|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2016 Хатлар
Җондызлар
Татар җырларын сагынгансыңдыр, - дип ахирәтем “Мәйдан” каналын кабызып җибәрде. Ярымшәрә бер үсмер кыз баламы, әллә артык арык гәүдәле бер ханыммы, битендәге буяуларыннан һич аерырлык түгел, “китмә, китмә” дип ачыргаланып сикерә-сикерә такмаклый. Кызык та, кызганыч та. Соңгы вакытта нигәдер миндә бер теләк еш уяна. Хатын-кыз җырчыларыбызның битләрен юкә мунчаласы белән ышкып юып, табигый битләрен күрәсе килә. Хәер, ни әйтәсең дә, хәзер сәхнәгә күпләре шул битлекләре белән күлмәкләрен күрсәтергә чыга да бугай инде. Миндә генә шундый фикер микән, әллә башкалар да шулай уйлыймы?.. Шулай итеп утырабыз “Мәйдан” карап. Эх, “җырлап” та куялар инде. Өстәл артында утырган килеш кенә шул “җырчылар” белән кай тарафларда гына сәяхәт кылып кайтмыйсың. Кырлары-урманнары, ике-өч кенә өе калган авыл урамнары, диңгез буйларында тилереп җырлап йөрүләр дисенме... Күпме генә күзләремне чекерәйтеп карап утырсам да, бер генә күңелемә ятышлы җырны да ишетә алмадым. Кайда соң ул безнең моңлы сандугачларыбыз?
- И хәзерге җырлар, - диде ахирәтем Зәйнәп, минем уйларымны җөпләгәндәй. Без тыңлап үскән җырларга җитәме соң инде? Сүзләре дисеңме, көйләре дисеңме...
- Апа, татар эстрадасын яратасыңмы? - дип сорап куйды, песиен кочаклап яныбызга килеп утырган дустымның кызы Алия. Яратам, нишләп яратмаска, дип бер-ике исемне атаган идем, кара карлыгандай күзләрен зур ачып:
- Кемнәр соң алар, - дип сорап куймасынмы. Ул әйткән исемнәрне ишеткәч, минем дә крыжовник төсле яшел күзләрем аптыраудан уңга-сулга әйләнгәләп алдылар. Шулкадәр дөньядан артта калганмын икән.
- Шуны да белмисең мени, Исламия апа, менә шушы җырны җырлый ул, дип башлаган иде дә, никтер исенә төшерә алмады, көен көйләргә маташты, анысы да барып чыкмады. Беркөнлек җырлар истә калмый шул инде ул. Бер колактан керәләр дә, икенчесеннән чыгып ычкыналар.
Татар эстрадасы бигрәк баеды шул соңгы елларда. Яңгырдан соң чыккан чүп үләне билчән кебек үсә хәзер җырчыларыбыз. Халык сүгә тора, алар “суза” тора. Җырлагыз егетләр-кызлар, еламагыз гына. Тамашачыгыз бар икән, горурланып җырлагыз, ләкин “җондызланмагыз” гына. Менә монысы начар нәрсә.
Кемдер халык җырын тыңлый, кемдер такмак тыңлап кушылып җырлый. Бездә хәзер ирек бит. Эшлисең килсә эшлә, эшләмәсәң түшәмгә төкереп ят. Безнең заманда гына ул, әти-әни янына авылга кайтыр өчен, бер көн ял сорарга, хуҗа янына теш врачы янына кергән кебек калтырап керә торган идек. Хәзер хөррият. Акча кирәк булса, чык та җырла. Ник җырламаска, безнең халык җыр ярата бит ул. Кайчакта шундый хисләнеп китә җырчыларыбыз, киенергә дә онытып йөгереп чыгалар сәхнәгә. Шулкадәр тамашачы көткәндә, каян киенеп өлгерәсең. Нәрсә эләгә шуны эл дә, әйдә, вперёд! Время-деньги. Синең арт шәрифәләреңне, ябылмый “онытылып” калган күкрәкләреңне күзләре белән капшаштырганчы, син шалт җырлап та бетерәсең. Халык ни җырлаганыңны ишетми дә, аңламый да кала. Хәер, нәрсәсен аңлыйсың инде, ике сүзне әйләндереп дүрт кабатласаң -менә сиңа җыр. Шәп бит, елмаеп бөгеләсең-сыгыласың, да кереп тә югаласың (ул элек кенә, бушка җырлаганда кат-кат чакырып җырлаталар иде). Җондыз бит син. Тирә-юньгә бары нурларың гына сибелеп кала.
