфия һәм Алия
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.12.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV