поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.11.2016 Мәдәният

Рүзилә Бикә: “Шалтыратуга "Салават" җыр театры белән гастрольгә чыгып киттем” (ИНТЕРВЬЮ)

Җырчы Рүзилә Бикәне тамашачылар Салават Фәтхетдинов та мактаган тавышы, җырлары өчен генә түгел, ә үзенчәлекле, милли исеме белән истә калдырды. Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән Рузилә музыкаль мәктәпне дә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен дә кызыл дипломга тәмамлаган, ә бүгенге көндә ул югары белем ала.

Кечкенәдән тынгы белмәгән җырчы, спорт ярышларында, матурлык бәйгеләрендә, зур конкурсларда катнашып, сәхнәдә чыгыш ясап үскән. “Сәхнә мине тәрбияләде, яхшылыкка этәрде” – ди Рүзилә Бикә.
— “Бәхетем” җыры белән тыңлаучыларны сөендерергә өлгердең, ә бу концерт сезонында үзеңдә нинди яңалыклар?
— “Бәхетем” исемле җырым чыгуына мин шат. Әйе, чыннан да тыңлаучыларым бу җырны яраттылар, күп кенә хатлар, комментарийлар килде. Миңа бит бар әйткән сүз, теләк тә мөһим, чөнки мин әлегә үз стилемны эзлим. Бәлки, яраткан тыңлаучыларым миңа берәр киңәш бирерләр дип ышанып калам. Яңалыкларга килгәндә, Алла бирса, ноябрь, декабрь айларында күренекле артистлар белән чыгышлар ясыячакбыз. Яр Чаллы шәһәрендә, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак Шәфәгать Салиховның зур концертына әзерләнәбез. Анда күп кенә Чаллы артистлары, Казанда иҗат итүче оста баянчылар, җырчылар катнаша. Шулай ук алга таба да төрле авылларда, шәһәрләрдә чыгышлар булачак.
— “Салават” җыр театрында ничек эшли башладың?
— “Салават” җыр театрына бик тә җырчы, бэк-вокалист кирәк иде. Тәкъдим килгәч, мин ризалашып,  6 сәгать эчендә җыенып, бер әзерлексез алар белән гастрольгә юл тоттым. Минем өчен бу бик җаваплы зур эш иде. Бу адым ялгыш булмады, сабыр һәм түзем булдым. “Салават” жыр театры белән Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербургта булдык. Мәскәүгә килгәндә, Салават Фәтхетдинов мине үзенең “Татарча солянка” концертына куйды. Иҗатыма карата аның уй-фикере яхшы. Беренче тапкыр җырымны тыңлагач, “Темборы бар, темборы бар” дигән сүзләре һаман да колагымда. Бу сәфәрдән соң Казан каласында Салават Фәтхетдиновның юбилей концертларында да эшләргә насыйп булды. Мәртәбәле артистлар белән эшләвемә, алардан киңәш, тәҗрибә алуыма мин ихлас шат. Болар барысы да яшь артистка бик кирәк. Шунысы кызганыч: ул чакны мин студент идем, укуымны калдырып, алар белән концертларда эшләп йөри алмадым.  Шуңа да барысы вакытлыча булды. Шулай вакыт үтү белән 27 сезон концертлары да җитте. Бу яз айлары иде. Миңа кабаттан гастрольләргә чыгарга дип шалтырату килде. Берничек тә каршы килә алмадым, чөнки миңа “Салават” җыр театры инде якын иде, аларны сагынып та өлгердем. Себер якларына бару авыр һәм җаваплы сәфәр иде. Аллага шөкер, барысы да яхшы булды. Ул якларны күптәннән күреп кайтасы килә иде инде. Салават абый миңа берсүзсез “Шөкер итәм булганга” исемле җырны башкарырга тапшырды.  Себер халкы зур алкышлар белән кабул итеп, бәхетле итте. Шундый мөмкинлекләр биргәнгә зур рәхмәт сүземне Салават Зәки улына әйтеп үтәсем килә. Аның миңа карата хөрмәте зур булды, шуңа да бары рәхмәт кенә аңа.