Көн дә бер төрле ризык ашап булмагандай, көн дә бер төрле җырлар да тыңлап булмый, аш төрләндерү кирәк анысы. Менә мин үзем кәеф юкта Тямаевны куеп җибәрәм. Болай да күңел тулып торганда Илһам абыйны тыңлап утыра алмыйм бит инде. Таш атсагыз атыгыз, яратам шул егетегезне. Җырын ишеткәнче, үзен күрүгә күңелем күтәрелеп китә. Ыспылошной позитив. Татарский Никулин, - дим мин аны яратып. Афәрин, Фирдүс (ялгышмасам исеме шулай бугай), җырла, туган, сөйли торсыннар, син көйли тор. Безнең халык яраткан кешесен генә сөйли ул.
Ашказаным көйсезләнеп, күнелем болганып торганда тыңлый торган тагын бер җырчым бар, җәмәгать. Тыңлыйм, чыраен күрүгә ярдәме тия. Шулай булгач ничек яратмыйсың инде аларны.
Җырлагыз, егетләр-кызлар! Җырлый белмәсәгез, сәхнә буйлап авызыгызны ачкалап-япкалап йөрештереп торыгыз. Безнең халык киң күңелле ул, җырлады бит бу “мескен” дип, барыбер кул чабачаклар. Бары җондызланмагыз гына. Әгәр инде бу чирне йоктырасыз икән, көзге каршына ипләп утырыгыз да, бик игътибар белән үзегезне күзәтегез. Берәр җирегездә берәр үзгәреш бармы? Тирә-ягыгызга караштырып алыгыз, колак-борын тирәләрен капшаштырып карагыз, яңалары үсмәгәнме? Телегезне чыгарып карарга да була, икенчесе күренмиме? Авызыгызны ачкалап-япкалап карагыз. Бер үзгәреш тә тапмыйсызмы? Шулай булгач, синдә тирә-яктагы кешеләрдән бер нәрсәң белән дә аерылмыйсың бит. Нәрсә дип күркә кебек кәперәеп йөрисең?
Әгәр инде көзгегә карауга маңгаегызда зур йолдыз үсеп чыкканын күрсәгез, кичекмәстән духтырга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу инде “түбәң китә” башлаган дигән сүз. Монысы белән шаярырга ярамый. Вәт...
...Хуҗалар белән җылы хушлашып кайтыр юлга чыктым. Шәһәрне кичке караңгылык каплаган. Тәрәзәләрдәге меңләгән утларга карап алга атлыйм. Октябрьнең беренче, оялчан кары агачларга бәс булып яткан. Парлы чыршылар, карлы чыршылар... Тукталышка җитәрәк шау-гөр килеп яшьләр төркеме узып китте. Ике колак яфрагым шәлперәеп алар артыннан карап калдым. Я, Ходай, ничек чыдай, сүгенергә яратабыз гына да инде, җәмәгать. Шуның кадәр бер сулышта катлап-катлап, бөтен туган-тумачаны санап, фани дөньяга килгән-киткән урыннарны барлап бары тик без, рәсәйлеләр генә булдыра алабыз. Хәер, монысы инде икенче мәсьәлә...
Исламия КУРАЗБАЕВА |
Иң күп укылган
|