• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева
  • Сдаётся 2хкомнатная квартира посуточно на проспекте Альберта Камалеева 89625483773
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474
  • Әлмәттә химия-биологиядән репетитор. ЕГЭга әзерләну. 89179228831 Ләйсән Хәмзовна
  • Снимем 2х комнатную квартиру в центре в Актаныше. На длительный срок. Чистоту и своевременную оплату гарантируем! Тел: 89377786691

 

 

 

 

 
Архив
 

               

20.11.2016 Әдәбият

Ике бөртек күз яше (ХИКӘЯ)

Мәхәббәт - кешенең барлык хис-кичерешләрен бергә туплаучы, тормышына ямь өстәүче, изге гамәлләр кылырга өндәүче, мәрхәмәтлелек сүзенә якын торучы, күңелне әйләнә-тирә мохиттәге җан ияләренә карата бары яхшылык эшләргә генә өйрәтүче илаһи төшенчә. Тик мәхәббәт кайчан башлана икән соң? Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Кешеләрнең һәрберсенә төрле вакытта килә ул. Гәрәй Рәхимнең бер шигырендә дә мондый юллар бар:

Мәхәббәт кайчан башлана?
Язгы таң аткандамы?
Дустың белән җитәкләшеп,
Мәктәптән кайткандамы? 

Тик кайчан гына башланмасын, әлеге илаһи хис кеше күңелендә гомерлек юлдаш булганда гына, адәм баласыннан башкаларга карата рәхим-шәфкатьлелек бөркелеп торачак. Бүген Айсылу өчен үтә дә шатлыклы, дулкынландыргыч, истәлекле көн. Аның бүген туй көне. Үзе кебек тыйнак, әдәпле, тыныч холыклы Фәрит исемле егеткә кияүгә чыга ул. Кәләш үзе, кечкенәдән үк, әти җылысыннан мәхрүм калып, әнисенең назлы кулларын тоеп кына үссә дә, шөкер, менә бүген язмышның рәхимлелегенә ия булды. Тигез ата-аналы гаиләдә үскән Фәриткә кияүгә чыгарга насыйп булды аңа. Туйда, яшьлек хатасы белән, сөекле хәләл җефетеннән аерылырга мәҗбүр булган, Айсылуның әтисе Гарифулла да бар иде. Ә Айсылуның дөньядагы иң якын, кадерле, яраткан әнисе Мәдинә апа йөрәк парәсе булган кызы белән янәшә утырды. Мәдинә апа үзе, балачактан үк, тырыш, әдәпле, шат күңелле, башкаларга үч сакламый торган булып, игелекле итеп тәрбияләнде.
 
Гаиләдә әти-әнисе белән бишәү иде алар. Ике кыз һәм бер ир бала. Әтисе эчке органнар өлкәсендә эшләсә, әнисе хисапчы һөнәрен сайлаган иде. Әни кеше кызларын да, үҗәт итеп тәрбияләргә, укымышлы, гыйлемле, зыялы итәргә тырышты. Тик балаларына булган үзенең күңел җылысын гомер көзенә кадәр биреп бетерә алмады шул Сания апай. Җаваплылыкны таләп итә торган үзенең хисапчы дигән вазифасын да җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Шушындый бала җанлы, эш сөючән Сания апайның тәкъдире фаҗигале үлем белән сугарылган булып чыкты. Көннәрдән беркөнне балалары өчен ифрат дәрәҗәдә кадерле булган әниләре иртәнге якта, үләннәргә чык төшкәндә, ашыга-ашыга, кабалана-кабалана хезмәт урынына таба атлады. Барасы юлында, тимер юл аркылы, чыгасы бар иде. Әни кеше үз уйларына, тормыш мәшәкатьләренә шулкадәр чумган иде ки: хәтта поезд килгән тавышны да ишетмәде. Электр поезды да зур тизлек белән килә иде. Күз ачып йомган арада, Сания апайны егып салды. Шушы егылудан, әни кеше өч баласын әтиләренә калдырып, җанын Газраил фәрештәгә биреп, 
күзләрен мәңгегә йомды. Кызлары исә, Мәдинә белән Фәния, әниләренең “укыгыз, тырышыгыз, белем алыгыз” дигән васыятен үтәделәр. Мәдинәсе әнисенең сукмагыннан китеп, Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга кереп, хисапчы һөнәрен үзләштерде. Ә бертуган Фәниясе укытучы һөнәрен сайларга булды. Апалы-сеңелле Мәдинә белән Фәния өйләренә ямь биреп торган, авыр вакытта таяну ноктасы булган газиз әнкәләреннән мәңгегә аерылу ачысын яшүсмерлек чорында татыдылар. Кызлар бу вакытта мәктәпнең 7-8 нче сыйныфларында укыйлар иде. Матур уй-хыяллар белән якты киләчәккә омтылып яшәделәр. Әниләренең күңелендәге мәхәббәт сафлыгы кызларының йөрәк түрләренә үтеп кереп, гомерлеккә сакланып калды. Әни мәхәббәтенең сафлыгы кызларга алга таба тормыш итәр өчен, яшәү көче бирә иде.
 
