|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2016 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиев ни өчен Татарстан тамашачысыннан гафу үтенә?Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевны хәзер күрше республикада гына түгел, Татарстанда да яратып тыңлыйлар. Быел җырчы тәүге тапкыр Татарстан Республикасы буенча концертларын тәкъдим итәргә җыена. Гастрольләр графигы да билгеләнгән иде, әмма җырчы җитди сәбәпләр аркасында Татарстандагы концертларын кичектерергә мәҗбүр булды. - Сәхнәдәге иҗатыма шактый еллар булса да, Татарстан тамашачысы белән якыннан танышырга мөмкинлек булмады. Биредәге беренче чыгышларымның кичектерелүе күңелсез хәл, әлбәттә. Моның сәбәпләрен Интернет челтәрендә сәламәтлегемә бәйләп яздылар. Әмма тамашачымны куркуга саласым килми. Минем белән бар да яхшы. Яшь чакта алган вак-төяк җәрәхәтләрем җырларга комачаулый башлады. Өстәвенә табиблар да операция кирәк, дип белдерде. Бер-ике атна эчендә тернәкләнермен дип өметләнәм. Татарстан халкы алдында гафу үтенәм. Концертларымда күрешербез, Алла теләсә, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Әнвәр Нургалиев.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|