• 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 30.09 Бер көн! Зәйнәп Фәрхетдинова концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 17:00.
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 17 Август Зәйнәб Фәрхетдинова
  • 17 Август Равил Һади
  • 17 Август Фәндәс Сафиуллин
  • 17 Август Габделхак Шәмсетдинов
  • 17 Август Рамил Ханнанов
  • 17 Август Вакыйф Нуриев
  • 17 Август Рафис Борһанов
  • 18 Август Газинур Морат
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • Куплю молодых кур-несушек. 89376209888
  • Казанның Бр.Касимовых урамында урнашкан тулай торакта бүлмә сатыла яки арендага биреп торыла. 18 кв. м. 2 карават, шкаф-купе, кухонный уголок, холодильник бар. Барлык документлар әзер, риелторлар борчымасын иде. 89520443409.
  • 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балаларны өегезгә килеп гарәп, инглиз, татар телләрен укытам. Дипломлы, 15 елдан артык укыту стажым бар. Кыйммәт тугел. 89179154187
  • Сөембикә манарасы авыш - диләр! Күрәсегез һәм дә аның тарихын тыңларга теләсәгез, ул гына да түгел Казан тарихы белән укучы балаларны таныштыру бик гади. Беренче категорияле экскурсоводка шалтыратыгыз 89033424431 Айрат
  • Казанда Ферма-2 урамында 2 булмәле квартирага егетләр кертәбез. Барлык уңайлыклар бар. Кыйммәт тугел. 89372861206
  • Авиатозелеш районында 1 булмәле квартира снимать итәбез. Озак вакытка. 12 меңгә. Зинһар риелторлар борчымасын!!! 89274364137 срочно
  • Срочно! Продается 2-х комнатная квартира в Казани напротив Энергоуниверситета, метро Козья слобода, на 4 этаже 5 этажного дома, цена 2,750,000 торг реальному покупателю. 89274767585
  • Татарча аудиофайлларны расшифровкалыйм. Татарча текстлар җыям, хаталарны тикшерәм. 89274386927
  • Даурская урамында общежитие булмәсенә кеше кертәбез. Студент кызлар яки яшь гаилә. Сораулар ватсап аша. Риелторлар белэн эш итмибез. 89370093474
  • Казанда 1 булмәле квартирага , 1 яки 2 татар кызы эзлим. Квартира зур һәм бөтен кирәк-яраклар бар. 15 мең, все включено. Фәйзи остановкасында. Проспект победы 178а. Узем тыныч , эшлим. 8-906-325-87-37 Ләйлә

 

 

 
Архив
 

16.12.2016 Киңәш-табыш

Базардан алынган товарны кире кайтарып буламы? (СОРАУ-ҖАВАП)

Соңгы елларда кибеткә ияләшеп беткән халык янәдән базар товарларын алуга кире кайта башлады. Кулдан сатып алынган азык-төлек продукциясе экологик яктан чистарак та, файдалырак та, сыйфатлырак та. Нигездә, үзебездә җитештерелгәне белән сәүдә итәләр бит. Ә менә базарда сатып алынган кием-салымга шелтәләр бик күп. Бу очракта, гадәттә, нишләргә икәнен белмибез...

Ләйлә Зарипова да берничә атна элек  базардан аяк киеме сатып алып харап булган.

«Катлаулы икътисади вәзгыять шартларында һәркем акчаны янга калдыру ысулларын эзли. Хезмәт хаклары элеккеге дәрәҗәдә калды (кимемәсә әле), ә кибеткә керсәң, бермә-бер күбрәк акча тотып чыгарга туры килә. Юк, тәмлерәк  ашый, зәвыклырак  киенә башламадык – шул ук азык-төлек, шул ук кием-салымны сатып алабыз. Бәяләр өскә үрмәләде шул... Берничә атна элек аяк киеме сатып алырга туры килде. Кибеткә кергән идем, бәяләрне күреп, егылып китә яздым. Базарга барып карыйм әле, дип уйладым. Биредә бәяләр ике-өч тапкырга түбәнрәк. Бер аяк киеме бик тә ошады, җитмәсә. Ике дә уйламыйча, сатып алдым. Өч көн кигән идем, килде дә чыкты...  Кире кайтарырга чек юк, билгеле. Базардан алган сыйфатсыз товарны кире кайтарып буламы икән?» – дип яза ул Intertat.ru редакциясенә.



Сорауга  Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җавап бирә:

– Бу – безнең акылсызлыгыбыз инде. Товар сыйфаты буенча бернинди гарантия бирелмәгән җирдән әйбер сатып алабыз. Монда арзанрак,  йә матуррак, йә килешлерәк, дип фикер йөртәбез. Ә аннары, озак та үтми, әлеге товар эштән чыкса, ник алганыбызга үкенергә туры килә.

Чек булмаган очракта да, сатып алынган сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтарырга була. Әмма моның өчен шулкадәр күп көч куярга кирәк. Cезгә ике шаһит табу мөһим. Ул сезнең танышыгыз, туганыгыз, ягъни сезгә бәйле кеше булырга тиеш түгел. Үзегез белән бергә чиратта торган, сезнең белән бер үк вакытта товар сатып алган кеше булырга мөмкин. Әмма мондый шаһитларны каян табасың инде?!

Товар сатып алганда, һәрчак чек сорагыз. Касса аппараты юк икән, товарный чек язып бирсеннәр. Әлеге товарның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын дәлилләгән документ сорагыз.  Әмма, күпчелектә, базарда сезгә бернинди документ та күрсәтеп тормаячаклар. «Ошамый икән, башка җирдән барып алыгыз», – дип кенә җибәрәчәкләр. Шуңа да, базардан товар алганда, берничә кат уйлагыз – акчагыз икеләтә чыкмасмы?

---
Интертат.ру
№ --- | 15.12.2016
Интертат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments