|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2009 Мәдәният
ТӨМӘНДӘ БАР КИТАПХАНӘТөмән өлкә фәнни китапханәсенә күптән түгел генә реконструкция уздырдылар. Ул хәзер танымаслык булып үзгәрде. Китапханә тулысынча яңартылды, укучылар белән эшләү системасы да хәзер башкача. Мәсәлән, китапханәдә эшләүче мөлаем кызларга документыңны күрсәтәсең дә, сиңа бер-ике минут эчендә электрон укучы билеты әзерләп бирәләр. Шуннан өч катлы китапханәнең теләсә кайсы залына керергә мөмкин. Ә анда дөньяның 22 телендәге 2 729 096 төрле документ белән танышып була. Аларның 2 689 320 басма чыганаклар (шулар арасында бик тә сирәк һәм кыйммәтле китаплар да бар). Хәзер бу китапханәдәге китаплар тиешле һава белән тәэмин ителгән махсус бүлмәләрдә сакланалар. Үзеңә кирәклесен электрон каталог буенча сайлап, заказ бирәсең дә, 20 минуттан махсус эскалатор (немец технологиясе буенча эшләнгән мондый эскалаторлар бөтен дөньяда бишәү генә) аны саклагычтан уку залына китереп тә җиткерә. Һәр залның ишек төбендә китапханә турында мәгълүматлар язылган мультимедияле табло бар. 200ләп кешегә исәпләнгән залның 90 урыны автоматлаштырылган, түләүсез куллану мөмкинлеге булган интернетка тоташтырылган. Мультемедияле кабиналарда видео һәм аудио материаллар белән танышырга була. Берничә киштәдә төрле белешмәләр, энциклопедик материаллар бар, тиешле бәя түләп аларның төсле һәм аклы-каралы копиясен алырга мөмкин.
Китапханәбезнең икенче катында Борис Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең филиалы урнашкан. Бу катта 90 автоматлаштырылган урын (аларның 4се физик яктан чикләнгәннәр өчен), 12 мультимедияле кабина, 25 урынлы пресс-центр, 10 урынлык кунакханә, үз компьютерыңда эшләү өчен интерактив зона бар. Бу залда Россиянең дәүләт архивы, тарихи архив, китапханәләр архивы, милли китапхасе материаллары, Төмән өлкә китапханәсе фонды басмалары карарга мөмкин.
Безнең китапханәдә сервис та югары дәрәҗәдә. 120 урынлы мультифункцияле конференц-зал, 12 урынлы пресс-центр, 48 урынлы әдәби-музыкаль кунак бүлмәсе, балалар өчен тәҗрибәле педагог белән махсус уен бүлмәсе, интернет-кафе бүгеннән үк хезмәт күрсәтергә әзер. Монда каталог, буклет, проспект, листовкалар әзерләү, цифлаштырылган оператив полиграфия хезмәте дә тәкъдим ителә. 14 яше тулган һәркемгә китапханәдә түләүсез электрон билет алырга мөмкин.
Татар китапларына, татар бүлегенә килгәндә, алар барлык китаплар белән бер дәрәҗәдә урын алганнар. Шулай ук стеллажларда белешмәләр, сүзлекләр, ике еллык матбугат урнашкан. Милли бүлектә озак еллар эшләгән Гөлнур Әхмәтова бүгенге көндә татарча материалларның электрон вариантын булдыру белән шөгыльләнә.
Г.ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|