поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.12.2016 Аш-су

Гөбәдия пешерү рецепты (ФОТО)

Татар халкының иң затлы һәм татлы сыйларының берсе — гөбәдияне пешерергә мине Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында яшәүче аш-су остасы Альбина апа Шәрипова өйрәтте. Эше күп булса да, гөбәдия пешерүнең бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме — тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә генә кирәк.

 
Гөбәдияне пешерер алдыннан, иң беренче эш итеп, туңдыргычтан үзем эшләгән кызыл эремчекне алып коры чүпрәккә саркытам, йөземне исә бүрттерергә эссе суга салып куям. Гөбәдияне иртән пешерергә уйласак, моны кичтән үк тә эшләргә була.
 
 
Яртышар стакан сөт белән суга 1 чәй калагы чүпрә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 4-5 аш кашыгы үсемлек мае салып гөбәдия камырына баш ясыйм.
 
 
Аннан 3 йомырканы пешерергә куям, 1,5 стакан дөгене бүрттерергә утыртам. Дөгене тозлы суда бүрттерәм. Изелгәнче үк пешермим. Йомшара башлауга ук дуршлагка алып салам. Каралмасын өчен эссе су белән чайкыйм. Ул арада зур гына кисәк ак майны (сыер мае булса тагын да яхшырак) эретергә утыртам. 
 
 
15 минутлап вакыт үтүгә, ягъни, чүпрә, тоз, шикәр комы эреп бетүгә, гөбәдиянең камырын баса башлыйм. Аны мин, он куша-куша, йомшак кына итеп басам. Катнашмасында үсемлек мае да булгач, ул кулга ябышып бармый. Камыр әзер булуга, өстен каплап я булмаса полиэтилен капчыкка салып 1-2 сәгать ял иттерәм.
 
 
 
 
Астагы өлешен зуррак итеп җәям, капкачын бәләкәйрәк итәм. Аннары түбәндәге тәртип буенча ингредиентларны салып чыгам: 
 
 
Башта кызыл эремчек һәм шикәр комы
 
 
Аннары дөге
 
 
Дөге өстеннән йомырка
 
 
Һәм соңыннан - йөзем. Шуларның өстенә 17 аш кашыгы эретелгән ак май сибәм.
 
 
Капкач камырны каплап, гөбәдиянең кырыйларын чемтеп чыккач, өстенә йомшарган ак май белән онны уып сибәм һәм 30-40 минутка духовкага озатам. Гөбәдияне мин артык кызу итеп пешермим, йөзе алсулана башлау белән үк духовкадан алам. 
 
 
Шушы рецепт буенча эшләнгән гөбәдиянең камыры бик йомшак, ә эчлеге авызда эри торган тәмле була. Аны безнең өйдә барысы да ярата. Если Вас интересуют какие еще существуют интересные и уникальные казино, то предлагаем Вам ознакомиться с нашими игорными новостями на сайте: Ниже оставляем ссылочку, где вы сможете перейти в лицензированное казино пин ап и играть онлайн в ваши любимые слоты, игровые автоматы и расслаблиться. В зависимости от программных платформ и производителя, количество и наименования этих автоматов может варьироваться. Но в Казино Пин максимально полный список всего, что нравится нашим игрокам!
 
Минем уемча, татар халкының милли ризыкларының берсе булган гөбәдияне һәр хатын-кыз пешерә белергә, Коръән ашлары, туган көн кебек бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт өстәл түрендә торырга тиеш. Чөнки ул — гади генә ризык түгел, ә халкыбызның иң күркәм милли ашы! 
 
 
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 03.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»