|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2016 Фаҗига
Пассажир үлү сәбәпле Казан аэропортында самолетның очып китү вакыты кичектергәнКичә иртәнге дүрттә “Россия” авиакомпаниясе самолетында Һиндстан гражданы үлгән дип хәбәр итә “Казан” Халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин. Самолет Казаннан Санкт-Петербургка очарга тиеш була. Трапларны алгач, самолет командиры аэропортка 46 яшьлек пассажирның аңын югалтуы турында хәбәр итә. Самолетка килгән табиблар аның вафат булуын ачыклый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм гражданнар оборонасы Баш идарәсе матбугат хезмәткәре Андрей Родыгин әйтүенчә, үлемнең сәбәбе – йөрәк-кан тамыры системасы авыруы. Кан тамыры өзелгән булырга мөмкин.
Светлана БЕЛОВА |
Иң күп укылган
|