Мәдинәнең Гарифуллага гашыйк булуы, авыл хуҗалыгы институтында укып, йөргән вакытларда булды. Мәдинә Арчада тора иде. Беркөнне дәресләре тәмамлангач, кайтыр юлга чыкты. Тик ул көнне поездларның расписаниясе кичектерелгән иде. Туташ Компрессорлар урамына кадәр автобус да барды да, юл кырыена чыгып басып, узып китүче машиналарга кулын күтәрергә булды. Бер “Жигули” машинасы килеп туктады. Эченнән бер кара чәчле, кара күзле ир-егет алгы рәттәге ишекне ачып, эндәште:
 
- Туташ, сез кая кайтасыз?
 
- Арчага кайтышым.
 
- Мин дә Арчага юл тота идем. Әйдәгез, алып кайтам, рәхим итеп утырыгыз, - диде ир-егет.
 
Туташ рәхмәтен белдереп, кереп утырды. Юл шактый озын иде. Арчага кадәр нәкъ 60 чакрым. Ир-егет ягымлылык белән генә эндәшеп куйды:
 
- Сез Арчаның үзеннәнме? Кай тирәдә торасыз?
 
- Арчаның үзеннән, Вагыйзовлар урамында торам – диде кыз, елмаеп кына.
 
- Безгә якын җирдә торасыз икән. Мин үзем Камал урамында яшим. Казанга нинди җилләр ташлады? – дип сорады егет.
 
- Авыл хуҗалыгы институтында, хисапчы һөнәренә укып йөрим. Быел соңгы елым. – диде кыз.
 
- Алай икән. Мин үзем Казандагы бер оешмада җитәкченең шоферы булып эшлим. Торуын әти-әни янында, Арчада торам. Әлегә буйдак. Әти-әни булганда, үземне ялгыз итеп хис итмим. Үзләре дә минем кайтканымны, сагынып көтеп алалар. – дип сөйләп китте егет.
 
- Исемегез ничек соң? – дип, сорап куйды кыз.
 
- Гарифулла – диде егет.
 
- Ә минеке Мәдинә – диде кыз.
 
Шулай аралаша торгач, юлда узылган вакыт сизелмәде дә, Арчага кайтып та җиттеләр. Бер-берсенең өй адресларын алыштылар. Егетнең ягымлы тавышы, тыйнаклык саклап, әдәплелек белән мөрәҗәгать итүе Мәдинәнең йөрәк түренә үтеп кереп, яз көне агачлар бөреләнгән кебек, шул урында бөреләнеп калды. Шушы көннән башлап, Гарифулла белән Мәдинә арасындагы дуслык җепләре ныгыганнан-ныгып, вакыт узу белән, мәхәббәткә әверелде. Ләкин Гарифулланың күңелендә мәхәббәт белән беррәттән, хәмер белән мавыгу да яшәде. Мәдинә югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлады. Үзенең туган ягында хисапчы булып эшли дә башлады. Гарифулла да кыз белән озак итеп, вакыт үткәреп йөрисе килмәде булса кирәк, әтисе белән якыннарыннан кулын сорарга батырчылык итте. Шул рәвешле егет белән кызга никах укылды. Берничә ай үткәннән соң, Мәдинә көмәнле булды. Тик Гарифулла гына, никахлы хатынының йөкле булуына да карамастан, хәмер белән дуслыгын өзә алмады. Хәмер, зина кылу, отышлы уеннар, әдәпсез җырлар – болар барысы да шайтан боҗрасыннан дияргә була. Гари
фулланың да, авызына хәмер керүгә, башында шайтани уйлар бөтерелә башлый иде.
 
