поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.10.2016 Әдәбият

Ялгыз көймә (ПОВЕСТЬТӘН ӨЗЕК)

– Мәрзия, сездә Коръән укытканда, мин дә үз нигезебезгә укытам әле дип уйлап утырдым.
– Күңелдәгене үтәргә кирәк!
Күрше-тирәне чакырып, Коръән укыттылар.

Кич белән Мәрзия:
– Син минем өчен күпме акча тоттың? Мин синең өстә яшәргә тиеш түгел. Әти-әни янына кайтасым килми, синең яннан китәсем килми, ләкин әрәмтамак булып яшисем дә килми.
– Юк, әле беркая китмисең, мин синең сакчың. Куркам мин сине югалтырмын дип. Дөресрәге, үзеңне югалтырсың дип куркам. Иртәрәк әле сиңа замоктан чыгарга, – дип көлемсерәде Саимә. 
– Шаяртма әле...
– Аннан, безнең эш бетмәде әле. Миңа Миңзифа апа Коръән укырга өйрәнергә васыять итте. Бар догалыкларын мирас итеп калдырды. Мин отпускада чакта, бар рәвешен китереп тәһарәт, гөсел алырга өйрәнәбез. Аннан иртәнге намазны өйрәнәбез. Тәүбә намазы – ике рәкәгать нәфел намазы уку да бик кирәк булыр. Намазда укыла торган догаларны ятларсың, мин беләм. Безгә башлангычка шулар җитеп торыр. Аннан күз күрер тагын.
– Мин сиңа комачаулап яши алмыйм инде. Бәлки синең сөйгәнең белән парлашасың киләдер. 
– Минем сөйгәннәремә гел армиядә булырга язган. Башта Миргалим армиядә булды – заочно яраттым. Инде тагы бер сөйгәнем БАМда, аны да заочно яратам, хатлар аша сөештек. – Саимә өйне яңгыратып көлде. Аннан җитдиләнеп, – кайтуыннан куркам, – дип өстәде. – Читтән берәр хатын ияртеп кайтыр да соңгы шәмем сүнәр. Читтән торып яратканда кешегә беркем дә комачауламый. Ә сиңа кияүгә чыгарга бик иртә, сакчың усал, рөхсәт итми әлегә. Аннан син ирләр күрү планын арттырып үтәдем дидең. Безнең тавык фермасында күп йомырка салган тавыкларны списать итәләр, тәк шту, списан син. Әтәчләр юк дип уйла.
 
Мәрзия егылып бетеп көлде: 
– Усал тәре, ачуланып та булмый бит сине. Ирония, сарказм, ух, явыз! 
– Усаллык та кирәк икән ул үз урынына. Бар, дустым, әнә теге китаптан догалар ятлый тор. Мин Җәүдәтемне заочно яратып алыйм әле.
– Кара әле, ул хатларың белән ни эшләмәкче булды икән Гайния?
– Хат язган булыр иде, ара бозып. Ләкин анда адрес юк иде. Ул бит Миргалимгә минем өстән төрле ялган язып яткан. Шуңа Миргалим ышанып, миннән шикләнгән, читләшкән. Бу юлы да шулай иткән булыр иде. Бер авыз пешкәч, өреп кабасың шул. Аннан Миргалимнән аермалы буларак, Җәүдәт аңа тамчы да ышанмый. Конверт тышына дөрес булмаган адрес белән башка кеше фамилиясен яза килде бит. Хатларны укыды инде, әлбәттә. Башта көнләшеп шартлагандыр, аннан хисләремнән көлгәндер. Эченә сыймагач, үз бәясен тагын да төшереп, кешегә дә укыткандыр. Укытсын, мин тамчы да борчылмыйм. Мин кеше ирен тартып алмадым. Бер-берсен сөйгәннәр арасын бозмадым, – диде ул җитдиләнеп. Аннан шаяртуга борды:
– Йә, иптәш Мәрзия, Саимә самими хисләрен кәгазьгә төшерә. Егет белән кыз яратышканда, комачаулама! 
Мәрзия көлеп: 
– Күңелсез кеше дип әйтмәс сине беркем дә, – диде.
– Мин бит теләсә кемгә ачылмыйм. Күңелемә хуш килгәнгә – ябылмыйм. Саз чәчәге инде менә! Эх, шулай дигән иде миңа бер мишәр егете...
 
Хат башы – яз каршы!
Сәлам ямьле Чулман ярларыннан!
 
Исәнме, сөеклем Җәүдәт! 
Сиңа төн утырып хатлар язучы Саимә дип белерсең. Сәлам Раузитлар гаиләсенә. Галя-Галия сораган кипкән алма кагын посылка белән район почтасыннан үткән атнада салдым. Икенче көмәнен дә исән-сау күтәрсен. Сау-сәламәт була күрсеннәр! Гайния икенче оныгы туасын да белми. Тәкәбберлектән дә яман тагын  ни яман икән? Явызлыктыр, мөгаен. Мин үзем дә хәйран усалландым әле. Хатка язарлык кына түгел. Хәер, минеке зыян-зәүратлы түгел.
 
Җәүдәт, тормыш мине өйрәтте, әйе, еламаска өйрәтте: мин күпкә җиңел яшим хәзер. Һәрнәрсәдә чикләрне белергә кирәк икән бит. Тормышны, кешеләрне яратырга, әмма күпмедер өлеш битараф та калырга икән. Ихласлык, самимилек балачакта гына торып калырга тиештер дип уйлыйм. Кемгәдер яхшылык эшләсәң, аннан гел яхшылык кына өмет итү – күпне өмет итү икән ләбаса. Явызлык та көт икән! 
 
Кешегә ышанырга кирәк дип беләм, чөнки шикләнеп яшәү күңелне борчый. Шул ук вакытта ышанып бетү дә ярамый икән – ярык тагарак алдында калдырулары бар, монысына да әзер булырга икән. Тормышка сокланып яшәгәндә, вакыт-вакыт тез астыңа сугу ихтималын да истән чыгарырга ярамый. Болар барысы да тормышның авыр мизгелләрендә дөрләп янып бөтенләй сүнмәс өчен кирәк. Үз көеңә ян: артык дөрләмә дә, пыскыма да! Мин шулай уйлыйм, Җәүдәт. Ә Гайния кебекләр үзләрен дөнья кендеге дип санап, һәр нәрсәне контрольдә тотарга күнеккәннәр. Кайчакта философлар кебек фикер йөртәм. Бу дөньяда без мал көтүе кебек өерелеп йөрибез икән ләбаса. Һәр вакыйганы: кешенең шәхси эшеме, җәмәгать эшчәнлегеме аларны контрольдә тотып, чыбыркылаучы көтү башлыклары бар (Гайния, мәсәлән). Алар дөньяга шуның өчен туганнардыр. Уемнан кичерәм дә шундыйларны, кешелек дөньясына бер генә дә файдалы гамәлләрен күрмим. Бу дөньяда төркемнән һич алга атларга, артка калырга, читкә тайпылырга ярамый. Көнчел, хөсетле бәндәләргә алда бару ошамый – сүз-гамәлләре белән камчылыйлар, читкә атлаганны өнәмиләр – гайбәт саталар. Артка калганны ошаталар, борын чөяргә форсат чыга чөнки.
 
Ярдәм кулы сузган булалар, аннан шул “изгелекләрен” сөйләп бетерә алмыйлар. Ә урта өлештә таптанып гомер иткәннәргә бер сүзләре юк. Алар көтү башлыгы күрсәткән юлдан атлыйлар чөнки. Үзләрен дөньяның кендеге итеп тойган бәндәләр тарафыннан гына түгел, язмыш тарафыннан камчылансам да, урта өлештә таптанып торырга яратмадым шул. Күпме генә җәрәхәтләсәләр дә, барыбер үзем булып калдым.
 
