|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2016 Мәдәният
Фидан Гафаров Яңа елны кайда каршы алырга исәпли?- Иҗатка килгәндә, бар да яхшы. Тиздән спектакльләр белән Казанга барачакбыз. Һәрвакыт Татарстанны сагынып барам. Гомумән, күрше төбәкнең хәл-әһвәлләрен белешеп торам, ТНВдан яңалыклар карыйм. Рөстәм Миңнехановны бик хөрмәт итәм, аның сәнгатькә булган мөнәсәбәтен хуплыйм. Башкорт-татар халкының күңелендә бары тик җыр-моң бит. Шул рух байлыгы аркасында матур итеп гомер итәбез. Безнең милләт – ул фәрештәгә тиң: саф, әдәпле. Начар кешеләр бит бармак белән генә санарлык. Аллага шөкер, яшьләребез хәмерсез туйлар уздыра, мәчеткә йөрүчеләр арта. Халкыбыз яхшылыкка омтыла. Тиздән 2017 елга аяк басабыз. Яңа елдан нәрсә өмет итәм дисезме? Бары тик - сәламәтлек. Кызым өчен дә Кыш бабайның иң зур бүләге – минем исән-сау булуым. Матди әйбер сорамый ул, чөнки кирәк бар әйбере дә бар.
--- |
Иң күп укылган
|