— Яраткан тамашачың кайсы якта? Кайда аеруча илһамланып чыгыш ясыйсың?
— Дөресен генә әйткәндә, бик күп якларда чыгышлар ясаганым бар, төрле жирдә төрле халык һәм төрле энергетика. Болай аерып әйтә алмыйм, шулай да үз туган ягыңда күбрәк илһамлану киләдер ул.
— Сәхнәдә “Бикә” исеме астында гына чыгыш ясарга теләк булмадымы?
— Уемда бар иде, ләкин сәхнәгә “Бикә” дип кенә чыккан юк. Рүзилә Бикә исеме астында чыгышлар ясыйм. Чын исемем — Рүзилә Бикова. Исемгә тиз ияләштеләр, алай начар якка әйтүче кеше булмады. Киресенчә, бик килешеп кенә тора дигән  фикер әйтәләр. Рүзилә исеме үземә үк якын, “бәхетле” дигәнне аңлата, шуңа аны сәхнә исеменә кертү дөрес булыр.
— Матурлык конкурсларында да катнашырга яратасың. Үз-үзеңнең чибәр икәннеңне исбатлау мөмкинлегеме бу?
— Матурлык конкурсларында катнашыр өчен тышкы матурлык белән генә булмый. Монда талантлы, үзенчәлекле булу кирәк һәм матур сөйләшүгә дә карыйлар. Укыган вакытта ук бөтен матурлык конкурсларында катнашырга тырыштым. “Сөмбелә” “Нәүрүзбикә” “Мисс грация” исемнәрен яуладым. Мин 2012 елда “Мисс Набережные Челны” конкурсында катнашкан идем. Финалга чыккан егерме кыз арасыннан бишесе генә «Miss»  исеменә лаек булдылар. Үземнең туган  телемдә җыр башкарып, жюриның күңеленә үтеп, “Мисс талант” номинациясен яулап алдым.  2013 елда Казанда үткән “Минем матурым” бәйгесендә катнашып “Минем сандугачым” номинациясендә бүләкләндем.  Тагын бер зур матурлык конкурсы — “Сабан туе гүзәле — 2016”, анда “Иң тырыш” номинациясен миңа бирделәр. Башка бәйгеләргә караганда матурлык конкурслары күпкә авыррак.
— Ә җыр бәйгеләрендә еш катнашасыңмы? Кайсы фестивальләрдә лауреат исеме алдың?
— Җыр бәйгеләрендә мин төгәл 14 яшемнән катнаша башладым. Тәүге тапкыр Тверь шәһәрендә узган илкүләм “Парад планет”  фестиваленнән укытучым Ниневская Гүзәлия Исмагиловна белән икенче лауреат исеменә лаек булып кайттык. Минем тырышлыгыма карата бу беренче зур бәя иде. Аннан бик күп төрле республикакүләм, халыкара конкурсларда күптапкырлар лауреат дипломнарына лаек булдым. Халыкара “Когда мы вместе”, “Урмай моңы”, “Йолдызлык”,  “Жемчужина”, төбәкара  Әлфия Авзалова исемендәге җыр бәйгесе, “Милләтем хәзинәсе” фестивальләре лауреатлары булдым. Кырыктан артык дипломым җыелды. Кырым ярымутравында булып узган халыкара “Балтийское созвездие” конкурсында 1000нән артык конкурсант арасыннан лауреат дәрәҗәсенә лаек булып кайттым. Кая гына барсам да барлык җырларымны татар телендә башкарам.
— Сәхнә киемнәреңә дә, күлмәкләреңә дә сокланучылар шактый. Махсус тектерәсеңме?
— Әйе, сокланучылар шактый, кызыксынып сорыйлар да әле. Махсус тектерелгәннәре сатып алынганга караганда күпкә уңышлы чыга, шуңа да без әни белән бергә киңәшләшеп, бар күлмәкләрне дә үзебезчә тектерәбез.
— Балаларны музыкага укытырга махсус чакырдылармы? Вокал белән теләп шөгыльләнәләрме?
— Баларны музыкага укытканым алай юк, шул практика үткән вакытларда эшләп алган бар. Вокал укытучысы булу теләге әле чынга ашмады.
— Гастрольләргә бай тормыш ошыймы?
— Әлбәттә, ошый. Мин гастрольдә йөрергә бик яратам.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 08.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»