|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2016 Икътисад
Тагын бер банк акча алуга чикләүләр кертте“Татагропромбанк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять килешүне вакытыннан алда өзгәндә акча салдыруга чикләү кертте. Бу физик затларның банк кертемнәре килешүләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгаруга гаризалар бирү саны кискен артуга бәйләп аңлатыла. Шул хактагы мәгълүмат әлеге кредит оешмасының рәсми сайтында дөнья күрде. Чикләүләр кертелү очраклары түбәндәгечә: Татагропромбанк вәкилләре клиентларга физик затларның кертемнәре дәүләтнең 1 млн 400 мең сум күләмендә гарантияле иминиятләштерүе гамәлдә булуын искәртә. Кертелгән чикләүләрне “Татфондбанк” гавами акцмонерлык җәмгыятенең каршылыклы мәсьәләләре хәл ителгәч гамәлдән чыгару күздә тотыла.
Рөстәм КИЛЬСИНБАЕВ |
Иң күп укылган
|