поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.10.2016 Милләт

“Тукайга сәяхәт” күргәзмәсендә шагыйрьнең шәхси әйберләре тәкъдим ителә (ФОТО)

Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Биредә бөек шәхеснең кулъязмалары, шәхси әйберләре, Тукайның Анна Ахматова тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләренең төп нөсхәләре, Тукай үзе исән вакытта басылып чыккан 33 китабы һ.б. үзенчәлекле экспонатларны күрергә мөмкин.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев күргәзмәнең Казан Кремлендә оештырылуы үзе бер зур әһәмияткә ия дип саный.



“Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты биредә тулы чагылыш тапкан. Ул хронологик тәртиптә төзелгән. Белүебезчә, Тукайның үз өе булмаган, гел кунакханәләрдә яшәгән. Шуңа аның кулъязмалары сакланмаган. Безнең институтның архивында аларның бик азы гына саклана. Күргәзмәләр залының диварларында Тукайның тормышына, иҗатына кагылышлы иллюстрацияләр урын алган. Алар безгә Тукайны тагын да ныграк аңларга мөмкинлек бирә”, — ди Зөфәр Рәмиев.

Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров билгеләп үткәнчә, күргәзмәне оештыруда Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, ТР Милли китапханәсе, республиканың Милли архивы һ.б. оешмалар ярдәм иткән.



“Моңа кадәр Тукайның үз кулы белән язылган, аның тормышына багышланган документларның бер урында, бер вакытта шул кадәр җыелганы юк иде. Күргәзмә шул яктан үзенчәлекле”, — диде Илһам Гомәров.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукайга кагылышлы 300 ләп документ саклана. Күргәзмәгә урнаштырыр өчен, экспонатлар махсус яңартылган. Документлардан тыш, биредә бик үзенчәлекле фотосурәтләрне дә күрергә була. Алар аша әлеге чор мохитен яхшырак тоярга мөмкин, дигән фикердә әңгәмәдәшебез. Мисал өчен, Габдулла Тукай Әстерханга сәяхәте барышында яки замандашлары Фатих Әмирхан һ.б. белән төшкән фотосурәтләр күргәзмәнең төп өлешләренең берсен тәшкил итә.

Шәхси әйберләрдән, Габдулла Тукайның юл кәрзине, кара савыты, карандашлар савыты, кәләпүше, беренче гонорарына сатып алынган тартма һ.б. экспонатлар тамашачылар хозурына тапшырылган.

Чыганак: Татар-информ


---
Addnt.ru
№ --- | 27.10.2016
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»