поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.09.2016 Җәмгыять

Ак мәчет каршында биегән Резидә Ганиуллина стриптизёрлыкта гаепләүләргә үз җавабын бирде

Кичә интернеттагы гауга турында язган идек. Резидә Ганиуллинаның видеоклибы белән дин әһелләре кәнәгать түгел. Мәчет каршында ачык киемнән биюләр бернинди кысага да сыймый ди алар. Резидәне хәтта стриптизерша дип атадылар. Бүген биюче кыз бу сүзләргә җавап бирә:

Урыс әйтмешли, теге яки бу вакыйганы “Каждый воспринимает по мере своей испорченности”.

Мин профессиональ сәхнәдә 10 елдан артык иҗат итәм, соңгы 6 ел Нәфкать Нигъмәтуллин иҗат төркемендә һәм “Кызлы йорт” 5 бертуган кыз проектында.
 
Балачактан ук шәрыкь дөньясына мөкиббән китеп, аның җырлары, биюләре белән мавыгып, шул биюләрне камил өйрәнү минем зур хыялым һәм максатым булды. Шуңа күрә дә, шәрыкъ биюләре фестивальләрендә, конкурсларында катнашып, Гарәп Әмирлегендә,Төркия, Мисырда мастер-класслар алып, бу илләрдә контракт белән әшләп, яшәп, иҗат иттем, камилләштем.
 
Шәрыкъ биюе ул минем өчен иҗатымның мәгьнәсе дә, халәте дә, бу минем стилем. Мин моның өчен вакытымны да, акчамны да жәлләмәдем. Шәрыкъ костюмнары бик зур чыгымнар сорый, билгеле.
 
Минем шәрыкъ илләренең бик күп мәхәббәт биналары, шул исәптән дин сарайлары фонында төшкән видео-фотоларым бихисап.
 
“Җаным” дигән җырга клипны үзебезнең Татарстанда, аның бик күп илләрнең асыл биналарына тиңдәш булырлык Болгар җирендә искиткеч Ак мәчет фонында төшәсем килде.
 
Бу видеоязманы күреп, хәтта чит илләрдән дә шалтыратучылар булды, алар сокланып: “Шундый гүзәл җир Татарстандамы?” дип сорыйлар.
 
Бу клипны төшергәндә, бу фонны тема өчен, шәрыкъ стиле буларак, Әмиратка, Истамбулга барасы да юк, үзебезнең Татарстаныбызда горурланырлык, гүзәл Ак мәчетебез бар бит дигән ак уйлар килде.
 
Мин үзем татар кызы буларак, 5 вакыт намаз укымасам да, иманым һәрвакыт үзем белән, Аллага шөкер. Бисмилласыз көнем башланмый, әле генә Корбан бәйрәмнәрен ихластан корбан чалдырып, шулай ук башка Дини бәйрәмнәрдә дә коръән укытып, хәер-сәдакалар биреп торам. Аллага шөкер, күңелем пакъ, кешеләргә ярдәм итәргә мин һәрвакыт әзер. Безнең ислам дине иң чиста, иң ихлас, иң дустанә дин!
 
Әгәр дин әһелләренең минем бу клип тискәре фикер уяткан икән, мине гафу итсеннәр инде, чөнки минем сәхнә образым шәрыкъ стилендә, биредә мин Ак мәчетне иң гүзәл бина итеп, ә биюләремне камил башкарып, тулаем сәнгать әсәре дип кабул иттем.
 
Минем иҗатымны игътибарсыз калдырмавыгыз өчен барчагызга да олуг рәхмәтлемен.
 
Рәхмәтемнең зурысы дин әһелләренә. Чөнки бу болгавыр заманда динебезгә төрле агымнар, радикаль секталар кермәсен өчен күп әшләр әшләнәдер. Мәчетләребез сагында шулай уяу торганда бернинди имансыз, карак, фахишә, вахабит мәчет бусагасыннан узалмаячак, Алла бирса! 
 
Әмма шәрыкъ биюе һәм биючесе, стриптизерша белән бетенләй чагыштырылмый, җен башка, пәри башка. Бию, җыр, нәфис сүз - ул эстрада жанры.
 
Ә инде стриптиз - ул ресторан, төнге клублар жанры.
 
Тагын бер кат, үпкәләүчеләр, миңа ачуланучылар алдында гафу киенәм.
 
Күңелләребез чиста, кылган гамәлләребез изге, ниятләребез яхшы булсын һәммәбезнен дә, дуслар.
 
P.S. Кичәге язма безнең сайтта да бик зур резонанс тудырды кичә: http://matbugat.ru/news/?id=16340
 
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 22.09.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»