15.11.2016 Мәдәният
Күңелне әйләндереп сала торган “Юньсез бала” җыры кемгә багышланган? (ИНТЕРВЬЮ)
Эльвира Шамгуллина башкаруында “Юньсез бала” җырын тыңлап караган һәркем, ким дигәндә, тормышта үзенең урыны, әти-әни белән мөнәсәбәте хакында уйланачак. Җырның авторы да Эльвира үзе. Тәтеш районы кызы бүгенге көндә Казанда югары белем ала. Төнозын җырлар яздырырга әзер иҗатка гашыйк яшь башкаручы нигездә бик моңлы һәм моңсу җырларга өстенлек бирә.
— Күңелне әйләндереп сала торган җырга башлангычны нәрсә бирде?
— Кайвакыт әнигә сирәк шалтыратырга туры килә, соң кайткач борчыйсы да килми, йә эштәдер дип уйлыйсың. Тиешле игътибарны, җылылыкны җиткермичә калгач, “мин юньсез түгелме икән?” дип уйлап куям. Юкса, әти-әни кечкенәдән багып үстергән, аларга ихтирамны һәрчак күрсәтергә кирәк. Җыр кинәттән генә, бер көй колагыма чалынгач туды. Сүзләре дә үзеннән-үзе тиз һәм җиңел язылды, ләкин җырны чыгару һәм аранжировка өстендә озак эшләдек. Мин үземә карата бик таләпчән, шуңа кат-кат камилләштерергә туры килде. Үземнең элеккеге җырларны тыңлагач та канәгать калмыйм, чөнки яңасы яхшырак килеп чыга бара.
— Үзеңнең әти-әниең белән мөнәсәбәтең нинди?
— Безнең мөнәсәбәтләр яхшы, ләкин кайтырга сирәк туры килгәнгә якын кешеләремә карата җанлы сөйләшүләр, аралашу җиткереп бетермим кебек. Минем үземнең үпкә юк, ә менә әти-әниемнең үпкәләп калган чаклары бар кебек тоела. Алар һәрчак сагынып көтәләр, ләкин ара ераклыгы үзенекен итә — әти-әни янында торып булмый, үз тормышың белән яши башлыйсың. Җырым да юану булсын дип иҗат ителде. Без гаиләдә 3 бала, минем ике апам бар. Төпчек булгач, бигрәк тә яннарында күрәсе киләдер дә, ләкин гел мөмкинлек тә табып булмый.
— Син бүгенге көндә А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында белем аласың. Вокаль мөмкинлекләрең әйбәт була торып нигә сәнгать өлкәсе буенча укырга кермәдең?
— Музыкаль белемем юк, ләкин мин тәҗрибәле укытучыларым белән аерым вокал дәресләрендә шөгыльләндем. Кечкенәдән җырлыйм, шул вакытта башкарган җырларымның видеоязмалары да бар. Минем бит төгәл җырчы гына булам дигән максатым юк, әти-әнием дә җитдирәк һөнәр сайларга киңәш итте. Җыр сәнгатенә кереп китүне бик хуплап бетермиләр. Мәктәптә укыган вакытта ук дәресләр кала дип борчылалар иде. Үземә җыр бик ошагач, иҗатны калдырасы килми. Әтием үзе баянда уйный, әнием дә җырлаганда кушыла, ләкин иҗат кешеләре димәс идем. Туганнар белән бергә җыелганда, гаилә бәйрәмнәрендә җырларга мөмкиннәр.
— Чыгышларны бары университет кысаларында гына ясыйсыңмы?
— Университет кысаларында “Студентлар язы” фестивалендә, мәртәбәле чараларда катнашам, ләкин аннан кала төрле бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә чыгыш ясарга дәшәләр. Хәтта дусларымның туен да алып барырга туры килде. Мәктәптән үк “Йолдызлык”, “Дулкыннар” кебек җыр бәйгеләрендә катнашып килдем. Бәләкәй вакытта зур урыннар яулап булмады, чөнки хәзерге тавыш мөмкинлекләрем белән чагыштырганда, минем белән ул вакытта ныгытып шөгыльләнүче булмаганы сизелә.
— Белгечлегең буенча эколог булуга карамастан, алга таба тормышыңны барыбер иҗат белән бәйлисе киләдер?
— Мин үземне белгечлегем буенча эшләрмен дип уйламый, чөнки күңел тартмый, ә сәнгатьне бик яратам. Иҗат итү, театрларга йөрү, талантлы шәхесләр белән аралашу җаныма рәхәт. Айга бер булса да театрга йөрергә тырышам. Соңгы тапкыр “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән бик тәэсирләнеп, илһамланып кайттым.
— Актриса булырга кызыгасыңмы?
— Фильмда төшеп карыйсым килә. Мин мәктәптә укыганда ук спектакльләрдә катнаша идем, Галиябану роле әле дә хәтеремдә. Сәнгатьле сөйләү конкурсларында да республика күләмендә урыннар алганым бар. Бер төн эчендә Г. Тукайның “Япон хикәясен” онытылып, эчтәлегенә кереп китеп ятлап чыктым, укытучы үзе дә гаҗәпләнде. Шуннан соң минем мөмкинлекләремне бәяләп башка биремнәрдән азат итте. Минем хәтер яхшы, сөйләгәндә дә текст күз алдыма килеп баса.
— Җырларыңа көйне дә, сүзләрне дә үзең иҗат итәсең. Балачактан килгән сәләтме бу?
— Беренче шигыремне 4 сыйныфларда язган идем. Безнең Актүш исемле этебез бар иде, шуңа атап язылган балачак шигырләрен бүген дә елмаеп укыйм. Шигырьләрне язганда көйләре бергә туа, үрелеп иҗат ителә.
— Иҗатташ дусларың кемнәр?
— Беренче курстан ук Артур Дәүләтшин белән эшлим. Ул аранжировкалар да ясый, дөресли дә, киңәшсез дә калдырмый. Үз эшен булсынга түгел, ә сыйфат өчен эшләгәч, мин аңа бик рәхмәтле. Шулай ук Альберт Исмаил белән дә дуэтыбыз бар. Кыш турында җыр яздырырга килгәч, очраклы гына аңа тыңлатып карадык. Альберт кушымтасын ошатмыйча үз фикерләрен әйтә башлады, шулай уйлый торгач башка кушымта язды. “Ак җилкәнем” исемле җыр дуэт булырга тиеш түгел иде, ләкин берләшеп аңа инде клип та төшерергә алындык.
— Җырларыңны яза барасың, ләкин барысы да чыкмый, күрәмсең. Киләчәктә аларны барларга исәп бармы?
— Җырлар бар, ләкин яздырылганнары аз. Җырларым үзеннән-үзе моңлы килеп чыга. Берүзем генә каласы килгән чакларда да дуслар моңаеп торырга ирек бирми. “Юньсез бала” җырын да Илүзә дустым үгетләп, күндереп яздырды. Җыр үз бәяләмәм буенча да яхшы килеп чыкты, ләкин яздыру теләге белән янып йөрмәдем. Әлеге иҗат җимешемне күптән түгел генә чыгарсам да, тыңлаучылар бик яхшы фикерләр җиткерәләр, җыр белән, минем иҗатым белән кызыксыналар. Шулай булганда алга таба музыкаль юнәлеш буенча укырга керү теләге бар. Дөрес, планнар үзгәреп тора, язмыш барын да үзе билгеләр. Тумаган тайның билен сындырмыйлар диләрме әле…
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 15.11.2016