07.12.2016 Мәдәният
“Алабуга егетләре” тамашачыларны урыннардан торгызырлык концертлар куя (ИНТЕРВЬЮ)
Ни өчендер аерым җырчыларга караганда, төркем белән чыгыш ясаучыларны халык күбрәк ярата. Бәлки, сәхнәдә артистлар күбрәк булган саен һәрбер тамашачының күңеленә хуш килгән башкаручыны табып буладыр. Татар эстрадасында да төркем белән иҗат итүче артистлар арасында берничә дистә ел эшләгәннәре, озак иҗат итеп яңа состав белән тулыландырылганнары һәм яңа гына оешканнары да бар.
“Алабуга егетләре” төркеме хакында күпләр ишетергә, алар иҗатына тартылырга өлгерде инде. Берсеннән-берсе яшь, ләкин бик өметле һәм сәләтле җырчылардан төручы әлеге төркем чыгышлары белән татар эстрадасында танылу һәм лаеклы урын алырга мөмкин икәнен исбатлап килә.
— “Алабуга егетләре” төркемен төзү фикере кемдә туды?
— Беренче булып бу фикерне директорыбыз Әлфирә Гыйлмулла кызы Әкбәрова тәкъдим итте һәм егетләр күтәреп алды. Шулай итеп “Алабуга егетләре” төркеме оештырылды.
— Яшь булсагыз да концертларыгызны күп шәһәрдә куярга өлгергәнсез. Тамашачылар ничек кабул итә?
— Атна саен диярлек сольный концертлар белән чыгарга тырышабыз. Төрле җирдә төрлечә кабул итәләр. Һәр буын кешесенә дә ярарга тырышабыз. Аллага шөкер, күз тимәсен, тамашачылар концерт дәвамында шау-гөр килеп кул чабалар, дәртләнеп сызгырып та җибәрәләр. Яратып кабул итүләренә зур рәхмәт. Концерт тәмамлангач, килеп зарланганнары юк. Димәк, тамашачыга концертлар ошый.
— Тамаша исеме “Сәбәпсез банкет № 1” дип атала. Программа нидән гыйбарәт?
— Быел безнең концерт сезонының беренче елы. Тамашачы бит җыр тыңларга килү белән беррәттән, ял итәргә, булган мәшәкатьләреннән бераз булса да арынырга дип килә, шуңа күрә әлеге тамашада безнең максат — халыкны җырлатып, биетеп, рәхәтләндереп ял иттерү, һәрбер тамашачыга чын бәйрәм ясау. Куелган максатлардан чыгып, концерт тамашасына, халык күңелендә уелган җырларны, интерактив алып бару, ягъни тамашачы белән турыдан-туры әңгәмә корып, алар белән бергә җырлап, биюне керттек. Программаны тамашага килгән һәр кеше күңеле таләп иткән җан ризыгын алып, күтәренке кәеф белән кайтып китүен күз алдында тотып эшләдек. Шунысы сөендерә, кайбер авылларда тамашачылар залдагы урындыкларны читкә алып куеп, концерт дәвамында гөрләтеп, җырлый-җырлый бииләр.
— Катнашучылар белән тулырак танышып китик.
“Алабуга егетләре” төркеме җитәкчесе, солисты, sound продюсеры Илнур Дәүләтов: Мин Актаныш районы, Качкын авылы егете. 9 нчы сыйныфны бетергәч Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең эстрада бүлегенә укырга кердем һәм укуны уңышлы гына тәмамлап, шушы ук көллиятнең эстрада булегендә җыр укытучысы булып эшкә калырга булдым.
“Алабуга егетләре” төркемене солисты Дилүс Миннигулов: Үзем Чистай районы Татар Сарсазы авылыннан. Хәзерге вакытта Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 3 курсында белем алам.
“Алабуга егетләре” төркемене солисты Рәнис Сафиуллин: Әгерҗе районы, Баржы Умга авылында туып-үстем. Һәрберебез кебек үк Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең эстрада бүлегендә 3 курста белем алам.
“Алабуга егетләре” төркеменең яңа солисты Владимир Самойлов: Мин керәшен егете, Тукай районы, Мәләкәс авылыннан булам. Кечкенәдән җырлап үстем. Сәнгатькә тартылуым Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә китерде. Монда егетләр кебек үк эстрада бүлеген сайладым.
— Төркемгә исемне сайлаганда «Казан егетләре» белән чагыштыру булыр дип уйламадыгызмы?
— Дөньяда күпме кеше — шулкадәр фикер. Бездә әлеге фикер булмаса да, кемдәдер андый уй туарга да мөмкин. Безнең максат — “Казан егетләре” төркеменә көндәшлек тудыру түгел, ә үзебезнең җырлар аша халык күңеленә кереп, тамашачы мәхәббәтен яулау, тугры хезмәт курсәтү. Һәм бүгенге көндә әлеге максатка ирешү өстендә күп эш алып барабыз. Калганын вакыт күрсәтер.
— Ни өчен төркем булып җыеласыгыз килде? Аерым-аерым танылу барыбер кызыктыргандыр.
— Бер агач ботагын сындыру җиңел, ләкин ботактан себерке бәйләгәч, аны хәтта бөгүе дә авыр. Ә башка яктан караганда, хәзер ялгыз җырчылар, “җырларга маташучылар” бихисап, шуңа төркем булып оешып карарга булдык.
— Дүрт егет ничек бер-берегез белән килешеп бетәсез?
— Безнең бар да яхшы, тик бер тапкыр да сүзгә килгән юк дип әйтсәк, ялган булыр иде. Әлбәттә, төркем булып эшләгәч төрле очраклар була, ләкин шуңа да карамастан без бик дус, уртак тел табып, бер-беребезне аңлап эш итәбез.
— Хәзер күпчелек артистлар продюсер белән эшли. Сезнең җитәкчегез кем?
— Элек тә, хәзерге заманда бигрәк тә, арттан этеп, юл күрсәтүче булмаса, эстрадага, шоу-бизнеска кереп китүе авыр. Оешу турында фикер туган вакыттан алып, хәзерге көнгә кадәр иң ныклы таянычыбыз, җитәкчебез — ул безнең көллиятебезнең директоры Әлфирә Гыйлмулла кызы Әкбәрова. Без аңа бары бик зур рәхмәт кенә диябез. Ә инде продюсерга килгәндә, күптән түгел Уфа шәһәре продюсеры белән хезмәттәшлек итә башладык.
— Иң яхшы тәнкыйтьче сезнең өчен кем?
— Барлык артистлар, җырчылар өчен иң зур тәнкыйтьче, әлбәттә, тамашачы.
— Җыр сәнгатендә алга таба нинди планнар баглыйсыз?
— Алга таба төрле стильдәге яңа җырлар иҗат итү, инде әзер булган җырларны өйрәнеп, халыкка ирештерү, ә иң зур теләгебез — җанлы уен кораллары астына җырлау. Бүгенге көндә җанлы уен кораллары ансамбле булдыру бик күп чыгымнар таләп итә, ләкин алга таба әлеге теләкне чынга ашырырбыз диеп ышанып калабыз.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 07.12.2016