поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.11.2016 Хәйрия

10 айлык Динарның яшисе килә!

Чистай шәһәрендә яшәүче 10 айлык Динар Галимовны коткару өчен 20 миллион сум акча кирәк. “Ятсак та, торсак та башта бер генә уй. Ничек итеп акча табарга, дип кайгырабыз. Оны­гыбызны ничек тә аякка бастырасы килә бит”, – ди Динарның әбисе Гөлсинә ханым. Туганнары бу вакыйганы би­г­рәк авыр кичерә. Ник дигәндә, беренче оныклары Айнурны 1 яшь тә 3 айлык чагында югалтканнар.

“Ике ай вакытта башындагы йомшак урыны шешеп чыкты. Ник авырганын  белмә­дек. Ә аннары гемоглобины төште. Башы бик нык авыртты. Айнурның хәле бик авыр иде. Кечкенә сабый авыртуларга ничек түзгән­дер, билгесез. Кая гына йөрт­мәдек. Республика балалар клиник хастаха­нәсендә дә дәвалан­ды. Тик  без аны коткарып кала алмадык”, – дип искә ала Гөлсинә ханым.
 
Айнурны җирләгән чакларын Гөлсинә апа әле дә оныта алмый. “Бер көндә бөтен чәчем агарып чыкты. Икенчесе дә авырый башлагач, бөтенләй күңелсезлеккә бирелдек. Динар өч ай вакытта авырый башлады. Бил­геләре абый­сыныкы кебек иде. Без тизрәк чаң суктык. Баланы генетикка да алып бардык. Динарның авыруларына карап, Айнурның да бәл­лүр авыруыннан үлгәнен белдек. Безгә бит бу хакта табиблар әйт­мәгән иде. Генетиклар ике ба­ла­ның да кан анализларын тик­шергәч, бер үк авырудан интеккән­нәрен әйтте. Айнурның авыруы тиз таралса, Динарныкы озаграк бара. Әнә шуңа да коткарып булмасмы дип өметләнәбез”, – ди әбисе.
 
Динарның сөякләре  рентген сурәтеннән ап-ак булып күренеп тора икән. Бала күрми башлаган. Якыннары әнә шуңа да бик борчыла. Әнисе Лилиягә бик авыр. Беренче баласын югалтканнан соң, ул үзенә юаныч, терәк булыр дип, икенчесен алып кайта. Тик язмышка ни язылганын белеп булмый шул. Баксаң, Лилия белән Дамирның геннары бер үк икән. “Чит ил­ләрдә туганнар өйләнеш­кәннән соң балалар остеопороз авыруы белән туа икән. Ә бит безнекеләр туган түгел”, – дип аптырый Гөлсинә ханым.
 
Динарга чит илдә сөяк җелеген күчереп утыртырга җыеналар. Әлегә Галимовлар әнә шуңа өмет­ләнеп яши. Ә сабыйның хәле җи­ңе­ләйми. Күзләре күрмәү өстенә, ул үсеш ягыннан да калыша. 10 айлык бала әле утырып та тора алмый, ди әбисе. “Безгә “Артемка” дигән фонд  ярдәм итәргә алынды. Үз көчебез белән 6 миллионнан артык акча җыйдык. Тик калганын каян аласы? Мәрхә­мәтле кешеләр булышмасмы дип көтәбез. Вакытыбыз аз калып бара. Оныгымны ничек тә саклап калырга иде бит!”– ди Гөлсинә ханым.
 
Динарга ярдәм йөзеннән татар эстрадасы җырчылары хәй­рия концерты уздыра. Әлеге чарага сез дә өлеш кертә аласыз. Шулай ук Галимовлар гаиләсенә матди ярдәм күрсәтергә дә була. МТС, Билайн, Мегафон, Теле2 һәм Ростелеком операторларыннан 3113 номерына artemka сүзе бе­лән үзегез күчерергә теләгән сумманы язып смс җибәрергә мөм­кин.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.11.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»