Беркөнне эштән кайтышлый ул, үзенең мәктәп елларында күзе төшеп йөргән классташы Сиринәне очратты. Күптән күрмәгән сыйныфташының хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң, кафега чакырырга булды. Сиринә озак уйлап тормады, Гарифулланың тәкъдименә тиз арада риза булды. Ике классташ өстәлдәге хәрам эчемлекләр белән төне буе, рәхәтләнеп, күңел ачтылар. Бу көнне Гарифулла сөекле хатыны Мәдинәсе янына кайтмады. Классташының өендә төн кунды. Әлеге хәбәр, чыбыксыз телефон аша, тирә-юньгә таралып, иреннән йөкле булган Мәдинә ханымга барып җитте. Булачак әни кеше иренең хыянәтен кичерә алмады. Шул рәвешле Гарифулла белән Мәдинә аерылыштылар. Мәдинә Аллаһы Сөбеханә вә Тәгаләдән, исән-сау гына, бала таба алсам иде дип, дога кылып, ялварып сорады. Һәм Аллаһның теләге белән, дөньяга Айсылуны китерде. Мәдинә өчен, әлеге мизгел – гомерендәге иң шатлыклы вә куанычлы мизгелләрнең берсе иде. Баласын кадерләп сөйде, йөрәгеннән ташып чыккан барлык хис-кичерешләре белән иркәләп, назлап, яратып имезде. Үзенең бар мәхәббәтенең сафлыгын кызы Айсылуга бирде. Гарифулла исә, Мәдинә белән аралашмаса да, кызы Айсылу янына килеп, баласын төрле-төрле күчтәнәчләр белән сөендерде. Мәдинә үзе янына чит-ят ирләрне якын китермәде. Үзенең калган гомерен кызы Айсылу өчен багышлады. Кызына яхшы тәрбия, тирән белем бирергә тырышты. Айсылу мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, әнисенең юлын сайлап, авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керде. Укуын төгәлләгәч, үз белгечлеге белән авыл хуҗалыгы тармагында хисапчы булып эшли башлады. Хезмәт урынында механик булып эшләүче Фәрит исемле егет белән танышты. Танышлык-дуслыкка, дуслык исә, мәхәббәткә әверелде. Берничә ел кыз белән егет булып йөргәннән соң, туй ясап, өйләнешергә булдылар.
 
Менә бүген аларның туйлары. Туйга, Гарифулла да үз гаиләсе белән килгән иде. Айсылу өчен кияүгә чыккан көнендә, әнисенең дә, әтисенең дә янәшәдә булулары, аеруча да күңеленә күтәренке рух өстәде. Килгән кунаклар, кияү белән кәләшкә, теләкләр тели башлагач, сүз Гарифулла абыйга да җитте. Ул, утырган урыныннан торып, Айсылуның янына ук килде:
 
- Кызым, мин сине ихлас күңелдән, гомереңдәге шушы истәлекле туй көнең белән тәбрик итәм. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, сайлаган тормыш иптәшеңне яратып һәм яратылып, бер-берегезне кадерләп, бәхет-сәгадәттә яшәвегезне телим. – диде. – Безнең ялгышлыкларны кабатламасагыз иде...
 
Ата кешенең күзләренә яшь тулды... Ике бөртеге бите буйлап тәгәрәп тә төште. Моны бары тик Айсылу гына күрде бугай, чөнки әти кеше кызына шулкадәр якын басып тора, куллары белән кочакларга базмаса да, күңеле белән коча, үбә иде ул әтисез үскән кызны. Бу ике бөртек яшьнең берсе – әнисе, икенчесе – үзе икәнен аңлады Айсылу. Күз яшьләре идәнгә түгел, ә әтисе кулындагы чиксез зур чәчәк бәйләменә төште”. Димәк, алдагы гомер чәчәктәй матур булачак” – дип юрадылар ата белән кыз икесе дә.

Марат ГАЙНУЛЛИН
Матбугат.ру
№ --- | 20.11.2016
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments