поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.10.2016 Мәдәният

Лилия Вахитова: “Җырларым баш авыртуын баса дияләр” (ИНТЕРВЬЮ)

Уфа шәһәрендә иҗат итүче автор-башкаручы Лилия Вахитованың җырларын татар эстрадасының танылган башкаручылары репертуарларыннан төшерми. Алар юкка гына популяр түгел, чөнки сәләтле композитор һәм җырчы кечкенәдән үк бәетләр, халык җырларын тыңлап үскән. 8 яшеннән баянын кулдан төшермәгән Лилия Вахитованың бүгенге көндә 200ләп язылган җыры бар, алардан балалар өчен генә дә 40лап җыр иҗат ителгән.

— Тормышны гүзәл дип җырлыйсыз, ә үз язмышыгызны ничек бәялисез?
— Үземне шәхси  тормышта бәхетле булмаганмындыр дип исәплим. 15 еллап ялгыз яшим, янымда терәк булырдай ир юк, ләкин, Аллага шөкер, әти-әнием бар, ярдәмгә әзер торучы 3 балам белән сөенеп яшим. Тормышыма ямь өстәүче иҗатым бар. Язмыш шулай кушкандыр дип уйлыйм. Әгәр дә тормышта булсам, бәлки моңлы җырларым язылмас  та иде.
— Шигырьләрне авторлар бик күп юллыйлар дисез, сәләтегезне югары бәялиләр, димәк?
— Интернет аша миңа бик күп шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен жибәрәләр. Кайсысына бөтенләй җыр язып булмый, ә кайсыбер шагыйрьләрнең һәрбер шигыре үзе җырлап тора. Мәсәлән, Гөлнара Рәшитова, Гөлфия Шакирова, Алия Султан, Зәлифә Шәймөхәммәтова кебек иҗатчылар язган шигырьләргә көй язу җиңел дә, рәхәт тә.
— Балалар җыр бәйгесен алып барырга махсус чакырдылармы?
— Балалар җыр бәйгесен үткәрү идеясы 2 ел элек үземнең башыма килде. Мин бу фикеремне “Туган тел” каналына тәкъдим иттем.  Җитәкчелек ризалыгын биргәч, бу эшкә ныклап алындык. Эш дип әйтеп тә булмый инде аны, вакытны күп сарыф итсәк тә, ул минем өчен хобби, иҗади ял итү кебек булды. Гала-концертта бик күп төбәкләрдән, хәтта Татарстаннан да килгән балалар бар иде. Әлеге концертны карарга Маузир Гиниятуллин үзе дә килде. Быел яңарак “Тургай” бәйгесен башлап җибәрдек, ул шулай ук матур үтәр дип ышанасы килә.
— Балалар, яшьләр иҗаты бүгенге көндә нинди дәрәҗәдә?
— Балалар өчен җырлар табу кыен дип зарлана әти-әниләр. Беренче турда ретро яисә халык җырларын башкарырга дип шарт куелды, ләкин балалар җырлар белмиләр яисә таба алмыйлар. Бу очракта минусовкалар табып, артистлардан җырларын башкарырга рөхсәт сорап үземә ярдәм итәргә туры килде. Мәсәлән, безнең бер конкурсантыбызга Гүзәлия үзенең җырын  башкарырга ризалык бирде. Сорасалар, балаларга үзем дә тиз генә җыр язып бирәм. Балалар өчен күбрәк Гөлфия Шакирова белән  иҗат итәбез.Ул да минем кебек бер әйтү белән эшкә тотына һәм тиз арада язып та жибәрә.
— Филмьда да төшәсез икән, ул нәрсә турында булачак?
— Әйе, әле ай ярымлап вакыт кинога төшеп йөрергә туры килде. Кастингка үзем теләп бардым. Ул Башкортстанда яшәп, халык ысуллары белән дәвалаучылар, күрәзәчеләр турында бик кызыклы документаль фильм булыр дип ышанам, берничә айдан кинотеатрларга чыгар дип исәплим. Республиканың ерак көньяк районнарына да барырга туры килде. Изге җирләргә бардык, биек тауларга да мендек. Авыр чаклар да булды, ләкин без бирешмәдек, түземлек белән үз эшебезне башкарып чыктык.
— Димәк, җырлау белән генә чикләнеп тормыйсыз?