Алга атлыйсым килә, Җәүдәт. Дәрәҗә дә, дан-шөһрәт тә кирәкми миңа! Үзем өчен! Бары, кеше дигән бөек исемгә лаек буласым килгәнгә. Теләге булганнарны артымнан ияртәсем килә, бу тормышны ямьлисем килә. Бары шул гына, Җәүдәт! Бу хатым бик озын булды. Бәлки салмам да әле. Акыл сату кебек чыкты.Ә мин нибары эчемне бушаттым. Ак кәгазь бите бүлдермәде, барын да кабул итте. Мин бит гомерем буе серләремне ак кәгазь бите белән уртаклаштым. Шигырь иҗат итүем дә шул күңел серләремне кәгазьгә төшерүем генә бит ул. Иҗатчыны хисле диләр. Гайния, әнә гомере буе иләс-миләс ди мине. Хисмени? Аңны акыл ияли, акыл!.. Йөрәк авазы: “Яз!” – ди... Инде, ярты төн үтте, иртәгә тәмамлармын, мөгаен... 
 
Мәрзия, беренче көнне уяткан кебек, бүген дә Саимәне иртәнге намазга уятты:
– Саимә-ә! Әй-й, начар сакчы! Будильник шылтыраганын да тоймый ятасың бит! Тор! – диде ул, төрткәләп. 
Саимә оялып куйды. Аны ничәнче тапкыр инде килендәше уята. Шылт иткән тавышка да сискәнеп уянучы, вакыты белән караңгы төннән шүрләп йоклый алмаучы Саимә, Мәрзия белән яши башлаганнан бирле, тынычлап йоклый иде шул. 
 
Мич буендагы ләгәндә тәһарәт алдылар. Инде белсәләр дә, ялгышмас өчен язылган шпаргалгаларны һаман әле намазлык читенә куя килделәр. Икесе дә чиксез шат иде... 
 
Соңгы көннәрдә Мәрзия эче авыртудан зарланды. Шулай да, Саимәдән киңәш сорый-сорый, ашарга пешерде. Ике туган кебек гөрләшеп ашадылар. Физик эшкә таза Саимә ишегалдындагы бар эшне дә үзе эшләде. Мәрзия Саимәгә булышасы килеп, чыгып баскалады:
– Саимә, мин элек эшли алсам да, мутланып йөз сәбәп таба идем. Ә хәзер шулкадәр эшлисем килә, булдырып булмый. Бу карны элек тә бу йортта кайната белән син көрәдең... Хәзер – бер үзең.
 
– Борчылма син, эштән бер дә туя белмим мин. Кешегә кушарга да яратмыйм. Ялым булса да, китапханәгә барам бүген. Алдан ук ясап куясы стендым бар иде. Озак тормам, үзең теләгән берәр нәрсә пешереп куй, яме...
Китапханәдә “Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына – 95 ел” дип стенд ясап элде, китапларын урнаштырды. “Шактый тузганнар икән болар. Яңа басмаларына алыштырып булмасмы? районга баргач, сорармын әле”, – дип уйлады ул, китап киштәсенә  матурлап тезеп урнаштырганда.
 
Көлешә-көлешә яшьлектәге якын дуслар Галимә белән Рабига килеп керделәр. 
– Урамда буран, Саимә туган,
Безнең бәхеткә, биредә булган!
 
Шаркылдап көлделәр. Саимә урындыкта басып торган җиреннән:
– Рәхим итеге-е-з!! – дип ике кулын җәйде, үзе чак егылып төшмәде.
– Сәлам, дускай! – Урындыкта басып торган Саимәне икесе дә кочып алдылар, күтәреп идәнгә бастырдылар.
– Ай, сез шундый салкын. Шулай буранмыни анда? Мин килгәндә юк иде бит. Кагынып керегез, чәй эчертермен үзегезгә, җылынып китәрсез.
– Ә без сәйлүн чәеңне эчәргә кердек тә инде. 
– Такта чәй – якты чырай, – дип елмайды Саимә. – Сәйлүне бетеп китте әле, филлесе дә ярап торыр бүгенгә. 
– Такта чәй дә эчә идек, ә? Беркөн әллә кайдан гына килеп чыкты әле ул кул астына, бигрәк тәмсез инде. Хәзер тәмле чәй генә эчәбез шул, – диде Галимә, салган киемнәрен тотып чыгып барышлый.
 
Хатыннар урамга чыгып, өсләрен кагып кергәндә, Саимә яшел чәйнегенә кипятильник тыгып, өстәлгә фил төшерелгән һинд чәе кабын алып куйды.
– Синдә гел яхшы чәйләр генә була. Мәрзиянең Ереваннан алып кайткан чәйләре гел бетми әле синең, – дип авыз кыйшайтты Рабига.
– Китмиме әле ул синнән, Саимә? Кыш чыкты ич инде. Ник дип түзеп ятасың син аны куып чыгармыйча? Эчүен ташлаган дип ишеттем инде дә, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Кайсы алкашның кеше булганын күргәнең бар?
– Юк, кызлар алай түгел ул. Гомер буе эчкән кешеләрнең дә эчүен ташлаганнары бар. Ышанырга кирәк кешегә, яхшыны уйларга кирәк! Сез уйлаганча начар түгел ул.
– Мәрзия намазга баскан дигән сүз дөресме ул, Саимә? – дип авызын бөрештереп куйды Галимә.
– Дөрес.
– Уф, ачу килә минем шундый җыен  әтрәк-әләм намаз укый дигәч. Шулар инде кеше булган булып, дин юлында йөриләр, – диде Рабига, иңбашларын уйнатып.
– Әй дустым, тукта, чү! Бу нинди сүз? Синең авыздан чыгамы соң бу?
– Минекеннән! Теләсә нишләп йөриләр дә аннан намазлык өстенә басалар.
– Без Алла түгел, Ходай үзе белә! Ярамый мондый сүз сөйләргә. Тормыш шулкадәр катлаулы. Дөньяны дөрес аңлау өчен, күңелне чистартып, Коръән укып карарга кирәк. Аннан бу көфер сүзеңне сөйләмисең инде син.
– Саимә, синең үзеңнеке үзеңә җитмимени соң? – диде Галимә, күзләрен кыса төшеп. – Тыныч, матур тормышыңны бозып, Мәрзияне керттең.
 
Берәү гомер иткән алкашыннан ничек котылырга белми яши, ә син алкаш, азгын килендәшеңне өеңә сыйдырдың. Документ нигезендә йорт аныкы булганга шүрләдеңме соң? Судка биреп, артына тибеп чыгарып була иде бит.
– Дурак син, Саимә. Хет ачулан, хет юк! Мин ул себерке белән бер өйдә яшәү түгел, ялгыш урамда күрсәм дә, күңелем болгана. Тфү, шакшы! Гайниягә үзе сөйләгән ул... – Рабига төкергән  кебек кыланды.
– Шул  намаз укый диген инде, ә? – Галимә җирәнү билгеләрен йөзенә чыгарды.
Саимә сабырлык сакларга тырышты. Кайнап чыккан чәйнекне иске журнал өстенә утыртты, газета-журналларны урындыкка алып куеп, өстәлгә газета җәйде, касәләр алып килде. Дуслар әле һаман Мәрзияне сүгәләр иде. 
– Галимә, син ник укымыйсың намаз? – Саимә үтә җитди караш ташлады.
– Ник укыйм ди мин? Чип-чиста кеше мин, юасы гөнаһым юк!
– Намаз гөнаһ юуу өчен укылмый бит. Аллаһы Тәгалә бәндәне үзенә сәҗдә итү өчен яралткан. Гөнаһсыз бәндә юк.
– Ярар, акыл сатма әле, Саимә. Шул булганга, йортыңа керәсем дә килми. Яса әле чәй! – Галимә касәсен өстәл уртасына шак итеп куйды.
Саимә касәләргә чәй ясады, үзе кайнаткан помадканы куйды:
– Кил син, күр, борылып карамаслык, күңел болганырлык берни юк! Мәрзия дә нәкъ безнең кебек кеше. Мин аның белән сөйләшеп туялмыйм.
 
