|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2016 Мәдәният
Марат Шәйбәков: “Каз тәннәре йөгерерлек итеп җырларга кирәк” (ИНТЕРВЬЮ)“Иделләр кебек дулаган чакларым бар минем дә” – дип җырлаган Марат Шәйбәков сәхнәдә, киресенчә, шуның кадәр гади, тамашачыга якын һәм көләч, шуңа бу сыйфатны бары җырда гына икән дип кабул итәсең. Әлбәттә, һәркемнең дә тормышта дулап алган чагы була бит. Шул вакытта нәкъ менә Марат Шәйбәковның “Идел дулый” җырын искә төшерерлек. Башкортстан һәм инде Татарстан тамашачысының да эчкерсез иҗади мәхәббәтен яулаган танылган җырчы яшьлек турындагы җырларга аерым игътибар бирә. “Яшьлегем урамнары” артыннан чыккан “Шук малайлар” җырына төшерелгән клипта да нәкъ яшьлек елларын сагынып җырлана. — Ни өчен “Шук малайлар” җырына клипны чегәннәр, атлар белән бәйләп төшерергә булдыгыз? — “Шук малайлар” җырына бэк-вокалны чегән җырлары стилендә яздырдык. Алар төшкән клипларны да бик күргән юк бит. “Үсмер чакта без кичләрен атлар көттек яланда” дип җырлана, шуңа да атлар, чегәннәр белән төшерергә уйладым. Җырның эчтәлеге шулай күз алдыма килде. — “Яшьлеккә кайтып ураулар тик хыял булып кала” дип җырлыйсыз, ә үзегез яшьлекне сагынасызмы?
— Яшьлекне һәркем сагынадыр ул, мин дә искәрмә түгел. Сагындырса да гаиләне, балаларны калдырып кайтып китеп булмый. Хыяллансаң, студент чакларны кайтып бер урыйсы иде, укыган чакларны искә төшерәсе килә.
— Халык бигрәк тә моңсу, моңлы җырларны яратып кабул итә. Андый җырларны башкарганда эчке кичерешләрегез нинди?
— Мин моңсу, сузынкы җырларны бик яратып башкарам. Тамашачы күңеленә керерлек итеп, җырның мәгънәсен үзем аша үткәреп җырлыйм. Сәхнәдә чакта каз тәннәре йөгерсә, димәк, җиренә җиткереп башкарам, үзем дә канәгать булам.
— Гастрольләрегез шактый уңышлы бара. Концерттан соң арып чыгасызмы?
— Концерт куйганда ару сизелми ул, ләкин тамашадан соң күпме көч һәм дәрт киткәне сизелә. Ерак юлларга – Себер якларына ноябрь башында җыенабыз. Артист тормышы юлда үтә диләр бит, ләкин сәхнәдә тамашачы үзе дә куәт өстәп тора.
— Кәефегезне нәрсә төшерә ала?
— Минем кәеф тиз төшә. Иртән бер кеше булсам, төштән соң бөтенләй икенче булып куярга мөмкин. Соңга калуны яратмыйм. Үзем әйтелгән вакытка йөри торган кеше, башкаларда да шул сыйфатны хөрмәт итәм. Берәрсе көттерсә мин инде нишләргә белмим. Үзенә күрә кешенең тәрбиясен дә чагылдырадыр бу.
— Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова белән иҗатташлык ничек башланды? Сез әле дә бер-берегез белән иҗат итәсезме?
— Әнвәр һәм Гүзәл белән иҗади дуслык “Ихлас” җыр театрында башланды. Шул төркемдә бергәләп чыгышлар ясадык. Аңа кадәр без Гүзәл белән Ризван Хәкимовларда эшләдек, соңрак үз төркемебезне оештырырга булдык. Бүгенге көндә дә аралашып яшибез, дуслык җепләрен нык тотабыз.
— Сәнгать өлкәсеннән кала башка эшләр белән шөгыльләсезме? Бәлки үз бизнесыгыз бардыр?
— Хуш китәрлек бизнесым юк. Ел буе концертлар белән гастрольдә, шулай ук бәйрәмнәр дә оештырабыз. Эшләгән кешегә эш җитәрлек. Үзенә күрә шоу-бизнес инде. Әлегә сәхнәдән китеп булмый, китәсе дә килми.
— Бары сыйфатлы, төпле, мәгънәле җырларны гына башкарасыз. Сайланырга туры киләме?
— Әлбәттә, сайланасың. Җыр сайлау бик җинелдән бирелми, чөнки аның сүзләре дә, көе дә туры килеп, күңелгә ятарга тиеш. Шулай булмаса аны башкарып булмый. Күп эзләнергә туры килә, чөнки килделе-киттеле жырларга акча әрәм итәсе килми, аннан кала аранжировка ясату да кыйммәт хәзер.
— Тамашачылар кайсы җырга мөкиббән?
— Тамашачыга нинди җыр кирәк икәнен әйтә алмыйм мин.Төрле кешегә төрле җыр ошый. Кемгәдер моңсу, кемгәдер дәртле, ә кемгә авыл көйләре хуш килә. Репертуарга төрле темага, төрле кызулыктагы җырларны сайларга тырышасың инде. “Бу тормышта болай да авыр, концертка дәртләнеп кайтырга киләбез” диючеләр дә бар. Тамашачының ихтыяҗына туры килергә тырышабыз.
— Тормышның ямен нидән табасыз?
— Тормышның ямен беренче чиратта үземнең гаиләдә табам. Балаларым һәм тормыш иптәшем яшәеш чыганагы. Шулай ук яңа җырлар эшләгәндә күңелгә бик рәхәт, ямьле була, сөенеч эчкә сыймый хәтта.
— Өметсез шайтан гына була, диләр бит. Сез нинди максатлар белән янып йөрисез?
— Максатларымның берсе булып Татарстанда танылу алу тора. Язган булса, Татарстан буйлап концертлар куярга телим.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|