|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2016 Шоу-бизнес
Артистлар мәктәп укучылары белән көч сынашты (ФОТО)Артистлар сәхнәдә генә түгел, спорт ярышларында да үзара «ярышырга» яратуларын беләбез. Көрәш, футбол, бильярд, волейболда көч сынашкан тапшыруларны күпләребез хәтерли. Казанда бер төркем артистлар исә Идел буе районының 10 нчы мәктәбе укучылары белән дә иптәшләрчә волейбол ярышында катнашты. – «Артистларга каршы көрәш» дип исемләнгән иптәшләрчә волейбол ярышында 4 команда: артистлар, укытучылар, укучылар (9, 10 класс) командалары көч сынашты, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә педагог-оештыручы Илшат Вакказов. – Ярыш «Әниләр» көненә багышланды, спорт бәйрәме исә концерт номерлары белән үрелеп барган күңелле очрашу төсмерен алды.
--- |
Иң күп укылган
|