Ялганчылыгы да, хәйләкәрлеге дә бар иде барын. Ялкаулыгы да юк түгел, әмма алар хәзер бер дә зыянлы түгел. Ул бүгенге көндә бездән көчлерәк кеше! Мин тигез җирдәге түмгәкләргә егылып кына яраланып яшәдем, ә ул төпсез караңгы, пычрак чоңгыллардан күтәрелгән кеше.
 
Начар юлда озак адашып йөргән – бары шул, ләкин ул туры юлга чыгасы килгәндә, ярдәм кулы сузучы булмаган, киресенчә, аны гел түбәнгә төшерергә тырышканнар. Хәтта әти-әнисе аңларга тырышмаган. Менә сез дә бит, инде ике куллап иманның беренче баганасына ябышкан кешене сөйрәп төшереп, таптарга торасыз. 
 
– Ә кем кушкан аңа начар юлда йөрергә? Акылсыз! Ирләргә асылынып торган исерек чырае күз алдыма килеп баса... Бер дә дөрес эшләмисең инде, сыендырып. Аның урынына исерек булса да, бер ир керткән булсаң, ир назы күргән булыр иең, кыйшайган рәшәткәңне кагар иде, дускаем...
 
Саимәнең сабырлыгы төкәнде – кызып китте: 
– Ирле итәсегез килде инде... Йөрәк эше бит ул кызлар, кадак кагу өчен генә анда кеше кертә алмыйм мин, аңлыйсызмы? – Саимә, йөрәк турысына ишарәләде. – Аннан... Мәрзиянең үткәнендә нигә казынасыз сез? Бүгенге  тормышыннан чыгып фикер йөртегез! Бүгенге абруен билгеләгез, ихтирам яуларлык икән – хөрмәт итегез! Нигә гел юкка чыгарырга тырышабыз соң без бер-беребезне?! Әллә дөнья шулкадәр тармы? Һәркем ялгыша ләбаса. Йә, кайсыбызның ялгышлары юк? 
 
Галимә белән Рабига, тавышын күтәрә төшеп, ялкынланып сөйләгән Саимәгә карап каттылар. Касәләрдә чәй суына бирде.
– Бар, барыбызның да бар! Берберебезнекенә ошамаган төрле-төрле генә, – дип, үзе куйган сорауга үзе җавап биреп, эчендә кайнаган сүзләрен тезеп китте ул. – Бер ялгыш икенче ялгышны тудыра. Ялгышларны кабатламаска акыл кирәк тә бит, “акыллы булам” дип кенә булып буламы соң? Ул да җиңел генә бирелми: йә тирә-яктагылар комачаулый, йә тәрбия ягы аксый, йә нәселдән килгән башбаштаклык чабудан тарта... Мәрзия дә, мең тырышлыклар белән ихтыяр көче туплап, түбәнлекләрдән күтәрелә килгәндә, авылдашлары кабат тез астына сукканнар. Кабат егылган, кабат түбәнлеккә төшкән. Бар кеше дә бер төрле була алмый бит. Үткәннәрен сызып ташлагыз, онытмаслык сезгә бер генә зыян да салмаган, юлыгызга аркылы төшмәгән ләбаса. Тар күңелле булмагыз инде, дусларым! Бүген ул чын кеше! Ул тәүбәгә килде.
 
Ул дөрес юлда! Мәрзия үтеп киткән саен гайбәтен чәйнәмәгез, сөйләшкәндә икенче сортлы итеп, киная белән сөйләшмәгез! Булышыгыз, савабы булыр. Һәр якты карашка рәхмәт күзе белән карый ич ул!
 
