|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2016 Интернет
«Россиянең акыллы шәһәрләр рейтингы» төзеләчәкИнтернетны үстерү институты (ИРИ), ПАО «Ростелеком» һәм сәнәгать интернеты милли ассоциациясе «Россиянең акыллы шәһәрләр рейтингын» булдыру критерийларын билгеләгән. Төп максат - Россия шәһәрләрендә идарә итүнең иң акыллы, уңышлы система һәм сервисларын ачыклау. Рейтинг Россиянең 18 эре шәһәре: Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Казан, Чиләбе, Омск, Самара, Ростова-на-Дону, Уфа, Красноярск, Пермь, Воронеж, Волгоград, Краснодар, Саратов һәм Төмән арасында төзеләчәк. Тикшерү өлкәсе үз эченә төп биш сфераны ала: транспорт, энергетика, ТКХ, сәнәгать һәм электрон идарә итү системасы. Технологик, инфраструктура үсеше кебек һәр күрсәткечкә аерым бәя биреләчәк. Белешмәләр февраль ахырына кадәр җыелып, нәтиҗәләр апрельдә билгеле булыр дип көтелә. Рейтингның төп нәтиҗәсен киләсе елда белә алачакбыз. Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|