|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2016 Шоу-бизнес
Раил Рамазанов ширбәт аен кайда үткәргән?!Күптән түгел популяр алып баручы, җырчы Раил Рамазановның сөйгән яры Наилә белән гаилә коруы турында хәбәр иткән идек. Яшьләрнең ширбәт ае ничек узуы турында сорашып шалтыраткач, Раилдән кызык җавап ишеттек. – Гадәттә, яшь парлар туйдан соң ширбәт аена җылы якка китә, ә без әллә кая барып тормадык – бәрәңге бакчасына кайттык. Шулай итеп, ширбәт аенда тормыш иптәшемнең туган ягы Питрәчтә бәрәңге алу белән мәшгуль булдык. Барлыгы 10-15ләп капчык чыкты. Үземнең авылымда бәрәңге алмадык әле. Октябрь аена дип торабыз, – диде Intertat.ru хәбәрчесенә Раил Рамазанов.
--- |
Иң күп укылган
|