Килегез әле сез өйгә. Чәйләр дә суынды әнә. Суытмыйча, рәхәтләнеп бер эчәрбез, сөйләшеп утырырбыз. Авыл Советында эшләгәндә барыгыз да ярата идегез бит. Тәмле телле кеше белән сөйләшү үзе бер җан рәхәте. 
– Саимә, йә, тынычлан, кызып киттең, – диде Галимә, Саимәнең өстәлгә куелган кулын чәбәкләп. – Син аңлый беләсең шул кеше күңелен. Минем баш шәрифенә әле барып җитте бу. Дөрес әйтәсең син. Кыз балалар үстерәбез, Алла сакласын! Янган йөрәкне суык чәй басса гына инде, – дип, касәсен күтәреп бер сулышта эчеп куйды ул.
– Саимә, син хаклы, без һавалырак ахры. Киләбез әле, Алла боерса. 
– Гафу, кызлар, катырак әйтсәм. Гаделсезлекне күтәрә алмыйм, Миңзифа апа шәкерте бит мин. – Саимәнең алсуланып киткән йөзенә елмаю кунды...
***
Сыерчык бураны төнлә дә тынмады. Ялгыз ике хатын төрле уйлар кичерде.
“Бу Саимәнең эчендә нинди уйлар кайный икән? Ничек ул миңа изгелек эшли ала? Чын күңелдән түгелдер?! “Әти-әниең янына кайтып кит!” – дип ник әйтми? Бәлки ул куып чыгарыр дип куркып кына түзәдер?”.
Ә Саимә китапханәдә булган сөйләшүне кабат уеннан кичерә иде:
– Мәрзияүүү! Йокламыйсыңдыр син? 
– Юуук!
– Быел иртә язда рәшәткәләр яңартырга иде дип уйладым әле. Йорт-җирне яхшы, матур хәлдә тотарга иде. Хуҗаларның чын йөзе шунда күренә. Рәхәтен күреп яшәү генә түгел, мирасны сакларга да кирәк! Ә бит безнең мирас калдырыр кешебез дә юк бит. Үләргә җыенмыйбыз әле, шулай да... Хәер, булган малга ия табылыр. Хәерле бәндәсен насыйп итсен, әйеме, Мәрзия! Без синең белән берәр бала тудырдык, ә үстерергә насыйп булмады. Мин әле эшләп торам, кассада акчам да бар. Әйдә, бер ятим балалар йортына акчамы, әйберме биреп, шуларны шатландырып кайтыйк! Без бит ялгыз, ирекле хатыннар, ирләребезнең мыжгагы да, көнчесе дә, алкашы да юк. Бәхет, понимаешь?! Аннан, эшлим дип йөрисең, эшкә урнашканчы, врачка барып күрен әле, ник авырта ул эчең һаман?
 
 – Күпне күргәнгә!.. – Мәрзия әрнүле аваз чыгарды. Озак кына дәшми торгач, сорап куйды. – Саимә, әгәр синең кызың унсигез яшендә ирсез корсак күтәрсә, син нишләр идең? 
Көтелмәгән сораудан аптырап калган Саимә:
– Белмим инде, Мәрзия, – дип куйды. Озак кына уйлап торгач, – аның өчен кешене баласыз гомер кичертеп караргадыр. Бүгенге көннән чыгып уйласам: үз балам китергән әр-хурны күтәрер идем, баласын үстерешер идем. Ходай күргәнне нигә кешедән яшереп торырга? Балалы көе дә иргә чыгып, матур яшәүчеләр бар бит. 
 