— Җырлау белән генә чикләнмим, әлбәттә, яшь барган саен күп эшләрне башкарып каласы килә. Яшь чакта бит вакытны уйламыйсың, ул бара да бара, ә олыгая башлагач “мин бу тормышта ниләр эшләдем әле?” дигән сорау белән уйга каласың. 2014 елда Казанга барып “Казансу” дип аталган җырым белән регионара композиторлар бәйгесендә беренче урынны яуладым. Быел тагын, Алла бирса, махсус шушы конкурс өчен Габдулла Тукай шигыренә язылган җыр белән Татарстан башкаласына барырга җыенам. Бүгенге көндә укучы яшьләр мәдәни үзәгендә эшлим, көллияттә укучыларга җыр сәнгате серләрен ачам. Чакырган җиргә бар дигән шикелле, төрле мәҗлесләр дә алып барам. Халык ошаткач, димәк, иҗат итәргә кирәк.
— Кайсы җырчылар белән аеруча яратып эшлисез?
— Җырчылардан бик күпләр ошый. Мин язган жырларны бик матур итеп Айдар Галимов, Әлфинә Әзһәмова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Айдар Фәтхетдинов, ИлСаф, Илнар Сәйфиев, Лилиана Газизова, Әнвәр Нургалиев, Зилә Шәехова, Дамира Сәетова, Гүзәл Диникеева, Эльмир Газизуллиннар башкара. Мәрхүмә Вәсилә Фәттәхова да Гөлнара Рәшитова сүзләренә язылган “Миләүшәләр”  җырын һәрбер концертында күңелен биреп башкара иде. Быел берничә җырымны  үз репертуарына Эльмира Сөләйманова да алды. Татарстаннан яшь жырчылар өчен шактый күләмдә җырлар иҗат ителде. Лилия Шәймөхәммәтова, Эльвира Кашапова, Эльмира Хәмидуллина, Сирень Сиразова, Марсель Фаткуллиннар мин язган жырларны җиренә җиткереп башкара.
— Җырларыгызны ошатмыйча киткән вакытлар буламы? Тәнкыйть сүзләре еш ишетеләме?
— Җырларым үземә кайвакытта ошамаган чаклар да була, ләкин андыйларны мин җырчыларга тәкъдим итмим дә. Тәнкыйть сүзләре дигәннән,  аларны әллә ни ишеткән юк, үземә туры бәреп әйтмиләр алай. Артымда сөйләүчеләр бар, миңа аның турында соңыннан булса да җиткерәләр. Әлбәттә, кемгәдер минем уңышларым тынычлык бирмидер, ләкин аңа игътибар итмәскә тырышам. Андый сүзләрне бары үзләре булдыра алмаган кешеләр тарата дип уйлыйм. Мактау сүзләрен исә күп ишетергә һәм укырга туры килә. Яңа җырларымны мин гел интернет челтәренә куя барам, халык тыңлый, ярата, миңа рәхмәт сүзләре күп язалар. Хәтта җырларым баш авыртуын баса диючеләр дә бар арада.
— Сәхнәдән арган чаклар буламы?
— Сәхнәдән арымыйм мин, чөнки бик еш йөргәнем дә юк. Мин язган җырларны күбрәк башка артистлар башкара, ә мин үземне автор-башкаручы дип исәплим. Халыкка бик кирәк булыр дәрәҗәгә җиткәч, бәлки, шул чакны гастрольләргә йөри башлармын. Рәсәйнең күп кенә төбәкләренә чакыручылар бар, хәтта Мәскәү шәһәренә дә, Канадага сабан туена да чакыралар.
— Иң зур байлыгыгыз нәрсә бүгенге көндә?
— Тормышымнан канәгатьмен. Аллага шөкер, фатирым, машинам, баяным бар. Әти-әнием исән-саулар, җәй буе бакчада мәш киләбез, әтием анда өй төзеде, мунча салды. Ике кызым, бер улым, дусларым янымда. Байлыгым шул инде. Быел дуслар чакыруы буенча Италиягә дә барып кайттым әле. Якташым,Чакмагыш кызы, иҗатташ дустым Алия Султан кунак итте. Илләр тыныч, үзебез исән-сау булуын телим. Әлбәттә, чишмә кебек ургылып, җырлар язылып торсын.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 15.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»