|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2016 Җәмгыять
Бүген Казанда яңа "шайтан-тәгәрмәч" ачылды (ФОТОрепортаж)Бүген "Ривьера" каршында күзәтү боҗрасы ачылды. 65 метр биеклеккә күтәрүче әлеге аттракцион дөньяда иң зурлардан санала ди. 36 бүлмәчекнең һәркайсы теге яки бу шәһәргә багышланган, һәркайсы җылытыра һәм кондиционер белән суытыла. Боҗра ел әйләнәсе эшләчәк. Руслар аны еш кына "чёртово колесо" дип атый. Татарчага әйләндерсәк, "шайтан-тәгәрмәч" була инде. Бер кат әйләнеп төшүнең бәясе 150 сумнан башлана. Атнаның нинди вакытына карап, бу бәя үзгәрәчәк. Беренчеләрдән булып боҗрага "Матбугат.ру" хәбәрчесе менде. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 Артем МЕЛЬНИКОВ фотолары (vk.com/artikul)
--- |
Иң күп укылган
|