поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.11.2016 Ир белән хатын

Аерылышкан парларга бары тик ике ел узгач кына кабат өйләнешергә рөхсәт итәчәкләр?!

Узган ел белән чагыштырганда, быелның 10 аенда Татарстанда өйләнешүчеләр саны 14 процентка кимегән. Татарстан министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, аерылышучылар саны арта бара. Аерылу процессын катлауландыру турында сүзләр күп йөрде.

Бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә мөһим көнүзәк мәсьәлә дип куйган иде. Гаиләләрне ныгыту өлкәсендә Татарстанның һәр районында төрле чаралар үткәрелә, бердәм эш алып барыла. inkazan.ru сайты хәбәр итүенчә, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева аерылышу процессын киметү максатында яңа тәкъдим белән чыккан. «Аерылышкан парларга бары тик ике ел узгач кына кабат өйләнешергә рөхсәт итәргә кирәк», – дигән ул. Аның уйлавынча, бу адым гаиләләрне ныгытырга ярдәм итәчәк. «Өйләнешер алдыннан да гаилә корырга уйлаучы яшьләргә төпле фикергә килү өчен бер ай гына түгел, өч ай вакыт бирергә кирәк.

Татарстанда махсус гаилә сәясәте белән шөгыльләнгән департамент булдыру да комачау итмәс иде», – дигән ул. Әмма Татарстан Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова бу фикер белән тулысынча килешеп бетми. «Ябык ишекләргә керер­гә тырышудан мәгънә юк», – дигән ул Татьяна Воропаева тәкъдименә җавабында. Шулай да Татарстанда аерылышу процессын кат­лау­ландыру өлкәсендә чаралар күрелергә тиеш дип белдергән. Сүз уңаеннан, быел яз көне аерылышуны катлауландыруга юнәлтелгән закон проекты ­Рос­сия Дәүләт Думасына тап­шырылган иде. Әлегә бу проектны карау кичектерелде.


---
Шәһри Казан
№ --- | 25.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»