– Әти-әнием ялгышымны аңлый торган булса, бәлки мин дә инде онык сөйгән булыр идем. Нишләптер, авылдашлардан өстен булырга тырыштылар алар. Дан-шөһрәткә табындылар. Мин шуңа белдермәдем дә авырлы булуымны, тәҗрибәсез башым белән үзем хәл иттем. Түбәнлеккә төштем, аларның да абруе югалды. Ә бит яшьлектәге гөнаһым ул ялгышлык кына иде. Аны төзәтеп була иде бит! Бала язмышында ата-ананың роле зур икән шул. И ялгышлар, ялгышлар!.. 
– Язмыш, Мәрзия! Шулай да, җанны Алла сакласа, тәнне үзең сакларга тиешсең! Арт шәрифең баштан өстен булып, аңа хуҗа булып алгач, тәртип булмый инде тормышта! Дәрткә хуҗа була белергә кирәк шул!.. Авырга алма, ачуланма! Ә бит минем дә җан бар иде, Мәрзия, әллә юк идеме?..
 
...Саимә рәшәткә китертте. Аны Мәрзиянең теге вакыттагы шешәдәшләре май аена кадәр корыда торсын дип, абзарга ташыдылар. Мәрзия дә ташышты.
– Эшләми эшләү ярамагандыр инде. Һич туктамый авырта әле бу, – диде кич белән тәмам боеккан Мәрзия. Саимә аны икенче көнне таныш табибы аша сөйләшеп, гинекологка алып барды. Тикшерү үтеп бетергәч, врач Саимәнең үзен генә чакырып алды.
– Рәкыйпова Мәрзия сезнең кемегез? 
– Килендәшем. 
– Күп булса, ике ай яшәячәк. Анда яман хаста. Үзенә сиздермәгез. 
– Операция ясап, гомерен озайтырлык түгелмени? 
– Соң килгәнсез, соңгы стадия.
Борчылган Мәрзия: 
– Ни диде врач? – дип сорады. Саимә, йөзенә кызык мимика салды да, шаяртырга булды: 
– Авырлы икән ич син! Шуны миннән яшереп йөргәнсең. Вәт икебезгә бер наследник буласы. 
Мәрзия авырткан эчен тотып, шырык-шырык көлде: 
– Юләр орлыгы каян төшкән ди?
– Абзарда шәп төшергәннәр. 
Мәрзия ачулана белми иде. Хәер, төртмә телле Саимәгә үпкәли торган да түгел иде.
– Үзе шутник, үзе явыз, – диде Мәрзия башын чайкап.
– Переходной возраст ди, врач. 
– Подростковый дигәндер инде, – дип көлде Мәрзия.
– Әйе. Әле минем сине кияүгә дә бирәсем бар.
Мәрзиянең күңелен нәрсәдер тырнап торса да, шаян булырга тырышты: эчен тотып, юктан да көлде. Саимәне җитдилек биләп алды. Күпме шаяртып була җиңеллек ясыйм дип?
– Әйе, Мәрзия, климакс диде, борчылмаска кушты. Безнең яшьтә организмда андый авыртулар, үзгәрешләр булырга мөмкин дип аңлатты. Аптекадан витаминнар, авырту баса торган дарулар алыйк та кайтыйк, – дип, чыгу юлына атлады...
 
Юл буе авыр уйларга бирелеп, тәрәзәгә текәлеп кайтты Саимә. Бер-берсенә иптәш булып, уртак тел табып яшәп яталар иде әле. Бик кызганды ул килендәшен. Мәрзия нидер сизенде, бар игътибарын намазга бирде. Ястү намазын да өйрәнде. Иртә-кичле дога кылды. Саимә иртәгесен генә укый алды, ястү вакытында ул эштә була, казага калдырып укыйсы килмәде. Дөресрәге, үзен җиңә алмады. Мәрзиянең авыртулары көчәйде, намазы да кала башлады. Ул аңлый иде инде. Бер кичтә Саимәне янына чакырды:
– Саимә, сиңа зур рәхмәтемне белдерәм! Картлык көннәрең бәхет белән үтсә иде. “Яшьлектә ничек тә үтә, картлыкка калдырмасын”, – диләр бит. Әйе, яшьлектә җиңел акыл белән җиңел үтә икән, ә менә хәзер уйлатып җанны кыйный. Син минем үткәннәремне аңлаучы, аны ничек бар, шулай кабул итүче булдың. Яхшы, матур киләчәккә ышандырдың, шулай мине караңгы чоңгылдан тартып алдың. Алланың рәхмәте яусын! Чын кеше син! Сиңа таба алданрак юл алмаганмын, ичмаса. Хәер, Ходай кайчан, кая юллыйсын үзе белә...
 
Тудырып үстергән газиз әти-әниемне алып килергә машина җибәрә алмассыңмы икән? Кая җирләнәсемне алар хәл итсен. Бу туфракта да якын кешеләрем, туган туфрагымда балам җәсәде ята... Миңа кайда да ярый.
 
– Мин бит сиңа алданрак та әйткән идем, алып килим дип. Син һаман, “иртә әле” дидең.
Мәрзия Саимәне гүя ишетми иде:
– Ходай хозурына күчәргә курыкмыйм шикелле. Син миңа булдырып булган кадәрен эшләргә ярдәм иттең. Инде ахыргы сүзем иман кәлимәсе булса иде, әти-әнием килгәнче, җаным чыкмаса иде. Тагы бер тапкыр кичерүләрен сорыйсым килә. Мин инде башка берни дә булдыра алмыйм...
Саимә төнлә йокламады. Шприцлар кайнатып укол кадарга да өйрәнгән иде инде. Тик авырту баса торган уколлар бик азга ярдәм иттеләр. Мәрзиягә ничек тә җиңеллек эшләргә тырышты: саф һава кертим дип, форточканы ачты.
 
– Зиннәт үз кулы белән уйган иде бу форточканы...
Саимәнең йокылы баш мие уянып китте. “Менә кайларда йөри уйлары”, – дип сагайды ул.
– Балта остасы иде шул Зиннәт абый... Бизәкле шкафларына кемнәр генә сокланмый хәзер дә...
Ә төн шулкадәр матур иде. Тәрәзә уемыннан җылы йомшак җил керде. Ае да нәкъ шул тәрәзә буенда эленеп торды.
– Ә яшәү шундый матур икән, Саимә. Без генә аның рәхәте кайда икәнен аңламыйча, михнәткә батырабыз икән. Тиздән агачлар яфрак ярыр, аяк астына хәтфәдәй үлән түшәлер... Тормышка гашыйк кешеләр эшкә ашыгырлар... Иртә кояш чыгар, кич ай калкыр... Ә мин шуларны дөньядан китәр алдыннан гына күрдем... – Мәрзиянең бите буйлап яшьләре тәгәрәде.
 
Иртүк гаражга барып, колхоздан машина сорады Саимә. Фәләхетдин белән Сәвия бик тиз килеп җиттеләр.
Ата-ана туктаусыз яшь койды. Мәрзия кулларын сузып, икесен дә кочты: 
– Китергән авырлыкларым өчен гафу итегез! 
– Син дә кичерә күр безне! Сабырлыклар җитеп бетми шул безгә...
– Мин исән көе кайта алмам инде авылга. Гәүдәмне туган туфракка җирләргә каршы булмасагыз, шунда җирләгез. Миңа ничек тә ярый. Авырмагыз, исән-сау булыгыз! Бәхил булыгыз!
 
Шуларны әйткәч, күзен йомып тынып калды. Саимә, Мәрзиянең исенә төшереп, иман кәлимәсен колагына пышылдады. Мәрзия “беләм” дигәндәй, сизелер-сизелмәс кенә баш какты. Димәк, күңелдән әйтә дип уйлады Саимә. Күп тә үтмәде, Мәрзия тартылып куйды... 
Бу йортка ике тапкыр килеп төшкән, күп тә яшәмәгән Мәрзиянең гәүдәсе бу юлы соңгы юлга – туган авылына юл алды. ( Г. Г.)

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА
Матбугат.ру
№ --- | 27.10.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»